Бәйсез Татарстаным

Чыганак: http://musschool2.narod.ru/SUBJECTS/historia/tatarstan.htm

Максат: Ватанга мәхәббәт , яшь буында милли горурлык, патриотик хисләр тәрбияләү, республикабыз турында белемнәрне арттыру.
Җиһазлау: Татарстанның дәүләт символлары, Татарстан Республикасы картасы, эпиграф.

Бергәлектә- берәгәйлек,
Аермасын бар дустан.
Бардыр, бердер –
туган җирдер-
Ватаным Татарстан.

Л. Шагыйрьҗан.
Дәрес барышы:
I. Психологик уңай халәт тудыру.

“Мин яратам сине, Татарстан” (Р.Ракыйпов сүз., Р.Андреев көе) җырын тыңлау.

II. Уку мәсьәләсен кую, чишү.

Укытучы:

1990 нчы елның 30 нчы августы. Бу көн Татарстан халкы өчен, дөньяның төрле почмакларында яшәүче 7 миллионнан артык татар халкы өчен гомердә хәтердә уелып калырлык истәлекле, тарихи көн булды. Бу көнне Татарстан АССРның уникенче чакырылыш Югары Советының икенче сессиясе Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте.
Әлеге документны кабул итү ничәмә-ничә гасырлар дәвамында үз дәүләтчелеген югалтып, теле, мәдәнияте, милләт буларак үзе бетүгә юл тоткан, кимсетелүгә, хокуксызлыкка дучар ителгән татар халкы күңелендә киләчәккә якты өметләр кабызды. Ә хәзер республикабызның алга таба ясаган ныклы адымнары белән танышыйк.

1 укучы:


1992нче елның мартында үткәрелгән референдум ныклап үзгәрүче сәяси, объектив чынбарлык таләбе икәнлеген күрсәтте. Тавыш бирүдә 61,4 % сайлаучы республиканың статусын үзгәртү, яңа дәүләтара мөнәсәбәтләр кору, тынычлык һәм милләтара дуслыкны ныгытуны яклап чыкты.

2 укучы:

Республика гражданнарының референдумда үз ихтыярларын белдерүе Татарстанның рәсми делегациясе тарафыннан яңа шартларны исәпкә алмаучы Федератив килешүгә кул куймау (1992 нче ел, 31нче март) өчен нигез булып торды.

3 укучы:

1992нче елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Советы республиканың яңа Конституциясен кабул итте.

4 укучы:

1994нче елның15нче февралендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында хакимият вәкаләтләре чикләрен билгеләү һәм вәкаләтләр бүлешү турында” килешүгә кул куелды.

5 укучы:

2007нче елда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне чикләү һәм вәкаләтләрне бүлешү турында яңа шартнамә расланды. Хәзер ул Федераль закон статусына ия. Шартнамә үзәк белән республика арасындагы мөнәсәбәтләрнең төп нигез принципларын беркетә, Федерациядә Татарстанның югары статусын тәэмин итә.
Укытучы:
- Укучылар, суверенитет нәрсә ул? (Укучылар җавабы: Суверенитет ул - дәүләтнең эчке һәм тышкы эшләрендә бәйсезлек).
- Бүгенге көндә суверенитет безгә нәрсә бирә?

6 укучы:

- Суверенитет ул- иң элек сәяси тотрыклылык, милләтара һәм гражданнар арасында тынычлык һәм татулык. Татарстан элек-электән Советлар Союзында һәм Россия Федерациясендә иң демократик, иң гуманлы мәмләкәтләрнең берсе булып килде. Бу бигрәк тә татарларның башка милләт халыкларына карата олы җанлы, кече күңелле булуында ачык чагылыш таба. Татарларның күп гасырлар буена руслар, мари, чуваш, мордва, удмурт һәм башка милләтләр белән хезмәттәшлек итеп, дустанә яшәве моның ачык мисалы булып тора.
Татарстан бүген дә анда яшәгән халыкларның телләре, диннәре, мәдәниятләре, рухи культураларының иркен үсүен максат итеп куя.

7 укучы:

- Суверенитет экономик хәлне контрольдә тотарга, халкыбызга үз хезмәте җимешләреннән мөстәкыйль файдаланырга мөмкинлек бирде. Без җир асты байлыкларыбызга үзебез хуҗа булдык: Татарстан нефте республика мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Ул халыкны базар икътисады үзгәрешләренә каршы торырга, акчаны кирәкле җиһаз, технология, азык-төлек һәм дарулар сатып алырга тоту мөмкинлеге бирде.

8 укучы:

- Суверенитет чит илләр белән элемтәләрне урнаштыру, республикабыз экономикасын үстерүгә реаль ярдәм итә алырлык партнерлар белән килешүләр төзү мөмкинлеге ачты.
Республикабыз күп илләргә мәгълүм. Аның белән кызыксыну фәнни һәм промышленность потенциалына политик тотрыклылыкка, уңай геополитик урнашуга бәйле. Тышкы политик аренада эшләрне нәтиҗәле оештыру өчен яңа структуралар – Тышкы экономик элемтәләр министрлыгы һәм Президент каршында тышкы эшләр департаменты оештырылды. Алар чит илләрдә Татарстанның дәрәҗәсен күтәрү, республикабызга чит ил инвесторларын тарту. Бүген исә бик күп илләр белән дәүләтара килешүләр төзелде, эре чит ил филиаллары белән элемтәләр булдырылды.

Укытучы:

- Әйе, укучылар, болар барысы безнең суверенлыкка омтылышыбызны дәлилләүче вакыйгалар. Бүген без тирән ышаныч белән кабатлый алабыз- суверенитет күп милләтле Татарстан халкы мәнфәгатьләренә тулысы белән җавап бирә.
Декларация кабул ителгәннән соң шактый еллар узды. Татарстан республикасы үзенең үсешендә зур уңышларга иреште. Тузган торакны бетерү, социаль ипотека, республика торак пунктларына газ кертү, сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын, транспорт инфраструктурасын инновацион үстерү, Алабугада ирекле икътисадый зона булдыру, Казанның һәм Алабуганың 1000 елыгын бәйрәм итү, эре спорт, мәдәни, медицина һәм мәгариф объектлары төзү кебек башлангычларыбыз киң танылды. Гомумдәүләт милли проектларын гамәлгә ашыру безнең төбәк тәҗрибәсенә таяна. Бу Татарстанның бүген Россиядә иң алдынгы төбәкләрнең берсе булуын дәлилли.
Татарстан республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев туган илебез турында мондый сүзләр әйтте:” Үзенең эзлекле, тотанаклы сәясәте белән Татарстан көннән-көн абруй яулады. XXI гасырга Татарстан үсешкә сәләтле республика булып аяк басты”.

III. Дәресне йомгаклау.

Укытучы:

- Татарстаныбызның киләчәге өметле.Ул, укучылар, сезнең кулларда. Ышанычлы алмаш булып үсегез. Республикабызның данын күтәрегез.
Туар көнгә изгелекләр теләп
Бәхет алып килә һәр таңың.
Бай тарихлы, бөек халкым белән
Чәчәк ат, син, Татарстаным!”.

IV. Өй эше.

Дәүләтебезнең лаеклы гражданы булырга!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International