Кайсыгызның кулы җылы?

Чыганак: http://shigriyat.ru/authors/tufan/36

Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —
Бәйлисе бар
Йөрәкне.

Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр...

Кайттым.
— Бусы алкалары,
Бусы — кабере... — диделәр.

Әгәр тагын килсәләр,
— Сау! — дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
Шундадыр ул... дисәләр.

Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне...

1956
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International