Тургай нигә эндәшми

Чыганак: Туфан, Х. Сайланма әсәрләр.- Казан : ТаРИХ, 2004.- 431 б.

С.Л.

Көзге салкын җилләр искәч,
Әйткән идем тургайга:
— Яз килгәндә хәбәр китер,
Юлың безнең уңайда.
Язлар җитте, Кошлар килде.
— Сау кайттыңмы, тургаем!
Сәлам бардыр, хәбәр бардыр,
Күргәнсеңдер, мөгаен?
Нигә дәшми?
Ник эндәшми?
Ник сөйләшми бу тургай?!
«Әйтермен дә йөрәге ярылыр,
Егылып китәр...» ди бугай...

1955
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International