Татар музыкасына мәхәббәт уяткан балет (Рауза Ингилдиева)

Чыганак: Фәрит Яруллин турында истәлекләр: очерклар /төз.М. Яруллин.- Казан: Татар. кит. нәшр.,1985.- 152 б.

Мәскәүдәге хореография училищесыннан диплом практикасына 1941 елның апрель аенда Казанга килеп -төштем. Опера театрында гөр килеп декадага әзерләнеп яталар. Н. Җиһановның «Алтынчәч» операсы, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты — игътибар үзәгендә. Мәскәүдә туып үскәнгә, аңарчы татар музыкасын әллә нигә бер концертта яки радиодан гына тыңларга туры килә иде. Халык җырларыннан ниндидер тәм тапсам да, татар биюләренең һичбер мәгънәсен күрми, примитивка саный идем.
Ул чагында опера труппасында Мәскәү консерваториясен тәмамлап килгән, классик репертуарны яхшы үзләштергән җырчылар бар иде. Балет артистлары да шактый көчле булып чыкты: Сөембикә партиясен Н. Балтачиева, Былтырны — Г. Кумысников, Шүрәлене — Б. Әхтәмов башкара иде. Мәзәк партияләрне — Кода (белән Кодагыйны — Шәмсетдинов белән миңа әзерләргә куштылар. Ә мин ул чакны унтугызда гына идем. 40—50 яшьлек Кодагый образын җиренә җиткерү нияте белән, Татар дәүләт академия театры спектакльләренә йөрдем, героиням шикелле атларга өйрәндем, татар хатыннарына хас тыйнаклыкны саклаган хәлдә, мә-зәк хәрәкәт-биюләрне үзләштердем. Шулай итеп, I һәм III пәрдәләрдә Сөембикәнең дус кызы (канатлы кыз) сыйфатында классик биюләр башкарсам, II пәрдәдә без Шәмсетдинов белән фәкать милли биюләрне башкардык. Кордебалетка театрдагы яшьләрнең барчасын, шулай ук үзешчән коллективлардан да иң сәләтлеләрен алып өйрәттеләр.
Балетның I пәрдәсендәге кошлар биюе җиңеллеге белән дә, милли колориты белән дә, көенең күңелгә якын булуы белән дә һәммәбезне сокландыра иде. Фәрит Яруллинның музыкасына биюе, гомумән, үзе бер рәхәт иде, ләззәт бирә иде. Композитор бию ритмын күңеле белән тоя, шуңа күрә салмак һәм моңлы көйдән тиз һәм дәртле көйгә күчкәндә дә һичбер вакыт җиңеллекне һәм гүзәллекне җуймады, ул биюне композиция ягыннан бер бөтен итеп, сәнгатьчә камил итеп күрсәтә белде.
Әсәрне сәхнәләштерүче Л. Якобсон композитор белән кулга-кул тотынып эшләде. Алар еш кына киңәшләшеп, хәтта бәхәсләшеп тә алалар иде. Балетмейстер музыкага сокланып туя алмады, шуңа һәрвакыт күтәренке күңел белән йөрде. Хәер, үзе дә татар халык биюләрендәге хәрәкәтләрне Гай Таһировтан, милли бию осталарыннан бик җентекләп, бер дә иренмичә-өйрәнде.
Балетның биюләрен безгә өйрәтүдә, әлбәттә, хо-реограф П. Гусевның да роле әйтеп бетергесез зур булды.
Үзенә тапшырылган партияне һәммәбез дә гаять-дәртләнеп әзерләдек. Фәрит Яруллинның музыкасы һәркайсыбызны сихерләде, шуңа күрә көннәр буе репетиция үткәрә идек.
Композитор үзе иртә таңнан кичке унбергә хәтле (шуннан соң гостиницада тавышланырга ярамый иде) көйләр, партияләр, күренешләр өчен музыка иҗат итәргә әзер иде, һәм аның тирән эчтәлекле, моңлы музыкасын тыңларга кичләрен еш кына ишек төбенә гостиницада яшәүчеләр җыела иде. Яруллинның музыкасы милли бизәкләргә искиткеч бай булганлыктан, һәр персонажның үзенә генә хас ритм бирелгәнлектән, һәркемгә-яхшы аңлашыла, тыңлавы рәхәт иде.
Әмма шундый гүзәл әсәр иҗат итүче талант иясенә балетны сәхнәдә күрү насыйп булмады: Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул фронтка китте һәм Ватаныбызның азатлыгын яклап һәлак булды.



Соңгы яңарту: 2013 елның 23 октябре, 09:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International