Беренче милли балетыбыз (Гай Таһиров)

Чыганак: Фәрит Яруллин турында истәлекләр: очерклар /төз.М. Яруллин.- Казан: Татар. кит. нәшр.,1985.- 152 б.

Әйе, «Шүрәле» балетын куярга йөргән көннәр әле дә хәтеремдә.
Менә минем кулда бер афишаның фотокопиясе. Татар халкының беренче милли балеты «Шүрәле»нең беренче афишасы ул. Балетның премьерасы 1945 елның 12 мартында булды.
Балетның авторы, талантлы композитор Фәрит Яруллин белән мин 1930 елда таныштым. Аның Казан музыка училищесында укыган еллары иде. Ул вакытта Казанда эшче-яшьләр театры (ТРАМ— театр рабочей молодежи) эшли иде. Мин, башлыча Академия театрында эшләсәм дә, ТРАМда бию буенча дәресләр алып бара идем. Театр тирәсендә тупланган яшь иҗат көчләре арасында артистлардан башка шагыйрьләр, музыкантлар да бар иде. Шул елларда Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин һәм флейтачы Батыршин, үзенчәлекле трио оештырып, театр спектакльләрендә уңышлы гына чыгышлар ясыйлар иде.
Фәритне мин тыйнак, оялчан, аз сүзле егет дип беләм. Ул күбрәк иптәшләрен тыңлый, инде бер дә дәшми калырлык түгел икән, тирән уйланып, бик төпле, акыллы бер-ике сүз әйтеп куя. Хәер, аның йомшак табигатьле булып күренүе нәселдән килгән итагатьлелек, эчке культурага ия булуыннан гынадыр. Чынлыкта исә ул зур ихтыяр көченә ия булган түземле, эшчән, максатына ирешүчән бер кеше иде.
Соңга таба без аның белән Мәскәүдә очраштык. Мин ул чакта Зур театр училищесында дәресләр ала идем. Ә Фәритнең консерватория каршындагы рабфакта укыган чагы.
Яна гына оешкан Татар опера студиясендә укучы казандаш дусларым янына еш килеп йөрсәм дә, ул елларда Фәритне күп очратырга туры килмәде. Күрәсең, ул төпле белем алу нияте белән вакытын бушка үткәрмәскә тырыша һәм иҗади эш белән дә актив шөгыльләнә иде булса кирәк. Ул елларда аның яшьләр-комсомоллар өчен язган патриотик хисле, моңлы матур җырларын республикабызның барлык авылларында яратып җырлыйлар иде инде. Бу елларда ул үзе дә җитлегеп, җитдиләнеп, үсеп киткән кебек тоела иде.
Фәрит Яруллин белән минем ныклап аралашып яшәвем сугыш алды елларында булды. 1938 елны ТАССР Халык Комиссарлары Советы Казанда Татар дәүләт опера театры оештыру турында карар кабул итә. Шул ук елны мин Мәскәүдән укуымны тәмамлап, яңа оештырылган театрга баш балетмейстер булып кайттым. Студияне тәмамлаган җырчылар да кайтып эшкә тотындылар. Яшь театрның яшь иҗат коллективы нинди зур дәрт, ашкыну, шатлык белән эшли башлавын күз алдына китерү кыен түгел. Театрның үз бинасы, үз сәхнәсе юк иде әле, Зур драма театры бинасында беренче татар операсын, беренче балетны куярга әзерлек барды.
Ниһаять, 1939 елның 17 июлендә яшь композитор Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсы белән театрның беренче сезоны ачылды. Татар халкы бию фольклорына бай булса да һәм ул бераз өйрәнелеп, профессиональ югарылыкка куела башласа да, үзебезнең милли балетыбыз юк иде әле. Шуның өчен театрның балет труппасы композитор П. Гербельның «Кирәксез саклык» («Тщетная предосторожность») балетын әзерләп куйдык. Шул ук вакытта шагыйрь Әхмәт Фәйзи белән композитор Фәрит Яруллин Габдулла Тукай әкиятләреннән файдаланып «Шүрәле» балетын яза башладылар.
Беренче адымнар, беренче тәҗрибәләр, беренче уңышлар иде бу. Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уздыру турындагы хөкүмәт карары безне тагын да куандырды. Декада – Татарстанның барлык хезмәт халкы өчен зур шатлык һәм тантана булачак иде. Республикабызның иҗат көчләре башкалабызның хезмәт ияләре алдында, партия-хөкүмәт җитәкчеләре алдында культурабызның чын-чыннан чәчәк атканын күрсәтергә тиешләр, декадага үзебезнең чын милли татар балетын да алып бару кирәклеген күздә тотып, Әхмәт Фәйзи белән Фәрит Яруллин бөтен көчләрен һәм вакытларын биреп «Шүрәле» балетын'иҗат итү өстендә эшләүләрен дәвам иттеләр. Декаданы әзерләүдә ярдәм күрсәтү өчен Мәскәүдән һәм Ленинградтан күренекле сәнгать осталары чакырыла. Шулардай П. А. Гусев декаданың баш балетмейстеры, Л. В. Якобсон «Шүрәле» балетын куючы, ә А. В. Лопухов актерлар белән характерлы биюләр өстендә эшләүче итеп беркетелде.
Ул чагында мин декадада күрсәтү өчен әзерләнеп яткан «Алтынчәч» операсының балет картиналарын әзерләү белән мәшгуль идем. Шулай да «Шүрәле» балетыннан да читтә калырга туры килмәде. 1939 елның апрелендә Мәскәү консерваториясе профессоры Ф. Яруллинның укытучысы Г. И. Литинскийдан хат алам: «Әхмәт Фәйзи белән яхшылап сөйләштем. Сезнең белән килешкәннән соң туган фикерләремне ул хуплады. Шулай итеп, рольләр менә болай чиратланачак — либреттист Әхмәт Фәйзи, ә хореография сценариясенең авторы сез буласыз. Икенче майда өчәүләп — Фәйзи, Яруллин һәм мин – Казанга киләбез. Әгәр анда очрашсак, яхшы булыр иде. Сәлам белән сезнең Г. Литинский».
Г. Литинский «Шүрәле» балетының музыкасын башта ук яратты һәм аның турында бик югары фикердә булды. Шул ук елны икенче бер хатында ул: «Композитор Яруллин беренче кисәген язып бетерде, хәзер икенче кисәген эшли. Бию мөмкинлекләре һәм тәэсирлеге ягыннан музыка теләсә нинди мактаудан өстен», — дип язды.
Әмма композиторның да, либреттистның да зур күләмле әсәр өстендә беренче эшләүләре иде әле. Тәҗрибә җитмәве сизелеп тора. Либретто Г. Тукайның «Кышкы кич», «Көтмәгәндә», «Буран», «Суык», «Су анасы», «Бала белән күбәләк» һәм башка әкиятләреннән файдаланып язылган булып чыкты. Бер кат укып тикшергәннән соң либретточы Әхмәт Фәйзи, композитор Фәрит Яруллин, әсәрне сәхнәгә куючы Леонид Якобсонга балетны яңадан эшләргә киңәш бирелде. Билгеле инде, либретто үзгәргәч, музыка да шуңа яраклаштырып үзгәрә, күп урыннарын яңадан язарга кирәк була. Бу сөйләшүне эчтән ничек кабул иткәндер, ә тыштан Фәрит Яруллин үзен бик эшлекле, сабыр, уйчан тотты һәм эшен ахырына кадәр җиткерергә әзерлек белдерде.
Ул гостиницада тора иде, шунлыктан театр белән элемтәсе бик якын, язылган кисәкләрне тыңлатып карау, яңа фикерләр ишетү өчен барып-килеп йөрергә ара якын. «Шүрәле»не кую өчен махсус чакырылган талантлы балетмейстер Фәриткә теге яки бу киңәшләрен бирә, яңа музыка язарга, яки язылганнарны камилләштерергә кирәк булса, Фәрит һәрвакыт яныбызда. Мин театрның баш балетмейстеры буларак репетицияләрдә көн саен кайнашам, Фәритнең бу эшкә никадәр бирелгәнлеген, янып-көеп эшләвен сизеп торам. Бер карасаң, тирән уйга батып пианино янында утыра ул, бертуктаусыз тәмәке тарта, пианино янындагы көл савыты тәмәке төпчеге белән тулган була. Икенче караганда нота кәгазенә тиз-тиз язып утыруын күрәсең. Яза, сыза, төзәтә, уңышлы вариантын тапса, йөзе яктырып китә.. Шуннан безгә уйнап күрсәтә. Балет музыкасы шулкадәр камил, гүзәл, йөрәккә ятышлы, халыкчан, аңар тик сокланырга гына мөмкин. Мондый иҗат юмартлыгын, моң байлыгын минем тагын бер генә композиторда — Салих Сәйдәшевтә генә күргәнем бар.
Горурлыгыбыз булган «Шүрәле» балеты җиңел тумады. Аның либреттосының өч варианты һәм Фәрит кулы белән язылган ноталар — черновикларының аерым кисәкләре саклана. Димәк, ул өч тапкыр яңадан эшләнгән. Никадәр көч, түземлелек, фидакарьлек, кирәк аңар.


Соңгы яңарту: 2013 елның 23 октябре, 09:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International