Композитор Нәҗип Җиһанов

Чыганак: Мәгариф.- 2011.- № 2.- С.85

СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое, күпсанлы орден, медаль иясе, премияләр лауреаты композитор Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Казахстанның Җаек (Уральск) шәһәрендә туа. 5 яшеннән ятим кала, Җаектагы балалар йортында тәрбияләнә. 1928 елда Казанда яшәүче өлкән апасы янына килә. Моңа кадәр бернинди музыка белеме алмаган егет, үзлегеннән фортепианода уйнарга өйрәнеп, педагог Н.Шивалина җитәкчелегендә бер елда музыка мәктәбе программасын үзләштерә, Казан сәнгать техникумына укырга керә. Фортепиано буенча — М.Пятницкая классында, виолончель буенча Р.Поляков классында укый. Егетнең музыкага һәвәслеген композитор А.Ключарёв күреп ала. 1931 елда, аның киңәшен истә тотып, Нәҗип Мәскәүгә китә һәм Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка техникумына укырга керә. Әлеге уку йортын 1935 елда тәмамлый. Талантлы егетне консерваториянең III курсына укырга кабул итәләр. Ул монда Г.Литинский җитәкчелегендәге композиция классында белем ала.

1937 елда ТАССР Дәүләт филармониясе ачылу тантанасында, татар музыкасы тарихында яңа жанр буларак, аның «Беренче симфония»се башкарыла.

1938 елда консерваторияне тәмамлап, Н.Җиһанов яңадан Казанга кайта. 1939 елда Татар опера һәм балет театрын ачу тантанасында аның диплом эше — «Качкын» операсы башкарыла.

Яшь композитор Казанда М.Җәлил белән таныша. Шагыйрь аннан үзенең «Алтынчәч» поэмасына опера язуын сорый. 1941 елның июлендә, Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә, опера тамашачыга күрсәтелә. Беренче тапкыр куелуында ук халык мәхәббәтен яулаган бу әсәр соңрак Сталин премиясенә лаек була.

1943 елда Н.Җиһанов Татар опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. 1944 елда ул ТАССР Министрлар Советына Казанда консерватория ачу турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. СССР Халык Комиссарлары Советы карары нигезендә, 1945 елның 13 апрелендә РСФСР карамагындагы Казан дәүләт консерваториясе ачыла. 1945 елның июнендә Н.Җиһанов әлеге уку йортының директоры итеп билгеләнә. 1953 елда профессор дәрәҗәсенә ирешә. Композитор 40 елдан артык консерваториянең директоры (соңрак— ректоры) булып эшли.

Муса Җәлил истәлегенә багышлап, Н.Җиһанов шагыйрь Ә.Фәйзи белән бергә «Шагыйрь» операсын иҗат итә. 1947 елда бу әсәр беренче тапкыр Татар дәүләт опера һәм балет театрында зур уңыш белән уйнала. Мәгълүм сәбәпләргә бәйле рәвештә, операны тыялар. Җәлилнең исеме аклангач, 1953 елда композитор, «Шагыйрь» операсына нигезләнеп, «Җәлил» әсәрен яза. Бу опера өчен аңа 1958 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге премиясе бирелә.

1939 — 1977 елларда Н.Җиһанов ТАССР Композиторлар берлеген җитәкли. 1948 елда СССР Композиторлар берлегенең I съездына делегат буларак бара, анда берлекнең идарә әгъзасы итеп сайлана. 1957 елда, II съездда идарәнең секретаре итеп сайлап куела һәм бу җаваплы вазифаны 1988 елга кадәр башкара.

1957 елдан РСФСР Композиторлар берлегенең идарә секретаре итеп сайлана. Ул башкарган гаять җаваплы эшләрнең тагын берсе: композитор 1961 — 1988 елларда СССР Министрлар Советы каршындагы Ленин һәм Дәүләт премияләре Комитеты әгъзасы була.
Н.Җиһанов — татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Татарстанда бүген гамәлдә булган музыка сәнгате учреждениеләре һәм оешмаларының барысы да диярлек (Казан дәүләт консерваториясе (академиясе), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР Композиторлар берлеге, Казан махсус урта музыка мәктәбе (хәзер консерватория каршындагы лицей) Н.Җиһанов җитәкчелегендә һәм аның турыдан-туры катнашында ачыла.

Нәҗип Җиһанов — 8 опера, 3 балет, 17 симфоник әсәр, күпсанлы камера, вокал өчен һәм инструменталь әсәрләр, сюита, җыр, романслар авторы. Аның иҗатында милли рух белән беррәттән, рус һәм Европа музыка сәнгате әсәрләренә хас төсмерләр дә яңгыраш таба.

Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Уфада «Җәлил» операсының яңартылган концерт вариантын башкарганнан соң кинәт вафат була. Җәсәде Казанның Арча зиратына күмелгән.

2001 елда Казан дәүләт консерваториясенә Нәҗип Җиһанов исеме бирелде. Гомеренең соңгы 20 елын кичергән йортта композиторның мемориал музей-фатиры ачылды. 2006 елда бу йортка истәлекле такта куелды.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International