Мин яратам сине, Татарстан!

Чыганак:: Мәгариф.- 2005.- № 12. 

 Нурания КАГИРОВА, Баулы шәһәрендәге 4 нче балалар бакчасының
1 категорияле тәрбиячесе
Татарстанга багышланган махсус дәреснең максатын болай билгеләдем: балаларга Татар¬стан турында мәгълүмат бирү, татар теленең дәүләт теле булуын аңлату; Татарстан симво¬ликаларын искә төшерү; республикабызның күп милләтле булуы һәм аларның үзара дус, тату булып яшәүләре турында сөйләү; үзара татар телендә сөйләшү һәм аңлашу күнекмә¬ләрен үстерү; татар халкының фольклорын, йолаларын өйрәнүне дәвам итү, аларга карата кызыксыну уяту; туган тел, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.
«Мин яратам сине, Татарстан» (Р. Рәкыйпов сүзләре, Р. Андреев көе) дигән җыр яңгырый.
Тәрбияче. Хәлләрегез ничек, балалар?
— Кояшлы иртә кебек.
— Балалар, бүген безгә бик күп кунаклар килгән, әйдәгез, иң элек алар белән исәнләшик.
(Балалар исәнләшәләр.)
— Исәнләшү нәрсә ул? Аны ничек аңлыйсыз?
— Ул кешегә сәламәтлек теләү.
— Кешенең хәлен сорашу.
— Игътибарлылык билгесе.
— Ярдәм итәргә әзер булу.
Тәрбияче. Ә менә безнең татар халкы ике кулын сузып исәнләшә. Бу—кулларымда корал юк, мин сиңа дусларча кул сузам дигәнне аңлата. Ә хәзер, әйдәгез, балалар, бәз дә берберебез белән исәнләшик. (Исәнләшәләр.)
Тәрбияче. Без нинди телдә сөйләшеп утырабыз? (Татар телендә.)
— Дөрес. Безнең туган телебез — татар теле. Ул безнең милли телебез, республикабызның дәүләт теле. Ана телебез — бик борынгы һәм бай телләрнең берсе.
И, туган тел!
Сине Әнкәй итеп,
Йөрәгендә саклый бу халык.
Таралган ул...
Әгәр, син булмасаң,
Бетәр иде күптән югалып, —
дип язган безнең якташыбыз шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов.
— Балалар, без дә сезнең белән туган теле¬без, туган илебез турында шигырьләр өйрәнгән идек, әйдәгез, аларны исебезгә төшерик.
Кем сөйли?
1 нче бала.
Дөньяда иң-иң матур ил —
Ул минем — Туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел—
Ул минем туган телем.
2 нче бала.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә,
«Туган ил» дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
3 нче бала.
Татарстан — үз илебез,
Безнең газиз җиребез.
Бакчадагы гөлләр төсле
Гүзәл булсын көнебез.
4 нче бала.
Нинди күркәм минем илем,
Кояштай балкып тора.
Урманнары җыр шикелле
Моңланып шаулап тора.

5 нче бала.
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан!

— Нәрсә соң ул Татарстан? (Безнең республикабыз; торган җирем, торган йортым, минем
гаиләм.)
— Әйе, балалар, без Татарстанда яшибез. Аның зифа каенлы урманнарын, көмеш сулы
күлләрен, балык белән тулы киң елгаларын бик яратабыз. Эш сөючән, уңган,тырыш халкын
күреп сокланабыз. Татарстан — күп милләтле республика. Анда татарлар, руслар, башкортлар, марилар, чувашлар һәм башка милләт кешеләре бер гаилә кебек бергәләшеп эшлиләр, дус яшиләр.
Һәрбер республика үзенең Конституция көнен билгеләп үтә. Ә бездә ул көн кайчан? (6 ноябрьдә.) Ә менә бу көн турында Энҗе Мөэминова болай язган:
Иртә таңнан яңгыр туктамады,
Сибәләде, койды, түгелде.
Болыт ярып, кояш чыккан кебек
Шатлык биләп алды күңелне.
Чөнки бүген Татарстан иле
Төп законын хуплап раслады.
Беренче һәм яңа Закон белән
Республикам тормыш башлады.
Димәк, Конституция — ул Закон.
— Балалар, республикабызның символика¬ларын искә төшереп китик әле. (Гимн яңгырый.)
— Без нинди көй тыңладык? (Татарстан гимнын.)
— Гимнның көен кем язган? (Рөстәм Яхин.)
— Бу нәрсә? (Флаг.)
— Флаг турында кем шигырь сөйли?
Бала.
Шундый матур яшел төсе,
Ул кызылы, ул агы.
Җилферди Казан өстендә
Безнең дәүләт флагы.
— Бу нәрсә? (Герб.)
— Татарстанның, башкаласы кайсы шәһәр?
(Казан шәһәре.)
— Татарстандагы тагын нинди шәһәрләрне беләсез? (Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт,
Чаллы.)
— Чаллы шәһәре нәрсә белән дан тота? (Анда КамАЗ машиналары эшләнә.)
— Әйе, балалар, безнең Татарстаныбыз зур завод-фабрикалары, ашлык тулы киң кырлары
белән дә дан тота.
Ә игеннәр шаулап үссен, җирләр уңдырыш¬лы булсын өчен ни кирәк? (Яңгыр кирәк.) Ә без аны ничек чакырабыз әле? Бала.
Яңгыр, яу, яу, яу.
Илдә уңыш мул булсын,
Сыерлар да тук булсын,
Безгә эчәргә сөт булсын.
— Элекэлектән татар халкының матур гореф-гадәте бар: мулуңышны җыеп алгач, алар тәмле-тәмле ризыклар пешереп, бергә җыелып сыйлана торган булганнар һәм күңел дә ачканнар. Менә безнең өстәлдә дә тәмле ризыклар бар. Бу нәрсә? (Чәкчәк, кыстыбый, өчпочмак.).
— Ә иң кадерле, иң затлы азык нәрсә? (Ипи.)
Һәрбер өйдә өстәлгә иң беренче ипи куела.
Элек әби-бабайларыбыз төрле уеннар уйнаган. Мәсәлән, йөзек салыш уены. Без дә шул уенны уйнап алыйк. (Уен оештырыла. Уен барышында төрле ^җәзалар» бирелә.)
— Нинди җәза бирәбез?

— Тел шомарткыч әйтергә .
Аз-маз алдан өйрәнгәч,
Айдарны да алдаган.
Алдап алты адым да
Алга китә алмаган.
— Такмаза әйтергә.
Утыр балам ашарга,
Түгеп-чәчеп ашама.
Алдыңа күл ясама.
Ипи валчыгыңны койма,
Аяк астына ташлама.
Тәрбияче. Әйе, ипи — һәрнәрсәдән олы, ипине хөрмәт итәргә кирәк. Сез дә, балалар, ипинең кадерен белергә өйрәнегез.
Татар халкы — әдәпле, дөрес сүзле, пакь халык. Әйтем — сүзнең бизәге, ә мәкаль — сүзнең җиләге. Әйдәгез әле, мәкальләр әйтеп алыйк.
— Эш беткәч уйнарга ярый.
— Ипидән олы аш юк.
— Иле барның теле бар.
— Иң татлы тел — туган тел,
Әни сөйләп торган тел.
— Тел дигән дәрья бар,
Төбендә энҗе-мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
«Ахырын әйт» дигән уен оештырыла.
1. Татлы булса һавалары,
Ләззәтле булса жиле.
Шифалы булса сулары —
Ул минем (Туган илем).
2. Кая барсаң күз алдында
Һәрчак күңелемдә яши.
Ул безнең иң якын кеше,
Ул белегез, безнең (әни).
3. Бар тагын бер иң матур сүз
Һәрвакыт син әйткәнең.
Ул матур сүз,
Ул якын сүз — (әтием).
Балалар, һәрбер кеше үзенең туган ягы туган җирен, туган өен ярата. Ә хәзер республикабызда туып, яшәп килгән шагыйрьләрбезнең туган ягы турында язылган шигырьләрен укып китик.
1. Туган ягым минем — үз өем,
Үз өемдә минем үз көем.
Үз дигәнчә бизим өемне,
Үз телемдә сөйлим сүземне.
(Энҗе Мөэминова)
2. Татарстан — үз өебез,
Безнең якты илебез.
Яныгыз да көегез дә,
Илебезне сөегез.
(Роберт Миңнуллин)
3. Көмеш суларың, зәңгәр урманың
Якын күңелгә, Татарстаным.
Син — туган ягым,
Син — минем таңым, Татарстаным.
(Илдар Юзеев)
4. Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә.
Мәрхәмәтле, ямьле, мәхәббәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
Синнән дә ягымлы як
Җирдә юк икән.
Әйе, минем Баулым,
Син туган ягымның
Йөрәге икән.
Ык сулары бормалы,
Баулы юллары таулы.
Тау астында бакча кебек,
Гөлбакча кебек Баулы.
(Фәнис Яруллин)

Последнее обновление: 4 апреля 2017 г., 09:58

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International