ТР Министрлар Кабинетында мәдәни мирас объектларын саклау системасын камилләштерү турында фикер алыштылар

Чыганак: http://prav.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/144680.htm

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетының “Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы, саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә идарә итү системасын камилләштерү турындагы” киңәшмә үткәрде. Утырышта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Моннан тыш, утырышта 2-9 июльдә уза торган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 36 нчы сессиясе кысаларындагы чараларда катнашу өчен Казанга килгән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе вәкилләре катнашты.

Ильдар Халиков Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләсенә җитди игътибар бирелә дип белдерде. Республикада 2016 елга кадәр мәдәни мирасны саклау буенча яңа озак вакытлы “Мирас – Наследие” комплекслы программасы эшләнде.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Татарстан башкаласы баш архитекторы Татьяна Прокофьева Казанда тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызу һәм саклау өлкәсендә башкарыла торган эшләр турындагы доклад белән таныштырды.

ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе вәкилләре арасында беренче тапкыр гына чыгыш ясамавын билгеләп үтте, алар барысы да – әзерлек үткән һәм максатчан яшьләр. Ул кичә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 36 нчы сессиясе уза торган Санкт-Петербург белән Казандагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе вәкилләре арасында арасында телекүпер узды дип искәртте. “Россия тарихында беренче тапкыр мәдәни мирас объектларын саклау һәм торгызу темасына багышланган җитди диалог
узды”, - диде Минтимер Шәймиев.

“Бүгенге көндә күп кенә объектлар югалган, бу өлкән буынның хатасы. Бу эшне башкару өчен тиешле шартлар да булмагандыр, әмма берничә ел элек без үзебезгә вакыт җитте дип әйттек. Без мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрне торгыза, киләчәк турында уйлана, үз тарихыбызны өйрәнә башладык”, - диде Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук Россиядә 2012 ел Россия тарихы елы дип игълан ителде, ә Татарстанда – ТР Тарих-мәдәни мирас елы дип билгеләп үтте.


Соңгы яңарту: 2012 елның 24 сентябре, 10:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International