Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең бай тарихы бар. Казанда яшәгән библиофил һәм туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның 903 исемдәге һәм 1908 томнан, периодик басмалардан торган шәхси коллекциясе хәзерге Милли китапханәнең нигезе булып санала. И.А.Второвның улы Николай Иванович Второв (әдәбиятчы, археолог һәм этнограф) 1844 елда бу коллекцияне, җәмәгать китапханәсе оештыру максаты белән, шәһәргә бүләк итә. Бераз соңга калып булса да, 1865 елның 10 (яңа стиль белән – 24) гыйнварында шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла.

 
Иван Алексеевич Второв

1906 елда Казанда яшәүче мөселманнар өчен җәмәгать китапханәсенең аерым бүлеге ачыла һәм шул заманда Россия татарлары арасында мәдәният-мәгърифәт үзәге булып таныла. Бүлекнең башлангыч фондында төрле шәхесләр бүләк иткән 915 исемдәге 1277 том исәпләнә.

1917 елгы инкыйлаб китапханә тарихында яңа үзгәрешләргә этәргеч бирә: аның исеме Үзәк губерна китапханәсе, ә 1923 елда – Үзәк шәһәр китапханәсе дип үзгәртелә. 1920 елда аңа В.И.Ленин исеме бирелә. Мөселманнар өчен оештырылган бүлеге 1919 елда 5 номерлы шәһәр китапханәсенә үзгәртелә, 1922 елдан Мулланур Вахитов исемендәге Үзәк көнчыгыш китапханәсе дип атала башлый, 1929 елда Үзәк шәһәр китапханәсе белән берләштерелә.

 

1934 елда Үзәк шәһәр китапханәсе өлкә китапханәсе итеп үзгәртелә, бер үк вакытта аңа республикада китапханәләр эше белән методик җитәкчелек итү вазыйфасы да тапшырыла. 1965 елда китапханәнең яңа уставы раслана, шушы устав нигезендә ул фәнни китапханә статусын да ала.

1991 ел китапханә тарихына иң истәлекле ел буларак кереп калды – ул Милли китапханә статусына ия булды. Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – милли һәм республика, Россия һәм чит илләр матбагачылыгының үзәк дәүләт китап саклагычы, күп функцияле китапханә-мәгълүмат һәм фәнни-тикшеренү оешмасы, мәдәни, библиографик һәм методик үзәк. Китапханә татар халкы мәдәниятен үстерү һәм таныту өчен күп эшләр башкара, татар китабын һәм республика турындагы әдәбиятны туплауда, саклауда, таратуда аңа тиң башка китапханә дөньяда юк. Китапханә фондларында 3 миллион 200 меңнән артык документ исәпләнә, шуның 105 меңе татар телендә.

Китапханәнең эшчәнлеге Татарстан Республикасының «Мәдәният турында», «Китапханәләр һәм китапханә эше турында», «Документларның мәҗбүри нөсхәсе турында» һәм Россия Федерациясенең шундый ук Законнары нигезендә алып барыла. «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Республикасы Законының махсус маддәләре Милли китапханәнең хокукый статусын һәм эш юнәлешләрен билгели. Законга ярашлы рәвештә, китапханә Татарстан халыкларының буыннан-буынга тапшырылучы иң кыйммәтле мәдәни мирас объектлары исемлегенә керә. Аның фонды мемориаль әһәмияткә ия һәм республиканың мәдәни, фәнни казанышларын тасвирлаган документларны киләчәк буыннар өчен саклауны тәэмин итә.

1997 елда китапханәдә Гыйльми шура (Гыйльми совет) оештырылды. Аның төп максаты – Милли китапханәнең фәнни-тикшеренү учреждениесе буларак үсешенә булышлык итү. Гыйльми шурага Казанның югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары галим-голямасы, эре китапханәләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре арасыннан вәкилләр керде. Гыйльми совет эшчәнлегенең төп юнәлешләре – китапханә һәм библиография эшенә, китап белеменә караган закон актларын, программ документларны, фәнни-тикшеренү эше планнарын, Милли китапханәнең эшчәнлеген көйләүче кагыйдәләрне карап тикшерү, редакция-нәшрият сәясәтен билгеләү, басмага тәкъдим ителгән материалларга бәяләмәләр бирү.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Уставының яңа редакциясе расланды, анда китапханә эшчәнлегенең күпкырлы юнәлешләре, мисал өчен, мәгълүмат хезмәте күрсәтү, китапханә-библиография процессларын компьютерлаштыру, республикадагы муниципаль китапханәләр эшенә методик җитәкчелек итү һ.б. тулы чагылыш таба.

Китапханәдә 200 дән артык хезмәткәр эшли, шуларның 170 е – югары һәм махсус белемле белгечләр.

Милли китапханәнең 135 еллык юбилее көннәрендә мөһим вакыйга булды: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары (06.04.2000 ел, №247) нигезендә Химаячеләр шурасы (Попечительләр советы) оештырылды. Аның максаты – китапханәнең мәгълүмат байлыкларын үстерүгә, эшчәнлеген камилләштерүгә һәм тагын да җәелдерүгә ярдәм итү, республиканың иҗтимагый-сәяси, рухи-әхлакый, милли-мәдәни тормышындагы әһәмиятен арттыру. Татарстанның гына түгел, бөтен татар халкының күренекле галимнәре, дәүләт идарәсе органнарының, эре предприятиеләрнең җитәкчеләре, коммерция-тиҗарәт оешмалары башлыклары әгъза булып торган Химаячеләр шурасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев җитәкли.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасы

Татарстан Милли китапханәсе: юл күрсәткеч

Китапханә тарихы даталарда

Китапханәнең директорлары

 
 

Фотоархив

 

 

Соңгы яңарту: 19 октябрь 2017, 12:43
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования