Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе

2010 нчы елдан «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» мәгълүмат системасы проекты тормышка ашырыла. Аның максаты – Татарстан, Россия һәм чит илләр гражданнарына һәм китапханә хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы китапханәләренең җыелма электрон каталогына керү мөмкинлеген тәэмин итүче мәгълүмат системасын төзү. Кыска гына вакыт эчендә барлык кирәкле мәгълүматны китапханәләр фондларыннан теләсә кайсы файдаланучыга табарга мөмкинлек бирүче, Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе порталы Республика китапханәләре ресурсларына бердәм керү ноктасы булып тора.

Порталның төп хезмәтләре:

  • Татарстан Республикасының республика һәм муниципаль китапханәләренең җыелма Электрон каталогыннан документ эзләү;
  • сайлап алынган китапханәдә документка заказ бирү;
  • тулы текстлы Электрон коллекцияләргә керү;
  • Китапханәчедән сора белешмә хезмәте;
  • китапханәара абонемент хезмәте;
  • Татарстан Республикасының җыелма электрон каталогын төзүдә катнашучы һәрбер китапханә турында мәгълүмат;
  • «РУСЛАН» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасын үзләштерү процессларына җәлеп ителгән китапханә хезмәткәрләре өчен мәгълүмат.

Татарстан Республикасы эчендә «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» мәгълүмат системасының территориаль колачы киңәю берничә этапта башкарылды. Проектта катнашучы китапханәләр саны елдан-ел артты: 2010 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Республика яшүсмерләр китапханәсе, Татарстанның Яшел Үзән үзәкләштерелгән китапханәләр системасының үзәк һәм Әйшә авылы китапханәсе катнашучылар булдылар. 2012 нче елда катнашучылар исемлегенә тагын 10 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре, Республика балалар китапханәсе, Сукырлар өчен махсус республика китапханәсе керде. 2013 нче елда 17 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» мәгълүмат системасына тоташтырылды, 2014 нче елда – 9, 2015 нче елда  – калган 8 ҮКС. Хәзерге вакытта ТР Мәдәният министрлыгы системасындагы барлык китапханәләр Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогын формалаштыруда катнашучы булдылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 нче елның 26 мартындагы 187 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» мәгълүмат системасына дәүләт статусы бирелде.

«ТР Милли электрон китапханәсе» мәгълүмат ситемасын үстерү өстендә эш дәвам итә. Проектның нәтиҗәсе җыелма электрон китапханәнең күләмен арттыру, библиографик язмаларның сыйфатын күтәрү булачак. Боларның барысы да портал аша халыкка күрсәтелә торган мәгълүмат-китапханә хезмәтләрен камилләштерүгә мөмкинлек тудыра.

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 3 августы, 16:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International