Әмирхан Еники. Биобиблиографик белешмәлек


2009 елда Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, күренекле язучы Әмирхан Еникинең (Еникеевнең) (1909-2000) тууына 100 ел тулды.
Әмирхан Еники иҗаты сугыштан соңгы дәвер татар әдәбиятында үзгә бер урын алып тора. Ул татар әдәбиятына дистәләгән повестьлар (“Гөләндәм туташ хатирәсе”, “Рәшә”, “Йөрәк сере”, “Саз чәчәге”, “Вөҗдан” һ.б.), күпсанлы хикәяләр (“Кем җырлады”, “Тынычлану”, “Бер генә сәгатькә”, “Ялгызлык” һ.б. ) биреп калдырган кеше.
Әмирхан Еникинең иҗаты – бер-берсен кабатламый торган күптөрле образлар галереясы ул. Алар тирән лиризм, эмоциональ тәэсир итү көченә ия булулары белән аерылып торалар.
Тәкъдим ителә торган биобиблиографик белешмәлек күренекле язучының әлеге юбилее уңаеннан төзелде. Белешмәлек 8 бүлекне үз эченә алган. Биредә әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты хакындагы мәкаләләр, әсәрләреннән өзекләр, фотоархив, Ә.Еникигә багышланган шигырьләр, язучы турында каләмдәшләренең фикерләре урнаштырылды. Соңыннан библиография, Ә. Еникигә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар бирелде.
Биобиблиографик белешмәлек рус,татар,инглиз телләрендә төзелде.

Эчтәлек

Ә. Еникинең тәрҗемәи хәле

Фотоархив

Ә. Еники әсәрләре

Аудио-видеоматериаллар

Аудио

Әсәрләре

Әңгәмәләр 

Видеофайллар

Сценарийлар, методик материаллар 

Библиография

Соңгы яңарту: 20 март 2019, 10:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования