Ибраһим Гази. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/c/cc/Ибраһим_Гази.jpg

 Татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Газиның (Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев) тууына 1907 елның 4 февралендә 110 ел тулды.

Әдип үзенең әдәби иҗат эшен 20 нче гасырның егерменче еллары ахырында башлый. «Көлмә, Идел!», «Соңгы чан» һ. б. лирик парчалары шушы елларда матбугатта дөня күрә. Утызынчы еллар башында И. Гази  «Байраговның көнлек дәфтәреннән», «Көмеш сулы Нурминкә», «Бригадир кыз» кебек хикәя һәм кечкенә повестьларын иҗат итә.

Ул рус һәм дөнья әдәбиятының аерым үрнәкләрен татар укучысына җиткерү буенча да күп эшли. Сугышка кадәр үк үзен оста, иҗади тәрҗемәче итеп таныта.

1943 елдан башлап җиңү көннәренә кадәр И. Гази – хәрәкәттәге армия сафында, фронтта татар телендә чыга торган «Сталин байрагы», «Кызыл Армия» газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Күп санлы очеркларын, кыска хикәяләрен («Малай белән эт», «Әхмәт бабай», «Авылдаш» һ. б.) һәм «Алар өчәү иде» (1944) исемле повестен яза.

Ибраһим Гази иҗатының иң югары ноктасы Ватан сугышыннан соңгы чорга– илленче һәм алтмышынчы елларга туры килә. «Алмагачлар чәчәк ата» (1950) повесте, «Тургай картаямы икән?» һәм кечерәк күләмле башка әсәрләрдән соң әдип бу чорда роман жанрында актив эшли башлый. 1955 елда ул Татарстан нефтьчеләренең батыр хезмәтен чагылдырган «Гади кешеләр» романын тәмамлый. Катлаулы сюжетка корылган бу роман үзенең төзелеше, җанлы образлары, типик характерлары һәм теленең байлыгы белән җәлеп итә.

Ибраһим Газинең эпик жанрдагы иң зур әсәре – «Онытылмас еллар» трилогиясе. Бу әсәр өстендә әдип гомере буе эшли. Аның башлангычы «Балконлы йортта» исеме белән әле сугышка кадәр ук (1934) басылып чыга. 1940 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында «Авыл җыены», «Патшаны төшергәч», «Озын Миңнулла» исемнәре астында аның тагын аерым бүлекләре басыла. Сугыштан соң автор үз күңелендә күптәннән яшәгән бу зур әсәренә яңадан әйләнеп кайта. 1949-1966 еллар дәвамында бер-бер артлы аның өч кисәген («Малай чак», «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт», «Канатланыр чак») бастырып чыгара. Трилогия аерым-аерым китаплар рәвешендә рус телендә дә дөнья күрә.

«Онытылмас еллар» трилогиясе өчен Ибраһим Гази 1969 елда Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Тәкъдим ителә торган белешмәлек әдипнең юбилеена багышлап төзелде.   Белешмәлектә материаллар 6 бүлеккә туплап бирелде. Биредә И. Газиның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты хакында мәкаләләр, әсәрләре, сценарийлар һәм методик материаллар, фотолар белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә И. Газиның китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде.

И. Газига багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында

Фотоархив

Ибраһим Газиның тууына 115 ел

 Аудиоматериаллар

Әсәрләре

Сценарийлар һәм методик материаллар

Библиография

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 6 апреле, 10:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International