Сибгат Хәким

(1911–1986)

Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) 1911 елның 4 декабрендә Россиянең элекке Казан губернасы Царевококшай өязе (хәзерге Әтнә районы) Күлле Киме авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, берникадәр вакыт мәктәптә пионерлар җитәкчесе булып эшли. 1931 елда Казанга килеп, татрабфакта укый башлый. Икенче курстан Казан дәүләт педагогия институтына күчеп, 1937 елда татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм сугышка чаклы Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты секторында мөхәррир (1937–1938) һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1941 елның июнендә армиягә чакырылып, шул елның ахырына кадәр запастагы гаскәри берәмлектә хезмәт итә, аннары кыска мөддәтле хәрби курсларны тәмамлап, 1942 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә: әүвәл укчы взвод, соңыннан рота командиры сыйфатында Ржев яны һәм Курск тирәсендә барган сугышларда катнаша, фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 1944 елның язында Саратов шәһәрендә хәрби-сәяси курсларны тәмамлаганнан соң, 1945 елның маена кадәр Молдавиядәге чик буе гаскәрләренең округ хәрби газетасында инструктор булып хезмәт итә.
Армиядән кайткач, 1945–1950 елларда С.Хәким «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм бүлек мөдире булып эшли. 1950 елдан, нигездә, профессионал язучы хезмәтендә.
С.Хәким – халык иҗаты, халык җырлары һәм Г.Тукай поэзиясе традицияләре җирлегендә яза башлаган шагыйрьләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре утызынчы еллар башында «Атака», «Совет әдәбияты» журналлары һәм «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы битләрендә дөнья күрә, сугышка кадәр лирик шигырьләре тупланган «Беренче җырлар» исемле китабы (1938) һәм шигъри остазы Г.Тукайга багышланган «Пар ат» (1939), «Шагыйрьнең бала чагы» (1940) исемле поэмалары басылып чыга. Гомумән, Тукай образы, Тукай темасы шагыйрь иҗатында зур урын алып тора. Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында ул, бу теманы дәвам итеп, Тукай образын гәүдәләндергән махсус шигъри цикл («Тукай дәфтәре») һәм «Кырыгынчы бүлмә» исемле мәгълүм поэмасын иҗат итә. Тукай шәхесе, Тукайның поэтик традицияләре турында уйланулар шагыйрьнең публицистик мәкаләләрендә, әдәби эссе һәм парчаларында да төп темаларның берсен били.
С.Хәкимнең башлангыч чор иҗатында, аерым алганда, беренче поэмаларында төсмерләнгән поэтик фикерләү һәм язу стиленең хасиятләре, нечкә лиризм, хис-тойгы ихласлыгы, халыкчан образлылык, шигъри формадагы төгәллек һәм пөхтәлек алга таба тагы да камилләшә, сәнгатьчә яңа сыйфатлар белән тулыланып, сугыштан соңгы еллардагы тормыш фәлсәфәсен, әледән-әле алмашынып торган вакыйга-үзгәрешләрнең тарихи мәгънәсен, аларның кеше шәхесендәге чагылышын шигъри образларда калку итеп гәүдәләндергән олы хисле, тирән фикерле, гуманистик рухлы поэзия булып формалаша. Ватан сугышы исә шагыйрьнең гуманистик тойгыларын, ватандарлык хисләрен тагын да тирәнәйтә төшә. Сугыш темасы, гомумән, аның бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузыла. «Курск дугасы» (1948), «Дала җыры» (1948), «Бакчачылар» (1952), «Дуга» (1968), «Күги» (1983) кебек поэмаларында шагыйрь сугыш кырындагы күренешләрне бөтен куркыныч дәһшәтендә җанландырып күрсәтү һәм кеше образларының драматик язмышларын тәфсилле тасвирлау белән бергә кеше һәм сугыш, халык батырлыгы, милләт язмышы турындагы уйланулары, фәлсәфи фикерләре белән үреп бара. Шушы ук хасиятләр дөнья, яшәеш турында борчылып уйланулар, сугышка, кан коешка нәфрәт хисләре, дөньяның тынычлыгы өчен көрәш пафосы шагыйрьнең «Торыгыз, Мусалар!», «Немец дәфтәреннән» исемле шигъри цикллары һәм «Эзлиләр Европа буйлап» дигән поэмасы (1981) өчен дә характерлы.
С.Хәкимнең гомере буена игътибарын биләп торган мөһим темаларның тагын берсе ул – туган җир темасыдыр. Үзе туып үскән Казан арты төбәгенә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт хисе шагыйрьнең бөтен иҗатын озатып бара. Казан арты төбәге шагыйрь күңелендә бөтен Татарстанның, бөтен татар халкының шигъри образы рәвешендә гәүдәләнә. Бу хисләр аеруча шагыйрьнең лирик шигырьләрендә, җырларында һәм «Үрләр аша» (1969), «Дәверләр капкасы» (1974) кебек поэмаларында калку чагылыш таба.
Совет чоры әдәбиятында һәм сәнгатендә аерым бер иҗади юнәлеш булып формалашкан, эчтәлеге белән Ленин эшчәнлегенә һәм шәхси тормыш биографиясенә бәйле вакыйгаларны, аның үз шәхесен сәнгать чаралары аша җанлы итеп гәүдәләндерүне максат итеп куйган ярым документаль әсәрләр язу практикасы киң мәйдан ала. Яшьтән үк Ленин идеяләре рухында тәрбияләнгән, Ленин идеяләренең хаклыгына ихластан ышанган, бигрәк тә аның Россиядәге рустан гайре халыкларның милли хокукларын яклап, аларга үз теләкләренчә ирекле яшәү мөмкинлеге бирү турындагы фикер-өйрәтүләренә шагыйранә күңелендә җавап яңгырашы тапкан С.Хәкимнең үз иҗатында бу күп мәгънәле, күп сыйдырышлы темага мәрәҗәгать итүе бер дә гаҗәп түгел. Шагыйрьнең Ленин турындагы беренче лирик шигыре әле 1938 елда ук языла («Кышкы салкын иде...»). Күп еллар үткәч, шагыйрь Ленин темасына яңадан әйләнеп кайта һәм аның образын, татар халкының язмышына бәйләп, Татарстан материалы җирлегендә сурәтләргә керешә. «Күңелем Ленин белән сөйләшә» җыры (1957), «Ленин фәрманы белән» (1958), «Кокушкино крестьяннарының Ленинга хаты» (1961), «Баһавиның моңы» (1963), «Языгыз, Җир уллары!» (1963) поэмалары татар поэзиясендә лениниананың оста язылган шигъри үрнәкләреннән саналырга хаклы. «По зову Ленина» («Ленин фәрманы белән») исемендә 1960 елны русча тәрҗемәдә чыккан поэма һәм шигырьләр җыентыгы һәм шул ук елда татар телендә нәшер ителгән «Җил исми яфрак селкенми» исемле җырлар һәм поэмалар китабы өчен С.Хәким 1960 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, ә 1970 елда Ленинга багышланган әсәрләр циклы һәм яңа шигырьләре өчен Россиянең М.Горький исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 1986 елда исә татар әдәбиятын үстерү юлында ирешкән зур казанышлары өчен С.Хәкимгә беренчеләрдән булып «Татарстанның халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә.
Шагыйрь – дистәләгән җырлар авторы. «Юксыну» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Фазыл чишмәсе», «Таң атканда» (халык көйләре), «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (Х.Вәлиуллин музыкасы), «Башка берни дә кирәкми», «Кайда да йөрәктә» (М.Мозаффаров музыкасы), «Өзелгәнсең сиреньнән» (Н.Җиһанов музыкасы), «Бу кырлар, бу үзәннәрдә», «Кем уйлаган» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Әй язмыш, язмыш...» (С.Садыйкова музыкасы), «Бер тауда ун чишмә» (Ә.Фәттах музыкасы) кебек җырлар халык арасында зур популярлык казандылар. С.Хәким шигырьләренә композиторлар тарафыннан музыка язылган җырлар ноталары белән бергә 1974 елда «Фазыл чишмәсе» исеме астында аерым җыентык булып та чыга.
С.Хәкимнең иҗат мирасында үз заманындагы әдәби хәрәкәт турында, каләмдәшләренең, сәнгать әһелләренең иҗатлары турында, язучы осталыгы, традицияләрне үстерү, яңарту мәсьәләләренә караган, Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, Х.Туфан кебек поэзиядәге өлкән остазларының иҗат эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр, үз каләменә генә хас шигъри стильдә язылган истәлекләр, лирик парчалар да зур урын били. Аларның шактый зур өлеше әдипнең «Үз тавышың белән» (1969), «Халык язмышы – шагыйрь язмышы» (1979) һәм «Яшә, борчулы җаным» (1988) исемле күләмле өч китабының эчтәлеген тәшкил итәләр.
Үзе исән чагында С.Хәкимнең Казан һәм Мәскәү нәшриятларында татар телендә һәм рус теленә тәрҗемәдә алты дистәгә якын китабы басылып чыга. Шулардан егерме бише – рус телендә, берсе – башкортча тәрҗемәдә. Вафаты елында аның әдәби мирасыннан үзе сайлап әзерләп калдырган ике томлык әсәрләр җыелмасы нәшер ителә.
С.Хәким олы шагыйрь исемен актив җәмәгать эше белән тыгыз бәйләп бара. Татарстан Югары Советы депутаты (1963–1967), Казан шәһәр советы башкарма комитеты депутаты була (1955–1957), Татарстан Югары мәхкәмәсендә халык утырышчысы хезмәтен башкара (1954–1958). Ул 1954 елдан гомеренең ахырына кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә әгъза булып тора, 1954–1958 елларда идарә рәисенең урынбасары булып эшли, РСФСР язучыларының II корылтаенда РСФСР Язучылар берлеге идарәсе секретаре итеп сайлана. Ул шулай ук озак еллар Татарстан Язучылар берлеге каршындагы берлеккә әгъзалар кабул итү комиссиясенә җитәкчелек итә, «Казан утлары» журналы редколлегиясе составында эшли.
Җәмәгать эшләре һәм татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен С.Хәким Ленин ордены (1971), Октябрь Революциясе (1981) һәм Хезмәт Кызыл Байрагы (1957) орденнары белән бүләкләнә.
Ул 1986 елда вафат була, Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.
С.Хәким – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тукай турында поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 47 б. – 8000 д.
Сайланма шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 255 б. – 8000 д.
Сайланма шигырьләр һәм поэмалар / кереш сүз авт. Х.Хәйри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 283 б. – 5000 д.
Суд залында: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 122 б. – 6000 д.
Җил исми яфрак селкенми: җырлар һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 76 б. – 5500 д.
Җылы сүз: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 488 б. – 8000 д.
Үз тавышың белән: мәкаләләр / кереш сүз авт. Н.Юзиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 224 б. – 2500 д.
Торыгыз, Мусалар!: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 111 б. – 3000 д.
Тукай турында поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 55 б. – 10000 д.
Фазыл чишмәсе: ноталары белән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 62 б. – 6000 д.
Шигырьләр / кереш сүз авт. Х.Хәйри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 496 б. – 4500 д.
Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 303 б. – 3000 д.
Халык язмышы – шагыйрь язмышы: әдәби-публицистик мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 376 б. – 3500 д.
Эзлиләр Европа буйлап: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 144 б. – 3600 д.
Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 3500 д.
1 т.: шигырьләр. – 366 б.
2 т.: шигырьләр һәм поэмалар. – 407 б.
Яшә, борчулы җаным: публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 432 б. – 5000 д.

* * *
Давыл чәчәге: шигырьләр һәм поэмалар / кереш сүз авт. Б.Бикбай. – Өфө: Китап, 1962. – 128 б. – 5000 д. (Башкорт телендә.)

* * *
Избранное: стихи / пер. с татар. Н.Сидоренко. – Казань: Татгосиздат, 1952. – 160 с. – 3105 экз.
Стихи / пер. с татар. – М.: Худож. лит., 1964. – 239 с. – 5000 экз.
Вечные ветви: стихи и поэмы / пер. с татар. – М.: Современник, 1971. – 200 с. – 10000 экз.
Врата времени: стихи и поэмы / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1977. – 160 с. – 17000 экз.
Вся синь весны: стихи, поэмы / пер. с татар. – М.: Сов. Россия, 1981. – 206 с. – 20000 экз.
Десять ключей на горе: стихи / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1981. – 336 с. – 7000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сибгат Хәким: шагыйрьнең иҗаты турында мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 192 б.
Таныш өянкеләр: истәлекләр / төз. Р.Хәкимов, М.Вилданова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 194 б.
Юзиев Н. Шагыйрь моңнары // Н.Юзиев. Шигърият дөньясы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 172–199 б.
Гатауллин Р. Ватандар моң шагыйре // Татарстан яшьләре. – 1986. – 11 дек.
Ахунов Г. Халык шагыйре // Соц. Татарстан. – 1986. – 20 дек.
Вәзиева Җ. Ул үткән сукмаклар // Соц. Татарстан. – 1986. – 20 дек.
Баянов Ә. Юксынабыз // Шәһри Казан. – 1991. – 26–27 нояб.
Хәкимов Р. Көзге кичләрнең җидесе // Шәһри Казан. – 1991. – 18 дек.
Урманчиев Ф. «Телең нык булсын икән» // Шәһри Казан. – 1991. – 18 дек.
Шабаев М. Сагындыра // Казан утлары. – 1996. – № 7. – 176–186 б.
Шагыйрьҗан Л. Җылы сүзе калды дөньяда // Шәһри Казан. – 1997. – 14–21 февр.
Соңгы хатлар...: С.Хәким белән Г.Афзал үзара язышкан хатлар // Казан. – 1997. – № 7–8. – 115–119 б.
Баһаветдинова Д. Музей хезмәткәре язмалары // Мәдәни җомга. – 1998. – 9 гыйнв.
Вилданова-Хәкимова М. Сез һаман бергә икән // Таһир-Зөһрә. – 1998. – № 6. – 3 б.
Гаффар Ә. Бер серләшү сере // Шәһри Казан. – 1999. – 3 дек.
Әгъләм М. Сибгат Хәким турында истәлекләр // Заман-Татарстан. – 2000. – 18–25 февр., 3, 25, 31 март, 7 апр., 5 май.
Батулла Р. Күңелем шагыйрь белән сөйләшә // Идел. – 2001. – № 11. – 22–35 б.
Арсланов А. Сәнгать әһелләрен үз күрде // Шәһри Казан. – 2001. – 14–21 дек.
Күңел кыңгыраулары // Мәйдан. – 2003. – № 7. – 89–94 б.
Миңнуллин Р. Әдәби портретлар // Мәйдан. – 2003. – № 9. – 53–65 б.
Мәхмүдов Ә. Халык күңеленең хәкиме // Шәһри Казан. – 2004. – 19 март.
Садриев Н. Кызыклы, файдалы сәяхәт // Шәһри Казан. – 2004. – 16 июль.
Галиуллин Т. «Бәрелде җан, сугылды җан ярсып...» // Казан утлары. – 2006. – № 11. – 133–143 б.
Сибгат Хәким: истәлекләр, шигырьләр / төз. Р.Батулла, Р.Корбан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 184 б.

* * *
Мустафин Р. Сибгат Хаким: очерк творчества. – М.: Сов. Россия, 1979. – 124 с.
Не зарастает народная тропа // Молодежь Татарстана. – 1997. – 24 янв.
Мустафин Р. Как Сибгат Хаким стал поэтом, а не портным // Казанские ведомости. – 2000. – 13 янв.




Соңгы яңарту: 12 май 2014, 10:58
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования