Л.Н. Гумилев: иҗат һәм тарихи бәйләнешләр (Гумилев һәм Татарстан)

Лев Николаевич Гумилевның күренекле галим, тарихчы, төрки дөнья белгече, философ буларак фәнгә керткән гаять күп яңалыклары арасында дөньякүләм казаныш дип танырлык хезмәте бар. Ул – яңа этник системалар барлыкка килүне пассионарлык (милләтнең биоэнергиясе ташып чыгу аркасында, үз-үзен саклау инстинктын югалтып, күченеп йөри башлавы) теориясе аша аңлату.
Галим шуның нигезендә I гасырдан алып, Азия һәм Көнчыгыш Европа киңлекләрендә төрле этносларның, шул исәптән рус, хазар, татар һәм башкаларның барлыкка килүен, үзара мөнәсәбәтләрен, дәүләтләр оешуны тарихи чыганаклар мөмкинлек биргән дәрәҗәдә дөреслеккә туры китереп тасвирларга тырыша. Безнең өчен аның хезмәтләрендәге Алтын Урда һәм рус дәүләте симбиозына (биологик төрләрнең бергә яшәве) багышланган өлеш аеруча кызыклы. Моңа кадәр тарих фәнендә ясалма тудырылган һәм берничә гасырлар буе яшәп килгән татар-монгол изүе турындагы уйдырманы юкка чыгаручыларның беренчесе дә Лев Гумилев булды.
Лев Гумилев, үзе әйтмешли “ татарларны гомер буе ялганнан яклаган ” галим. Татарстан Республикасында бу гениаль шәхеснең идеяләрен аңлыйлар, татар халкы Лев Николаевич Гумилевның фәнни хезмәтләренә, ачышларына зур бәя бирә. Биредә Гумилевның теоретик мирасын саклау һәм үстерүне, хәзерге вакытта аның идеяләренең гамәли үсешен максат итеп куялар. Казан шәһәренең үзәгендә - Петербур урамында галимгә һәйкәл куелу аңа булган ихтирамның олы бер дәлиле.
“Л.Н. Гумилев: иҗат һәм тарихи бәйләнешләр (Гумилев һәм Татарстан)” дип аталган әлеге электрон белешмәлек күренекле галим, тарихчы, шагыйрьнең тууына 100 ел тулуны искә алып төзелде. Ул 8 бүлектән тора: Галимнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, әсәрләре, аның турындаы видеофайллар, фотоархив, библиография бүлекләре урын алды. Татарстан Республикасында Л.Н. Гумилевның хезмәтләрен бәяләү, Л.Н. Гумилев истәлеген мәңгеләштерү турындагы материаллар да урнаштырылды. Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.

Л.Н. Гумилевның тәрҗемәи хәле Л.Н. Гумилевның тормышы һәм иҗаты турында Видеофайллар Фотоархив

Л.Н. Гумилев әсәрләре (рус телендә)

Татарстан Республикасында Л.Н. Гумилевның хезмәтләрен бәяләү Л.Н. Гумилев истәлеген мәңгеләштерү Библиография

 

 

 

Соңгы яңарту: 01 октябрь 2017, 9:41
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования