Милли китапханәдә Таһир Якуповка багышланган «Җырларыңда безне юаттың...» дип аталган истәлекләр китабын тәкъдим итү

24.10.2017

2017 елның 27 октябре көнне 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Зур уку залында  Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповка багышланган «Җырларыңда безне юаттың...» дип аталган истәлекләр китабын тәкъдим итү чарасы уздырыла. Китапта яраткан җырчыбыз белән бергә эшләгән, аралашкан, очрашкан кешеләрнең, якыннарының истәлек язмалары, күпсанлы фоторәсемнәр урын алган.

«Җырларыңда безне юаттың...» китабын тәкъдим итү кичәсендә Таһир Якуповның замандашлары, иҗатташлары, әдипләр һәм журналистлар, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнашачак.

Сезне китапны тәкъдим итү чарасында катнашырга чакырабыз.

Элемтәләр өчен телефон: (843) 292-70-35

 

 

 






Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования