Татар әдәбияты бүлегендә – яңа күргәзмәләр

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) күренекле шәхесләрнең иҗатларын җәмәгатьчелеккә таныту юнәлешендә күп эш башкара. Бүлектә төрле кызыклы очрашулар, мәгълүмат сәгатьләре үткәрелә, китап күргәзмәләре һәм тупланмалары куела.

Танылган шәхесләрнең юбилейлары уңаеннан һәм бүлекнең бай фонды белән таныштыру максатыннан, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре 2018 нче елның март аенда берничә күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмәләрнең берсе күренекле балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың (1898–1948) тууына 120 ел тулуга багышланган. Ул – татар балалар әдәбиятын үстерүгә үзенчәлекле өлеш керткән прозаик һәм драматург. Төрле буын балаларының мәхәббәтен яулаган «Кечкенә Бануның тарихы», «Сараның башыннан үткәннәре», «Йолдызкай», «Шыгырдавыклы башмаклар», «Сөяк саплы пәке» һәм башка әсәрләре күргәзмәдә урын алды.

2018 нче елның 26 нчы мартында 80 яшен тутыручы халык язучысы Рабит Батуллага багышланган күргәзмә дә укучыларга кызыклы булачак. Аның иҗади мирасы XX–XXI гасыр татар әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе булып тора. Әдип тарафыннан күпсанлы күләмле әсәрләр, пьесалар, балалар өчен хикәяләр һәм маҗаралы әкиятләр иҗат ителгән. Язучының «Юл буенда зәңгәр чәчәк», «Сөембикә», «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Биюче», «Илбашы» һ.б. әсәрләре укучылар тарафыннан яратып укыла. Батулланың «Кичер мине, әнкәй», «Туйлар узгач», «Өчәү юлга чыктык», «Ак күгәрченнәр», «Сират күпере» кебек пьесалары күп театрларның репертуарында лаеклы урын алып тора. Санап кителгән бу әсәрләр әдипкә багышланган әлеге күргәзмәне баетып тора.

Шушы елның 16 нчы мартында бөек рус язучысы Максим Горькийның (1868–1936) тууына 150 ел була. Шул уңайдан «Горький Казанда» дип аталган күргәзмә куелды. Бу күргәзмәдә әдипнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан басмалар, татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре урын алды. Казан – Горькийның рухи яктан туган каласы. Аның Казанда яшәгән, иҗат иткән, беренче чыныгуларын алган елларын чагылдырган буклетлар – күргәзмәнең кызыклы бер үзенчәлеге.

Мондый күргәзмәләр татар әдәбиятының, мәдәнияте һәм сәнгатенең байлыгына, зурлыгына инанырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International