Халык җәүһәрләрен саклаучылар

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солистлары: Татарстан Республикасының атказанган артистлары Рөстәм Гыйльфанов, Алсу һәм Флорит Гыйздәтуллиннар, Халыкара фестивальләр лауреаты, баянчы Айдар Әхмәтҗановның концерты булды. Әлеге чара Халыкара туган тел көнендә, ир-егетләребез һәм гүзәл хатын-кызларыбызга якынлашып килүче бәйрәмнәр бүләге буларак та оештырылган иде. Бәйрәм концертын Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина ачып җибәрде.

Халыкның гореф-гадәтләрен саклаучы, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына мәхәббәт уятучы, татар халкының сәнгатен, мәдәниятен югары дәрәҗәдә тәкъдим итүче, иҗат дәверендә 40 тан артык илдә булып татар җырларын халыкка танытучы ансамбль солистлары репертуарларындагы иң матур җырларын башкардылар, клипларын күрсәттеләр. Һәр чыгыш тамашачы тарафыннан яратып кабул ителде.

Ансамбль һәм анда чыгыш ясаучы артистлар турында китапханә фондларындагы басмалардан әзерләнгән китап күргәзмәсе әлеге кунакларның үзләрендә дә, катнашучыларда да зур кызыксыну уятты.

Кичәдә «Болгар радиосы» алып баручысы Илфак Хафизов, шагыйрә, «Түгәрәк уен» альманахының баш мөхәррире Илсөяр Ихсанова, «Сәхнә» журналының баш мөхәррир урынбасары Алсу Габдуллина һәм журналның реклама бүлеге мөдире Гөлназ Ярмиева ансамбль турында җылы сүзләр әйттеләр, иҗат эшчәнлекләренә югары бәя бирделәр.

Китапханәнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев ансамбльгә, алга таба репертуарларына алыныр дигән теләк белән, Оренбург өлкәсенә оештырылган комплекслы тарих-фольклор экспедициясе вакытында язып алынган борынгы халык җырлары язмаларын бүләк итте.

 


 

  

  

   

    

  

  

                                

     

  

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International