Каһарманлыкка кер кунмый

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге Бөек Җиңү көненә багышланган «Каһарманлыкка кер кунмый»  дип  аталган күргәзмә тәкъдим итә.

Экспозиция тулысы белән татарстанлыларның Бөек Ватан сугышында җиңү яулауга керткән өлешен яктырта. Күргәзмәнең максаты – татарстанлыларның фронтта һәм тылда куйган фидакяр хезмәтен һәм каһарманлыкларын мәңгеләштерү. Билгеле булганча, Совет Армиясе сафларына республикабыздан 700 меңләп кеше алына, шулардан 350 меңгә якыны сугышта һәлак була. Аларның исемнәре 27 томлы «Хәтер» китабына кертелгән.

Күргәзмәдә сугыш чоры документлары, фотосурәтләр, архив чыганаклары урын алды. Совет язучыларының зур төркеме Чистайга эвакуацияләнеп кайта. Татар язучыларының сугыш турында язылган әсәрләре күргәзмәне тагын да баета. Аларның шул чордагы тормышы һәм иҗат эшчәнлеген яктырткан китаплар күпләргә кызыклы булыр.

Икенче өлештә каһарман якташларыбызга багышланган китаплар белән танышырга мөмкин. Патриот – шагыйрь Муса Җәлил, Брест ныгытмасы сакчысы Петр Гаврилов, очучы Мәгубә Сыртланова, укчы Газинур Гафиятуллин батырлыклары халык күңелендә мәңге сакланыр.

Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Сугыш ярасы мәңге төзәлми. Безнең күргәзмә шул турыда искәртә. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International