Матур язу сәнгате серләре

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) ноябрь ае дәвамында «Матур язу серләре» дип аталган күргәзмә эшли.

Хәзерге заман кешеләре текстларны компьютерда баса. Ата-бабаларыбызның хатларны, гомумән, барлык төр язуларны диярлек, оста итеп каләм белән кәгазьгә төшергәннәре онытылып бара. Матур, тигез һәм төгәл итеп яза белү сәләте һәркемгә дә бирелмәгән. Матур язу сәнгатен «каллиграфия» дип атыйлар, ул – сынлы сәнгатьнең бер төре. Безнең күргәзмә каллиграфия тарихы, аның тамырлары, беренче каллиграфлар (хаттатлар), тәүге шрифтларның үзенчәлекләре турында сөйли.

Хәзерге каллиграфия чакыру кәгазьләрендә, туй-бәйрәм котлауларында, граффитида, шрифтларда һәм кулдан ясалган логотипларда кулланыла. Шулай ук дини сәнгатьтә, график дизайнда, тарихи документларда һәм ташка чокып язу эшендә дә сакланып килә. Экспозициягә куелган китаплар һәм башка материаллар каллиграфиянең язма тел, шрифт үсеше белән тыгыз бәйләнешен яктырта.

Бүгенге каллиграфия (хаттатлык) күпгасырлык традицияләрне саклап, заманча дәвам итә. Аеруча Көнчыгыш илләрендә, Япония, Кытай һәм Кореядә каллиграфиянең югары сәнгати дәрәҗәсе ачык чагыла һәм бәяләнә. Бу илләрдә ул дин, фольклор, табигать белән тыгыз үрелеп үсә. Ислам илләрендә исә каллиграфия (хөсне хат) сәнгати сурәтләүнең төп чарасы булып тора.

Каллиграфиянең һәрьяклы матурлыгы кешеләрне сокландыра һәм таң калдыра. Милли китапханәдә оештырылган күргәзмә нәфис сәнгатьнең әлеге төре белән кызыксынучыларны тагын да арттырыр дип өметләнәбез. Сез дә килегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International