Милли китапханә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында

26 декабрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коллективы якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме алдыннан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Питер Пен» спектаклен тамаша кылды. Фойеда хезмәткәрләрне һәм аларның балаларын Кыш бабай белән Кар кызы, төрле әкият геройлары каршы алды. Балалар чыршы тирәли җырлап - биеп, шигырь сөйләп Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.

 Китапханәнең директоры Сөембикә Җиһаншина коллективны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады, алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бүләкләрен һәм Милли китапханәнең мактау хатларын тапшырды. Үзенең чыгышында ул театр коллективына рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә ике оешма арасында эшлекле хезмәттәшлекнең дәвамлы булуын теләде.

Коллективка театр Джеймс М.Барри әсәре буенча заманча куелышта «Питер Пен» спектаклен тәкъдим итте. Әлеге спектакль кунакларда якты тәэсирләр калдырды. Коллективның театрга әлеге мәдәни сәфәре Театр елының күркәм дәвамы булды.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования