Китапханәгә Япониядән искебасма китаплар килде

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Япония башкаласы Токионың татар җәмгыяте вәкиле Җәмил әфәнде Агафур Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Токио мөселман матбагасында 1930 нчы елларда дөнья күргән берничә искебасма китап бүләк итте.

Әлеге басмаханә Япониядәге татар мөһаҗирләре тарафыннан нигезләнгән булган, аңарда милләттәшләребезнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүче басмалар нәшер ителгән.

Тапшырылган китаплар арасында «Һәфтияк», татар әдипләренең нотага салынган шигырьләре, Габдулла Тукай әсәрләре җыентыгы, 1927 елда нигезләнгән Токио мөселман мәктәбенең 10 еллыгына багышланган фотоальбом бар.

Бүләк ителгән басмалар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Татар мөһаҗирлеге фондын тулыландырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International