А.С.Пушкинны яд итү

2011 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

 1799 нчы елның 6 нчы июне көнне «рус шигъриятенең кояшы» Александр Сергеевич Пушкин туган.
Пушкин иҗаты безне гомеребез дәвамында озата бара.


Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге халыкларны берләштереп тора. Аның әсәрләре, тәрҗемә өчен катлаулы булуга карамастан, дөньяның барлык төбәкләрендә үзен олылаучыларны, ихтирам итүчеләрне тапкан.


Хәзер Пушкин көне безнең илдә ел саен бәйрәм ителә. Шагыйрьнең туган көне, бәйрәм буларак, 1997 елдан, РФ Президентының «А.С.Пушкинның тууына 200 ел уңаеннан Россиядә Пушкин көннәре булдыру» турындагы Указына нигезләнеп, Дәүләт статусы алды.


Татарстан Милли китапханәсе, республикабызның Язучылар берлеге, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсе А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан әдәби кичә үткәрделәр. Милли китапханәнең Зур уку залында Александр Сергеевичның талантын ихтирам итүчеләр артистлар башкаруында аның шигъри әсәрләрен, яшь һәм өлкән буын шагыйрьләре башкаруында аларның үз шигырьләрен тыңлар өчен җыелдылар. Бәйрәмдә Мөхәммәт Мирза, Лена Шагыйрьҗан, Хәнәфи Бәдигый, Искәндәр Абдуллин, Тимур Алдошин, Олеся Балтусева, Рүзәл Мөхәммәтшин, Елена Бурундуковская, Айрат Бикбулатов, Рәсим Гайсин, Наил Ишмөхәммәтов, Александра Кашина, Ольга Кузьмичева, Динә Садыйкова, Рамил Сарчин, Михаил Тузов, Вера Хәмидуллина чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International