
«Заманыбызның күренекле язучысы Чыңгыз Айтматов: «Бездән соң да оныкларыбыз аңа карап үз-үзләрен, шигърият көчен, көрәш мәгънәсен танып белер. Тормышны аныңча яратыр, фашизмга аныңча нәфрәт белдерер. Бөек солдат, бөек шагыйрь - Муса Җәлилне тудырган татар халкы алдында баш иям», - дип язган иде. Әйе, Муса Җәлил - халкыбызның мәңгелек горурлыгы, милләтебезнең батыр улы, какшамас милли рух гәүдәләнеше ул. Алай гына да түгел, җир шары буйлап сибелеп яшәүче татар халкын берләштереп, зур татар дөньясын үз тирәсенә беркетеп торучы олугъ күчәргә тиң абруйлы, тарихи ике шәхесебез бар. Алар - Тукай һәм Муса Җәлил!»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев
Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән яыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.
1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре, мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.
1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана һәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша. Бер үк вакытта ул 1927-1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1933-1934 елларда М. Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар.
1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.
М. Җәлилнең 1934-1941 еллар арасында язган лирик шигырьләре, җырлары, «Хат ташучы» (1938), «Алтынчәч» кебек поэмалары сугышка кадәрге татар совет поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы булып торалар.
1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил фронтка китә. Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.
М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше, каһарманлыклары турында дистәләрчә китаплар - романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.
1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек була.
«Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.
Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.
Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗаттагы батырлыгына багышлап йөзләрчә мәкаләләр, фәнни хезмәтләр, монографияләр язылган, әдәби әсәрләр-шигырьләр, поэмалар, романнар, драмалар һәм сәнгать әсәрләре иҗат ителгән. Әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән, мәсәлән, Шәйхи Маннурның «Муса» (1968), Г.Әпсәләмовның «Агыла болыт» (1977) романнарын, Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» (1956), Риза Ишморатның «Үлмәс җыр» (1955), Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» (1981) драмаларын, Сибгат Хәкимнең «Торыгыз, Мусалар», «Немец дәфтәреннән» исемле шигъри циклларын, Әнвәр Давыдовның «Муса абый» повестен (1964), Нәҗип Җиһановның Әхмәт Фәйзи либреттосына язылган «Җәлил» операсын (1957) һәм башка сәнгатькярләрнең Муса Җәлил образын сынлы сәнгатьтә тудырган күп кенә әсәрләрне күрсәтеп үтәргә мөмкин. 1966 елда Казан Кремле каршындагы мәйданга каһарман шагыйрьгә һәйкәл куела. 1968 елда Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе булдырыла, 1970 елда Минзәлә шәһәрендә мемориаль музее ачыла, Казанда музей-квартирасы булдырыла.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. (Чыганак: https://matbugat.ru/enc/lil-musa-260/)
Библиографик белешмәлек күренекле татар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган. Биредә шагыйрьнең тәрҗемәи хәле, күренекле әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты хакындагы мәгълүмати чыганаклар, истәлекләр, фотосурәтләр, видеоязмалар, сценарийлар, методик материалалар, Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү, Муса Җәлилнең нәсел дәвамчылары, туганнары турындагы басмалар һ.б. урын алган.
«Библиография» бүлегендә ТР Милли китапханәсе фондларындагы герой-шагыйрь турындагы басмалар кире хронологик тәртиптә бирелгәннәр. Белешмәлек даими рәвештә яңа материаллар белән тулыландырылып бара.
Белешмәлек татар, рус, инглиз телләрендә төзелде.
Фотоархив
М. Җәлил шигырьләре
Хатлар
Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында
Муса Җәлил турында мәгълүмат чыганаклары
Муса Җәлилнең тууына 120 ел
Муса Җәлил турында истәлекләр
М. Җәлил образы сәнгатьтә
М. Җәлил сүзләренә язылган җырлар
М. Җәлилгә багышланган шигырьләр
М. Җәлилгә багышланган сценарийлар, презентацияләр, методик материаллар
Сценарийлар
Презентацияләр
М. Җәлил турында видеоязмалар
Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү
Муса Җәлилнең нәсел дәвамчылары, туганнары турында
М. Җәлил әсәрләре һәм аның хакындагы әдәбиятның биобиблиографик күрсәткече:
Соңгы яңарту: 2026 елның 6 марты, 15:37