Галиәсгар Камал. Биобиблиографик белешмәлек

 
2009 елда татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның (Гәлиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов) тууына 130 ел тулды.
Г. Камалның иҗат эшчәнлеге күпкырлы. Аның драматургия өлкәсендәге иҗат активлыгы һәм татар театр сәнгатен тудыру юлындагы эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Бәхетсез егет” һ.б драма һәм комедияләре, әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумән, татар драматургиясе тарихында иң бөек нокталарны билгеләүче әсәрләрдән саналалар.
Бу күренекле нәселдән татар халкы мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән талантлы артистлар, режиссерлар, драматурглар чыккан.
Тәкъдим ителә торган биобиблиографик белешмәлек күренекле драматургның олы юбилее уңаеннан төзелде. Бу белешмәлек 6 бүлектән тора. Анда әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан мәкаләләрнең тулы текстларын табарга, Г.Камалның әсәрләре белән танышырга була. Г. Камалның иҗатына багышланган сценарийларга да урын бирелде. Фотоархив бүлегендә драматургның тормыш сәхифәләрен яктырткан фотосурәтләр урын алды. Соңыннан библиография бүлеге урнаштырылды. Анда әдипнең бүгенге көнгә кадәрле булган чорда дөнья күргән басмалары, аның тормыш һәм иҗат юлын яктырткан мәкаләләрнең исемлеге бирелде. Соңыннан Г.Камалга багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар күрсәтелде.
 
Эчтәлек:

Г.Камалның тәрҗемәи хәле
Г. Камалның тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр
Г. Камал турында истәлекләр
Фотоархив

Г. Камал әсәрләре

Г. Камалга багышланган методик материаллар, презентацияләр, сценарийлар

Библиография 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 17 гыйнвар 2019, 11:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования