Г. Кариев биографиясенә штрихлар (Һ. Мәхмүтов)

Г. Кариев Казан губернасы Чистай өязе Күлбай-Мораса авылында крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән тырышлыгы, укуга сәләте нәтиҗәсендә Коръәнне яттан өйрәнеп, унике яшендә ук заманы өчен бик дәрәҗәле булган «Коръән хафиз» исемен яулый. Белемгә омтылышлы, сәләтле егет бу вакытта шулай ук татар культура үзәгенә әверелеп барган Уральск шәһәренә китә. Аның монда кайчан килеп җитүе төгәл билгеле түгел. Бу турыда төрле фикерләр бар. Үзенең әйтүе буенча, ул Уральскида алты-җиде ел яши. Димәк, ул монда 1900 яки 1901 елда килгән булып чыга. Уральск чоры Г. Кариевта дөньяга дөрес караш тәрбияләү, аеруча артистлык сәләтен уятып җибәреп, тормышта үз юлын, үз урынын табуда хәлиткеч роль уйный. Монда яшәгән һәм алдынгы мәдрәсә тоткан зур галим Мотыйгулла Төхфәтуллин шәкертләре белән аралашу, «Фикер» (1905-1907), «Әлгасрел-җәдит» (1906-1907), «Уклар» (1906-1907) кебек беренче татар демократик газета-журналларын чыгара башлаучы К. Мо-тыйгый-Төхфәтуллин белән якын бәйләнешкә керү, Мисыр һәм Төркия театрлары турында аның кызыклы әңгәмәләрен тыңлау һәм, ниһаять, булачак бөек шагыйребез Габдулла Тукай белән дуслашып, бергә яшәү, бергәләшеп әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү нәтиҗәсендә Г. Кариев билгеле дәрәҗәдә формалашкан, сәхнәгә дә шактый якынлашкан була.
Нижний Новгородка Г. Кариев К. Мотыйгый чыгарган газета-журналларны, ул биргән китапларны сатарга бара. Бер үк вакытта татарча спектакльләрне дә бик кызыксынып карый. Үзендә дә шул труппага керү теләге туа. Аның бу уен шул ук Мәкәрҗәгә килгән К. Мотыйгый да куәтли. Г. Кариев газета-журнал, китап саткан акчасы инде тотылып бетүен әйткәч, ул: «Алай булса, син бу эштә һичбер вакытта файда итә алмассың, Ашказарский труппасына кереп, театр уйна», - дип киңәш бирә.
Ул вакытта, уен ошаса, тамашачы ахырда артистлар аяк астына сәхнәгә баш киемен салып ыргыта торган булган. «Указ бәласе» спектакле көнне Г. Кариев та шулай эшли. Кәләпүшен алырга менгәч, артистлар белән танышып китә, үзенең Уральскидан килгән бер шәкерт икәнлеген әйтә. Артист булырга теләге барлыгын белдерә. Икенче көнне ул аларга: «Мин артист булсам, шәп уйнар идем. Мин бит Коръән ятлаган кеше, рольләрне бик тиз ятлар идем», - дип тә сөйләп җибәрә, һәм ул труппага алына.
Ашказарский, Гыйззәтуллина, Кариев. Болар -татар профессиональ театрының язмышын үзләре сәхнәгә чыгып хәл иткән, аңа нигез салган өч шәхес. Алар, билгеле бер хәзерлек этабы үткәннән соң, татар халкының ныклап уяна башлаган бер чорында сәхнәгә аяк басалар һәм гомерләрен шуңа багышлыйлар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International