Габдулла Кариев турында истәлекләр

Чыганак:  Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

Миңлебай Хәйруллин ничек Габдулла Кариев булган
Миңлебай Хәйрулла улы — татар сәхнәсендә матур эз калдырып, шөһрәт чәчеп үлгән зур артист Кариевның исеме.
Күз алдыгызга китерегез:
Авыл. Мораса исемле суның сул ягыннан көн ягына таба тезелеп киткән крестьян өйләре.
Авылның төн ягыннан барып кергәч тә, уң яклап югары очка таба менеп китегез.
Монда инде күз кунарлык бор йорт та күрмәссез дияр идем, кибетче Мөстәкыймнәргә җиткәч, туктамый булдыра алмассыз, урамның уң ягында кибетче Мөстәкыймнәрнең ике катлы зур агач өенә, таштан салынган кибетенә күзегез төшәр. Шул чагында күзегезнең бер почмагы Мөстәкыймнәрнең түбән ягындагы тәбәнәк тәрәзәле, балчык белән сыланып беткән, тәрәзәсеннән тавыклар карап уза торган, эргәсе тирес белән күмелгән бер өйгә төшәр.
Менә бу өй - Миңлебай Хәйрулла улының (соңрак Кариевның) туган өе. Миңлебайның әтисе Хәйрулла абзый 1877 елгы төрек сугышында солдат булып хезмәт иткән кечкенә генә гәүдәле бер карт.
Күп еллар солдатта, сугышларда йөрү сәбәпле картаебрак өйләнгән булса да, үзенә караганда яшьрәк булган, зур гәүдәле Газзә (Газизә) абыстайны эләктергән. Хәйрулла абзыйның балалары барысы да диярлек гәүдәгә әниләренә охшаганнар.
Хәйрулла абзый, гәүдәгә зәгыйфь булганлыктан, крестьян эшенә бик бирелеп китә алмаган. Солдаттан өйрәнеп кайткан итекчелек һөнәре белән үзенең зур семьясын асрап килгән.
Хәйрулла абзыйның фәкыйрьлеге балаларын рәтле укытырга да юл куймаган, кайбер баласы муллада, кайсы берсе остабикәдә укыштырып йөргәннәр. Бары боларның арасында 1886 елда дөньяга килгән Миңлебайга гына укырга сәбәп килеп чыккан.
1894 елны авылга - Морасага яңа мулла (Зариф мулла Камалов) килә. Килгән мәлгә мулла, җәдитлек күрсәтү уе белән, шәкертләр җыя башлый. Әле вакыт иртә булса да, көтәргә терлеге, эшләргә эше булмаган кешеләрнең малайлары сабакка килә башлыйлар. Боларның беренчесе Миңлебай була.
Зариф мулла «ферма»ны зурайтасы килә, балалар җыела төшкәч, 30-40 бала арасыннан бер парны сайлап алып, «коръән хафиз» итәргә уйлый. Моның берсенә, үзенең әрсезлеге белән, остабикә абыстайга хезмәт итүе белән яраклыга чыккан Миңлебай да керә.
Коръән уку өчен ул чагында иҗек тану шарт булганга, Миңлебайның коръән хафиз булуына иптәшләре каршы төшәләр:
— Ул әле иҗек тә танымый,— диләр.
Миңлебайның иҗек танымыйча коръән укый белүе үзе бер шөһрәт таратуга сәбәп була; кайсы берәүләр кечкенә генә могҗиза дип тә карыйлар.

Миңлебай Габдулла булды
Зариф мулланың мәдрәсәсендә Бикбулат, Биктимер, Миңлебай, Тимербай исемнәре күп була.
Муллача, мондый исемнәр «мәҗүсияттән» калган, аларны бетереп, мөселман исемнәре табарга кирәк. Миңлебай хафиз була калса, «Миңлебай хафиз» дип әйтү кытыршы булыр төсле. Шунлыктан Миңлебайның исеме Габдулла дип игълан ителә. Миңлебай дигән кешеләргә җавап бирмәскә кушыла. Шуннан соң халык та Габдулла ди башлый.
Шуның белән Миңлебай Габдулла була да китә.

Габдулла — кымызчы малай
Зариф мулла, солдаттан калу өчен риязәт чигә-чигә, исәнлеген югалткан. Аңарга кымыз эчәргә кушалар. Ул, авылның бер очыннан ике дисәтинә җирне кистереп ала да, кымызханә ясатып җибәрә. Муллага бия саварга, бияләрне йөртергә, тайларны карарга бер малай кирәк була.
Әтисенең фәкыйрьлеге, өендә эшнең юклыгы белән бар малайдан аерым торган Габдулладан да (элекке Миңлебай) мәслихәт кеше юк. Габдулла шулай итеп кымызчы малай булып китә.
Габдулла караңгы төшкәнче бия сава да төне буе сөт атлый. Таң белән торып тагын эшкә тотынырга кирәк була. Бу эшләү Габдулланы ялыктыра, ул кайда туры килсә шунда йөгәннәрен баш астына салып йоклый торган кызганыч ятим бала хәленә төшә. Өйгә кайтса, аталары, мулланың явыз догасыннан куркып, сылап-сыйпап җибәрергә тырышалар.
Габдулланың хезмәте буш ителми. Кымызның сезоны үткәч, бияләр сатылгач, мулланың иске
җиләне, җөббәсе, биш кат баш сапкан итеге Габдулланың җәйлек хезмәт хакы булалар.
Габдулла аларны тегүчедән төзәттереп:
— Ул бит яңа чагында аршыны фәлән тәңкәлек булган,— дип мактый-мактый кия.
Габдулла кыш коръән бикли һәм ысул җәдит яңа тарала башлагандагы бәдәэлмәгариф , тәҗвид кебек әйберләрне укуда да һәммә иптәшләреннән алда бара.
Габдулланың шәриге җәй көнендә дә бөтен эштән азат булганга, коръән бикләп кенә ята.
Нәтиҗәдә Габдулланың иптәше мәчетләрдә коръән хәтем итә, ә Габдулла самигъ (ялгышларны төзәтүче) булып кына йөри. Шуңар күрә төшем Габдуллага әзрәк була.
1899 елларда Зариф мулла Такталы авылына күчә һәм Габдулланы да шул авылдагы мәдрәсәсенә алдыра. Такталыда да Габдулла өчен шәп булмый. Ул күп вакыт чатнама салкын көннәрдә яланаяк йомышка йөреп тамагын туйдыра. Ахырында чыдый алмыйча, 1902 елны мәдрәсәне ташлап, «бәхет эзләргә» китә дә Җаек шәһәренә барып чыга.

Габдулла — Кариев

Җаекта Габдулла берәр мәртәбә хәтем итеп шөһрәт чыгарса да, үзе аңламаган коръәнне укып хафиз булып йөрүгә караганда, үзе өчен дә кызыгы булган җырлар, шигырьләр белән халык алдына чыгып әдәбият кичәләрендә һөнәр күрсәтүне артыграк күрә. Шулай итеп, бара торгач, Габдулла җырчы да, декламатор да, көлкече дә булып китә.
Еллар үтә торгач, «хафиз», «карый» сүзләреннән файдаланып, фамилиясен «Кариев»ка алмаштыра.
1907 елда хезмәт эзләп Мәкәрҗә ярминкәсенә килгән җирендә Ашказарский кул астында яңа оешкан труппага эләгеп китә дә, соңгы көннәренә кадәр татар сәхнәсенең атаклы, талантлы артисты һәм «Сәйяр» труппасының бердәнбер җитәкчесе булып хезмәт итә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International