Г. Камал әсәрләре буенча Г. Кариев тудырган образлар (Х. Гобәйдуллин)

Чыганак: Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

В. Г. Белинский сәхнә, актер сәнгатенә карата: «Ул иҗат итү минутында гына яши һәм ул, шушы мизгелдә рухка гаять көчле тәэсир ясап, сизелмичә дә үткәнгә әйләнгән була», — ди.
Әйе, кызганычка каршы, күп еллар элек уйналган спектакльләрне тулысынча күз алдына китерергә мөмкин түгел. Шулай да истәлекләргә һәм башка материалларга таянып, күренекле татар артисты Г. Кариевның кайбер төп рольләрен өлешчә генә булса да күз алдына китерергә тырышыйк. Безнең театр тарихыбыз өчен аның әһәмияте бик зур.
Г. Кариев үз иҗатының беренче чорында (1907 -1912) Г. Камал әсәрләре буенча чын осталарча эшләнгән тирән реалистик сәхнә образлары иҗат итте. Мәсәлән, Кәрим («Бәхетсез егет»), Хәмзә («Беренче театр»), Әхмәтҗан («Бүләк өчен»), Мөхәммәтҗан Хафиз («Безнең шәһәрнең серләре»), Сираҗи («Банкрот») һәм башка образларны мисалга китерергә булыр иде. Болар һәрберсе үзенчәлекле, тик артист Кариевка гына хас осталык белән эшләнгән монументаль сәхнә образлары булып калалар.
«Беренче театр» комедиясен шатланып каршы алган артистлар беренче мәртәбә аны Нижний Новгородта 1908 елны сәхнәгә куялар.
Бу комедиядә Хәмзә бай гаиләсендә «әхлаклы» итеп тәрбияләнгән балалары Гафифә, Хәбибрахман һәм башкалар күрсәтелә.
Менә сәхнәдә Хәмзә бай - Кариев «кирәкле» эш артыннан — беренче театрны булдырмау өчен йөреп
тәмам арып кайткан. Ләкин көтелмәгән хәл. Улы белән килене, кызы белән кияве, Хәмзә байның рөхсәтеннән башка, җен шаукымы тия торган җиргә - театрга киткәннәр. Кариев-Хәмзә телдән яза, бераз катып торганнан соң гына аңына килеп: «Ә? Театрга? Кемнән сорап киттеләр?» дигән сүзләрне шундый тонда әйтә ки, Хәмзә бай чыннан да көлке хәлдә калган булып күз алдына килеп баса.
Труппаның суфлеры Исмәгыйль Рәмиев: «Хәмзә байның балалары театрга китүләрен белгән күренеш Гогольнең «Ревизор»ындагы мертвая сценаны хәтерләтә иде»,- ди.
Үзен белдекле дип санаган Хәмзә бай Кариев башкаруында шундый «күрә караучы» кеше булып чыга ки, беренче театрны оештыручылар белән көрәйтеп йөреп, үзенең өенә «беренче театр» -яңалык рухы керүен күрми дә кала.
Труппаның бу эшен РСФСРның атказанган артисты 3. Солтанов: «Труппа фанатик татар буржуазиясенә бу чор өчен бик характерлы булган, театр һәм культурага каршы көрәшен җәмәгатьчелек алдында фаш итүне максат итеп куйган иде. Беренче труппа артистлары йөзендә бу комедия оста башкаручыларны тапты, һәм «Беренче театр» комедиясе зур уңышлар белән барды», — дип бәяли.
«Банкрот» комедиясе - шул чор өчен бик характерлы әсәр. Бу елларны татар сәүдәгәрләре арасында ялган банкротлык шулкадәр ешая башлый, бу мәсьәләгә татар халык шагыйре Г. Тукай да игътибар итеп, үзенең «Тотса Мәскәүләр якаң» исемле сатирик шигырен язып чыга.
Менә Сираҗетдинны Мәскәүгә барганда юлда «талыйлар». Артист Кариев-Сираҗетдин кайгыдан
акылын җуйган кеше кыяфәтендә сәхнәгә килеп керә. Ул куркуыннан агарган, акайган күзләре белән як-ягына карана, иреннәре калтырый. Бертуганнары Җамалетдин белән Камалетдин Сираҗины креслога утырталар. Ул бераз тынычланган шикелле була. Кариев кинәт утырган урыныннан сикереп тора да почмакта торган граммофон пластинкасын әйләндерә башлый, аннан соң трубасын алып: «Полиция! Караул! Талыйлар!» - дип кычкыра. Тагын креслога сикереп менә дә полицияне ярдәмгә дәшә. Шул рәвешчә «акылдан шашкан» Кариев өстәл өстенә дә сикереп менә, чыгып качмакчы була, ләкин аны тотып калалар.
Мәскәүдән килгән фирма доверенныйларының берсе Василий Дмитриевич: «Здравствуйте, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович», - дигәч, Кариев-Сираҗетдин урындыкта утырган килеш акылсыз күзләре белән доверенныйга карап тора, иреннәрен тешли, үлек кебек агарына һәм курыккан тавыш белән кинәт: «Караул! Талыйлар! Полицейский!» - дип кычкыра-кычкыра өстәл аша җиңел генә сикереп чыга да ишеккә ташлана.
Приказчиклар кулыннан тотып урындыкка утырткан чакта, артист алҗыган кыяфәт белән аларга буйсына. Сираҗетдинның йөзе шундый ямьсез кыяфәткә керә ки, күп авыруларны күргән доктор-психиатор да куркыбрак бер читкә китеп утыра.
Доверенныйларның доктордан авыруны каравын үтенгәнлекләрен күреп, Сираҗетдин-Кариев бераз тынычлана төшә. Докторга акчаны төрткәннән соң артист, ул нәрсә әйтер икән, дигән сыман итеп көтеп утыра.
Доктор: «Сираҗетдин»,- дип кычкыргач, Кариев сискәнеп китә, сикереп тора, акчага карый, аннан соң, йөзе ачылып, елмая башлый, йөзенә нур кереп, күзендә дә акыллылык билгесе күренә. Бе-
раздан шатлыгыннан көлә-көлә: «Акчаларым, минем акчаларым», - дип, доктор кулыннан акчаларын ала. Ул шатлыгыннан нишләргә белми йөри, туганнарын таный, алар белән күрешә, кыскасы, элеккеге нормаль хәлгә кайта. «Сираҗетдин-Кариев җүләр түгел, янындагы ларны җүләрлеккә калдырдым дигән сыман, көдрәеп йөри иде», - диләр аның уенын күргән артистлар.
Гөлсем Болгарская үзенең истәлегендә Сираҗетдин ролен башкарган ике артист Г. Кариев һәм Ә. Кулалаев турында түбәндәгеләрне сөйли: «Кариев башкаруында, Кулалаевка караганда, ниндидер бер зур җиңеллек һәм күбрәк юмор бар иде. Ә талантлы артист Кулалаев Сираҗетдинны, бөтенләй тиле итүдән бигрәк, хәйләкәр һәм бераз тотнаклырак кеше итеп күрсәтә иде. «Үзгәрерсең, уен түгел ул, кырык тугыз мең тәңкә диләр аны!», «Күрсәтермен әле мин сезгә бичараларыгызны» һәм башка репликаларын үзалдына әйткәндә, ике артист та нормаль кеше кыяфәтендә булып, репликалары беткәч тә, гакылсыз Сираҗетдинга әйләнәләр иде. Ике артист та тышкы кыяфәтләре белән үзләре уйлаган авантюраларының яхшы бетәчәк нәтиҗәсенә нык ышанган сәүдәгәрләр иде», - ди.
«Сәйяр» постановкасында «Банкрот»ның өч пәрдәсе дә Туктагаевның бер бүлмәсендә бара. Ул татар сәүдәгәрләре өе өчен хас булган аркылап эшләнгән зал була. Почмакта граммофон, уң һәм сул якта ишек, урта бер җирдә өстәл, кресло куелган була. Декорацияне беренче татар театр рәссамы Сабит Яхшыбаев эшли.
Менә тагын Г. Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» исемле комедиясе. Автор үзенең бу әсәрендә Казан шәһәрендәге Печән базары мәчете почмагының «көфер почмагы» дип даны таралуга төп сәбәпче булган, барлык яңалыкларга каршы бөтен дошманлыкны гәүдәләндергән мөтәгассыйб шкафчы Мөхәммәтҗан Хафизны күрсәтә. Бу типны сәхнәдә гәүдәләндерү өчен Хафизның табигатен бөтен нечкәлекләре белән өйрәнергә, ә моның өчен артистка Хафизның ышанычына керергә кирәк була. Бу бик читен мәсьәлә. Чөнки Хафиз Г. Кариевның дин дошманы икәнен бик яхшы белә. Ул, Коръән аятьләрен күңелдән укып, Хафизны тәмам үзенә ышандыра. Шулай итеп, ул бөтен көчен һәм сәләтен Мөхәммәтҗан Хафизны иҗат итүгә багышлый. Аның гореф-гадәтен, психологиясен, торыш-килеш-ләрен, йөрешләрен, мимикасын, интонацияләрен җентекләп өйрәнә. «Көфер почмагы» һәм «шкафчы Мөхәммәтҗан Хафиз» - болар үзләре генә дә бер дөнья бәясе бит»,- ди Кариев үзеней иптәшләренә. Бераз вакыттан Хафизны реалистик сәхнә образы итеп гәүдәләндерә.
Бу факт Г. Кариевның, артист буларак, эчке кичерешләрдә һәм тышкы күренешләрдә нинди тирән үзгәрешләргә керә алу осталыгын күрсәтә.
Г. Кариев бер спектакльдән соң «Болгар» номеры янында елап барган бер хатынны күреп, ни өчен елавы турында сораша башлый. Ләкин ул Кариевның соравына ачык бер җавап та бирми. Мәсьәләне ачыклау өчен, Кариев бу хатынны үзенең таныш карчыгына алып бара, һәм ул аңа барысын сөйләп бирә. Бу хатынны Казанның атаклы бае һәм типтерүчесе исерек Әбрар Бәхтиев мәсхәрәләп куып чыгарган була. Вакыйганы Кариев Г. Камалга сөйли. Яхшы сәхнә образы иҗат итү мөмкинлеге турында да әйтә. Бу вакыйгадан файдаланып, Г. Камал «Өч бәдбәхет» драмасын яңадан эшкәртеп, «Уйнаш» исемле драмасын яза.
Яңа образны иҗат итәр өчен, Г. Кариев Әбрар Бәхтиев белән якыннан танышып, аның холкын, гадәтләрен, мимикасын һәм башка бик күп якларын ныклап өйрәнә. Зур тырышлык, туктаусыз иҗади эш нәтиҗәсендә Кариев шундый типик буржуй образын иҗат итә ки, Әнвәр образында тамашачы җанлы Бәхтиевне ачык күрә.
Бер спектакльгә Бәхтиев үзе дә килә.
- Бу мине мәсхәрәләү, миннән көлү, - дип, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, тагын да көлкегә кала.
Г. Кариев Г. Камал әсәрләрендәге типларны тулы канлы, тере, тирән реалистик сәхнә образлары итеп гәүдәләндерә. Артистларның рольләрне башкаруының нигезендә реалистик стиль ята, ул үзенең бөтен табигате белән реалистик пландагы артист. Г. Кариев образларның характерын ачарга ярдәм иткән вак детальләрдән дә оста файдалана, әдәби материал белән генә чикләнеп калмый, образлар прототипларының психологияләрен, гадәт, мимика, интонация һ. б. якларын якыннан торып өйрәнә һәм җыелма синтетик сәхнә образлары иҗат итә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования