Күңел түрендәге абыйлар (Ә. Камал)

Чыганак: Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

Габдулла Кариевның «театр уйнатучы», әтием Галиәсгар Камалның «театр китаплары язучы», Габдулла Тукайның «шигырьләр чыгаручы» икәнен кулыма «әлифба» тотканчы ук белә идем. Абыйларым Габдулла Камал «беренче», Габдрахман Камал «икенче»ләрнең дә «артист - театр уйнаучылар» икәнен укый-яза белгәнче үк ишеткән-аңлаган идем. Чөнки мине җырларга-биергә, Тукай шигырьләрен яттан сөйләргә өйрәтүчеләр шул олы абыйларым булды.
Олы шагыйрь Габдулла Тукайны мин күмү көнендә генә, Юнысовлар мәйданында, агач башына менеп кунаклаган җиремнән генә күреп калдым. Бөтен Казан халкы купкан диярсең, ул чагында Екатеринский , Еванглистовский дип аталган урамнарда халык ерып йөрмәслек иде. Кибетләр сәүдәләрен туктаттылар. Безнең Большая Мещанская урамы буйлап вокзалдан килә торган трамвайлар Печән базарына үтә алмыйча, чат башында туктап торырга мәҗбүр булдылар. Мәрхүмнең җеназасы өстендә бик кызганыч нотыклар сөйләнде, аның шигырьләрен укыдылар. (Әти генә күмәргә бара алмады. Ул бик каты авыру, Шамов больницасында ята иде.) Сөйләүләр беткәч, Тукайның кара ефәк тасмалар белән төрелгән гәүдәсен Пләтән урамы аркылы Яңа бистәгә - зияратка алып киттеләр. Без, малайлар да, агач башларыннан, түбәләрдән төшеп, мәрхүмне озата бармакчы идек, атка атланган полицейскийлар халык артыннан җибәрмичә куып йөрделәр. Шулай да без Тегәрҗеп , Акком-асты урамнарыннан ике бистә арасындагы сазлыклар аша, бата-чума юлны якынайтып, Яңа бистәгә барып керсәк тә зияратның эченә уза алмадык. Кая безгә анда узу! Җеназа тәмам булгачтын да, караңгы төшкәнче зияраттан халык өзелмәде. Көн озын йөреп, арып-талып, нәүмиз булып өйгә кайтып егылдым әле дә хәтердә...
Өстәвенә Габдулла абый Тукайның улүе минем күңелгә шом салды. «Әтием дә күптән больницада ята бит! Ул да шулай үлеп китсә, мин нишләрмен?! »-дип хәвефләнгән идем. Әти больницадан чыккач та бик озак авырды. Шуңа күрә аны солдатка да алмадылар. Ак билет бирделәр.
Әйе, әтием Галиәсгар Камалны җанлы рәвештә ничек күз алдыма китерә алсам, Габдулла абый Кариевны да шулай ук тулы - буе-сыны, бөтен кыяфәте белән хәтерлим. Габдулла абый дигәчтен, Кариев абыйдан тыш, минем яңадан бер Габдулла абыем бар бит әле. Анысы әтинең беренче энесе -Габдулла Камал. Бу абыем, нишләптер, Кариев абыемсыманрак - икесе дә олы гәүдәлеләр һәм горур көр тавышлылар. Аерма тик шунда гына иде бугай, Кариев кара-кучкыл кеше булса, үз абыем -аксыл-сары кеше иде. Өстәвенә, аның маңгае да киңрәк, текәрәк иде. Аларның икесенең дә яңак сөякләре калку, ләкин күзләре кысык түгел, зурлар һәм каралар. Икесенең дә карашлары, нәкъ әтиемнеке сыман — бик тирәннән сирпелеп, ниндидер куәтле нур иңдереп торучаннар иде. Әйе, бик тә, бик тә куәтле иде бу карашлар... Гомереңә, мәңгегә онытылырлык түгел. Күңел көзгесенә җанлы рәсемнәрен бик тирән сеңдереп калдырганнар алар.
Мин алар исән чакта бала гына идем, алар бик иртә дөнья куйдылар. Икесе дә «Сәйяр» труппасы әһелләре булганлыктан, алар гел сәяхәттә булдылар. Кариев абый Казанга кайткан чакларында башлап гел безгә кайтып төшә иде.
Габдулла абый Камал I дә Казанда аз яшәде. Ул күбрәк Төркстан якларында, Оренбургта, Әгерҗедә, Буада, режиссер буларак, театрлар оештырып йөрде. Ул яклардан утызынчы ел башларында гына бик каты авырып кайтты. Татар дәүләт театрында да берничә ел гына эшләп калды. Габдулла абыйның сәхнәдә уйнаган рольләреннән мин бары тик Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ендәге Президентны гына хәтерлим.
Әтинең икенче энесе - Габдрахман Камал II. Ул да артистлык хезмәтен «Сәйяр» труппасында
Г.Кариев җитәкчелегендә башлап җибәрде. Менә бу абыемның бөдрә, җирән чәчләре, хәтта күзләренең төсе дә һаман күз алдында. Гәүдәгә гаять тә елгыр, сәхнәдә дә гадәттән тыш җитез иде. Мәсәлән, Ф.Бур-нашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясендәге гарәп ролен аның кебек оста башкаручыны күрмәдем мин.
Сабый чак — сабый чак инде. Мине ни өчендер, артистларның Габдулла абыйны - Камал «беренче», ә Габдрахман абыйны Камал «икенче» дип йөртүләре гаҗәпләндерә иде. Минемчә, «Камал беренче» дип әтием йөртелергә тиеш кебек иде, чөнки ул Габдулла абыйның, Габдрахман абыйның олы агасы ич.
Бу турыда әтинең үзенә әйтергә кыюлыгым җитмәсә дә, Габдулла абый Кариев белән бәхәсләшкәнемне хәтерлим. Ул мәсьәләне болай төшендерде:
- Әтиең - Галиәсгар абзый, әдип кеше, театр китаплары язучы, драматург. Драматург буларак
ул болай да беренче. Габдулла абыең белән Габдрахман абыеңнар «артистлар», ягъни, «беренче»,
«икенче» артист Камаллар...
- Шулай да... минем әтием аларның абыйлары булгач... Юк, юк, беренче булып, беренче булып...
Аннары, әти дә артист ич?
- Ярар, ярар. Син дигәнчә булыр. Әтиеңне Галиәсгар Камал «беренче» дип йөртербез.
Мин аптырашта калдым. Уйландым: «Ничек инде ул Галиәсгар Камал «беренче»?! Галиәсгар Камалның «икенчесе» дә була микәнни?» Мин мондый шигемне Габдулла абыйга да әйтмичә булдыра алмадым:
- Юк, әтине беренче Галиәсгар Камал дип йөртергә ярамый! Нигә дисәң, Габдулла абый, Галиәсгар Камал дигән икенче язучы бөтенләй юк.
- Әйе, дөрес әйтәсең, диде Габдулла абый, минем сүзне җөпләп.- Дөньяда андый язучы да юк,
җитмәсә, андый икенче әти дә булмый бит әле, Әнәс, табби раббикөм!..
Бу сүзләрне аңламаганга күрә - «табби»ны да, «раббикөм»ны да минем җенем сөйми иде,
Әле дә хәтердә: Кариев абый мине аяк очларына бастырып атындыра, билемнән тотып түшәмгә чөя, мин шарык-шорык көлә идем. Безгә килеп-китеп йөри торган артистларның берсе дә, хәтта әти үзе дә мине болай атындыра-шатландыра алмый торган иде. Бусы бер хәл, сез аның бармаклар уйнатканын күрсәгез иде?! Менә шулай: ул минем алга килеп чүгәли дә, уң кулының баш бармагын бастырып, кул аркасын минем борын төбемә үк китереп куя. Карыйсың: баш бармак өстә, үз урынында тырпаеп тора. Аннары сул кулы белән бу бармакны каптырып-тотып ала, үзе гел минем күзгә карап: «Миңа карама, минем бармакка кара!» - дип кат-кат әйтә. Ул әйткәч, карамыйча нишлисең - карыйм. Мин караган саен, йомарланган сул кулын өскә шудыртып, миннән уч эчендә калган баш бармакның үз урынында бармы-юкмы икәнен сорый. Мин: «Бар! Бар!» - дип шаркылдыйм. Шуннан соң ул учын ачып, бармакның һаман да үз урынында икәнлегенә яңадан бер кат ышандыра. Мин авызымны күтәреп кузнадай бармакка карап тора бирәм. Ул сул кулы белән бармакны учлый да: «Кара, яхшы кара!» - дип кычкыра. Кинәт бармакны йомарлаган кулын югарыга очырта... Ни күзем белән күрим, баш бармак үз урынында юк! Ул, Габдулла абыйның учы эчендә, өзелеп түшәмгә очты! Мин аның әле бу кулына, әле теге түшәмгә күтәрелгән, йомарланган кулына карыйм. Юк, бармак, чыннан да җилгә очкан. Ә теге кулда? Өзелгәч, ул бармак авыртадыр ич! «Бир, бир! Үз урынына утырт бармагыңны!»- дип тыпырчынам. Шуннан ул йомарлаган кулының бармакларын җәеп җибәрә. Бармак юкка чыкты... Бетте! Түбәндәге кулда да бармак урыны шоп-шома. Мин тәмам җыларга җитешәм... Абый мине юатып: «Хафаланма, Әнәс, табби раббикөм, хәзер, хәзер тотабыз аны!»- дип, сул кулын чебен аулагандагыдаи болгап-айкарга тотына, уң кулын һаман шулай бармаксыз хәлендә күз алдымда йөртә. Шуннан, күп тә узмый, ул бармакны тотып алгандай итенеп, учын йомарлый да, йодрыгын уң кулдагы бармаксыз урынга утырта. «Менә кара, эләктердем үзен! Хәзер ялгана...» - ди-ди, бармакны үз урынына ябыштырып маташа. Аннан: «Менә кара, карале, ничек ябыштырдык без аны... Ә синең, Әнәс, табби раббикөм, котың чыккан иде!»—дип, йодрыгын түтәлдән кишер йолкыгандагы шикелле өскә шудырткач, йодрык астыннан әлеге баш бармак тырпаеп калка да чыга. Чурт та булмаган үзенә: сынмаган да, канамаган да... Һай ул Габдулла абыйның бармаклары! Үзләре озын, үзләре шундый хәрәкәтчән... Бер карасаң, ул бармаклар кайчысыман ачылалар да ябылалар. Ул шул бармаклары белән: «Кисәм, кисәм, менә борыныңны, менә колагыңны кисәм!» - дип, мине куган була, я минем «җелекле» борынымны каптырып ала. Ап-ак яулык чыгарып, борын төбемне дә корытып куя... Бармаклар дигәч, Шакир Шамилскийның «Бәхетсез егет»тә Закир ролендә уйнаганы хәтергә килә. Бу драмада шундый бер момент бар, Закир төнлә бай йортына урларга кергәч, эзләнгән чагында шырпы яндыра алмыйча азаплана. Менә шул күренештә Шамилскийның калтыранган бармакларын күрү Габдулла абый бармакларын кылт итеп искә төшерә иде. Кариев Закир ролен уйнагандырмы, уйнаса, ничек башкаргандыр, мин анысын хәтерләмим.
Ә менә «Банкрот»та Сираҗины, «Галиябану»да Бәдрине уйнаганын ачык хәтерлим. Бу рольләрне Хәлил ага Әбҗәлилов башкарганын күргән булсам да, Кариев уены миңа ошыйрак төшә иде. Болай әйтүем, Әбҗәлилов талантын түбәнәйтергә теләүдән түгел. Кариев уенын мин балачакта күңелгә сеңеп калган тәэсирләр нигезендә күз алдыма китерәм ич. Мәсәлән, кайберәүләр: «Галиябану»да Бәдрине Бари Тархановтан да яхшы уйнаган кеше юк», - диләр икән һәм бу фикергә мин дә кушылам икән бу бит минем субъектив фикерем булып кына кала. Монда да сүз Тархановны Габдулла Кариевтан яки Әбҗәлиловтан өстен кую турында түгел, бәлки төрле актерларның теге яки бу образны башкару үзенчәлеге, бу үзенчәлекнең кемгә ничек тәэсир итүе турында бара. Әйтик, Габдрахман Түтүрүш, Мөхәммәт Вәлишин дигән бигүк мәшһүр булмаган артистлар да Бәдри ролен һәркайсы үзләренчә яхшы башкаручылар иде...
Мин үземне бәхетлеләрдән саныйм. Бәхетле шуның өчен: чөнки театрның аталары белән беррәттән балачагымда ук «Шәрекъ» клубы сәхнәсенә мендем. Беренче сәхнәгә чыгуым Габдулла абый Тукайның «Бала белән Күбәләк» шигырен җырлап башкару булды. Күбәләк - татар хатын-кызларыннан беренче җырчы Фатыйма Гомәрова, пианинода аның туганы Һилал Гомәров. Мин Бала идем. Икенче чыгышым Мирхәйдәр Фәйзинең «Чәчәкләр арасында» исемле музыкаль пьесасы белән бәйле. Бакчачы карт ролендә Габдулла абый Кариев үзе булса, бакчачы кыз - Фатыйма Гомәрова, мин Якты карт ролендә идем.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования