Татар театрының атасы (Х. Кумысников)

Чыганак: Казан.- 1996.- № 7-8

СӘНГАТЬ ДӨНЬЯСЫНДА

1996 елда татар театрына 90 ел. Аның формалашуында күренекле артистлар, режиссерлар һәм язучылар катнашты. Аларнын исемнәре милли театр тарихына алтын хәрефләр белән язылган.
Татар театрының атасы Габдулла Кариев, беренче татар хатын-кыз артисты Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемнәрен искә алу гына да җитә. "Театр" дигән шигыре белән сәхнә сәнгатенең, үзенчәлекле манифестын тудыручы Габдулла Тукай театрның дусты була.
Журнал тамашачыларның акылларын һәм йөрәкләрен үзенең сәнгать осталыгы белән яулаган шәхесләр, аларның ничек уйнаулары, сәхнәдә күргәннәре һәм алар турында яхшы рецензияләр язып безгә мирас итеп калдырган кешеләр хакында очерклар баса башлый.
Очерклар авторы — танылган татар театр белгече,Казан дәүләт Мәдәният һәм сәнгать академиясе профессоры Халит Лотфулла улы КУМЫСНИКОВ.

ГАБДУЛЛА КАРИЕВ РОЛЬЛӘРЕ

Татар театрының актерлары һәм режиссерлары биш дистә еллардан артык "Кариев мәктәбе" турында сөйләделәр. "Сәйяр" труппасының күренекле актеры Габдулла Кариев безнең милли театрның төп сәнгати юнәлешен билгеләүче әлеге сәхнә осталыгы мәктәбен тудыручы булуына карамастан, бу турыда хәзер бөтенләй диярлек искә алмыйлар. Нигездә шул мәктәп аркасында безнең театрыбыз профессиональ театр булып китә дә инде.
Кариевның иҗади эзләнүләренең башы Уральск белән бәйләнгән. Ул анда 1904 елда килә, мәдрәсәгә укырга кереп, мәгърифәткә омтылучы шәкертләр тормышына чума. Бу шәһәрдә ул яңа дуслар таба, алар арасында яшь шагыйрь Габдулла Тукай да була. Аларның карашлары, кызыксынулары тәңгәл килә һәм алар дуслашалар. Кариев белән Тукай шәкертләрнең яшерен кичәләренә йөриләр. Шагыйрь үзенең шигырьләрен көйләп укый, ә шәкертләр җыр сузалар. Кариев шулай ук шәкертләрнең "шәкертләр театры" исеме алган театрлаштырылган тамашаларында катнаша. Ул шигырь укый яки нинди дә булса кызыклы хәлләр турында сөйли, тыңлаучыларны укыган пьесаларының Габдулла Кариев Бәдри ролендә. М. Фәйзи, "Галиябану". 1918 ел.

эчтәлеге белән таныштыра. Табигый актерлык сәләте аңа комедия яки драмаларның персонажлары йөргән һәм сөйләшкән кебек итеп сәнгатьчән тасвирларга мөмкинлек бирә. Кариев мәдрәсәдә Гогольнең "Ревизор" комедиясенең татарчага тәрҗемәсен уйнаганда начар булмас иде, дигән фикер әйтә. Әмма моңнан бер эш тә чыкмый, мәдрәсәдә андый ирек бирелми. "Ревизор" соңыннан "Сәйяр" труппасы тарафыннан куелыр, анда Городничий ролен бик яхшы итеп Кариев уйнар. Ләкин аңа кадәр әле шактый вакыт үтәр.
1907 елның җәендә Тукай Казанга китә, Кариев — Түбән Новгородка. Анда Мәкәрҗә ярминкәсендә ул беренче мәртәбә татар артистлары чыгышын күрә.
Аларның спектакльләре Кариевны хәйран калдыралар, һәм ул, күп уйламыйча, труппага керергә карар кыла.
Күчмә труппа белән Ильяс Кудашев-Ащказарский җитәкчелек итә. Ул театрга бирелгән кеше, әмма аның бер дә актерлар белән эшләү тәҗрибәсе булмый. Ул рус сәхнәсенә охшаш һәм аның үрнәгендә татар театры булдырырга бик җитди һәм мөһим омтылыш ясый. Ләкин труппа җитәкчесе татар актерларының рус театры культурасын үзләштерергә әзер түгеллеген һәм, гомумән, механик рәвештә кабатлауның уңышсыз алым булуын исәпкә алмый. Өстәвенә Кудашев-Ашказарский бетеп баручы, иске алымнар белән эшләүче провинциаль рус театры үрнәген ала. Константин Сергеевич Станиславский, бөтенләй яңа реалистик театр нигезләрен салып, шундый театрга каршы чыга да инде.
Кудашев-Ашказарский Островскийның "В чужом пиру похмелье" һәм "Бедность не порок" дигән пьесаларын үзгәртеп эшләүдән башлый. Һәр ике спектакльдә дә катнашучыларга татар киеме кидереп, аларны татар мохитенә кертәләр. Рус характерлы персонажлар чит мохиттә яшәргә мәҗбүр ителәләр. Татар артистлары ярым рус-ярым татар абстрактка нигезләнгән рольләрне уйнап, рус театрлары актерларына охшарга тырышырга тиеш булалар. Артистлардан декламация сөйләгән кебек сөйләү, үз-үзен эффектлы тотыш һәм кул хәрәкәтләре таләп ителә. Спектакль ике-өч репетициядән соң ук куела, шул арада актерларга уйнаячак роленең текстларын ныклап өйрәнергә кирәк була. Режиссер, актерның иҗади инициативасына юл куймыйча, аларны үз кушуы буенча гына эш итәргә мәҗбүр итә.
Тәнкыйть инде шул чакта ук Кудашев-Ашказарский куйган спектакльләргә өстән-өстән генә эшләнгәнлеге өчен зур дәгъвалар белдергән. Ул үзгәртеп эшләгән спектакльләрдә уйнаучы актерлар үз алларына образның мәгънәсенә төшенү бурычын куймыйлар һәм сәхнәдә барган вакыйгаларга ышанмыйлар. "Хуҗа белән приказчик" дигән спектакльдәге бер төп уйнаучы турында "Карт театрчы" дигән псевдоним белән рецензия язучы болай ди: "Галимҗан ролендә Кариев әфәнде җитәрлек яхшы түгел иде. Аның йөрүе, кирәкмәгәнгә көлүе ничектер ясалма иде; хәтта иң драматик мизгелдә дә йөзеннән елмаюны яшерә алмады. Бу сәбәпле уенның мәгънәсе бөтенләй югалды" *. Шул ук автор Чехов буенча эшләнгән "Тәкъдим" спектаклендә Ибраһим карт ролендә Кариев үзен мирза кебек түгел, ә гади маклер кебек тотты, дип яза.

* "Казан мөхбире" газетасы, № 304, 12 ноябрь 1908 ел.

"Карт театрчы" псевдонимы астында беренче татар театр белгече Габдрахман Карам яшеренгән. Ул реализмнан аз гына тайпылышны да сизгер кабул иткән һәм театр эшлеклеләрен сәхнәдә, хәтта вак кына нәрсәләрдә дә, тормыш хаклыгы өчен көрәшергә чакырган.
1907 елга Кудашев-Ашказарскийның спектакльләр өстендә эшләү алымнары труппада инде беркемне дә канәгатьләндерми. Актерлар сукраналар, җитәкчегә үзләренең ризасызлыкларын турыдан-туры әйтәләр. Алар сәхнәдә дөреслеккә ирешү өчен репетицияләрнең характерын үзгәртүне таләп итәләр. Станиславский җитәкләгән Мәскәү Художество театры спектакльләрен караганнан соң, чагыштыру татар труппасы файдасына булмый, эшне үзгәртү зарурлыгы аерата ачыклана. Актерлар белән низагтан соң, Кудашев-Ашказарский труппадан китәргә мәҗбүр була.
Әмма иҗади коллектив таркалмый. Габдулла Кариев "Сәйяр" труппасының рәсми җитәкчесе булып китә. Ул үзенең юлын алга таба аңа актерлык сәнгатен тирәнтен үзләштерергә ярдәм иткән Гусейн Араблинский җитәкчелегендәге Азәрбәйҗан труппасы белән үтә.
Араблинскийның Кариев белән Нариман Нариманов пьесасы буенча куелган "Надир шаһ" спектаклендәге Җәвад карт роле өстендә ничек эшләве турында артист Касыйм Шамилнең хатирәләре сакланган:
"Хәлсезләнгән картка охшарга тырышып, Кариев берничә тапкыр сәхнәгә чыга. Аның кул-аяклары калтырый. Әмма бу Араблинскийга бөтенлай ошамый. Ул актерга кулына таяк алырга куша. Кариев шулай эшли, ләкин бу юлы да режиссер канәгатьләнми.
— Сез артист түгел, ә һәвәскәр! — дип кычкыра ул һәм: "Менә ничек кирәк!" — дип, хәлсез картның ничек чыгарга тиешлеген күрсәтә. Ул таякка ныклап тотына, аңа ятыбрак, әгәр таяк булмаса, хәзер аварга тиешле калтырап торган кешене сурәтли. Бу актерлык осталыгы дәресе татар актерлары хәтерендә мәңге саклана".
Кариев белән Араблинскийның бергә эшләве репертуар формалаштыру һәм бигрәк тә сәхнә сәнгатен камилләштерү өчен зур әһәмияткә ия була. Кариев-актер турында уңай бәяләмәләр күренә башлый. "Хуҗа һәм приказчик" пьесасын икенче мәртәбә куйганда аның ничек уйнавы турында Тукай: "Галимҗан ролендә Кариевның гамәлләре һәм үзен тотышы тормышчанлыгы белән автор тәкъдим иткән шартларда тулаем урынлы булды һәм күптөрле интонацияле сөйләме белән очраклы рәвештә базар урынына сәхнәгә килеп эләккән татар баена бик охшаган иде", — дип яза.
Кариев әле Шәкертләр театрында ук үзен сәхнәдә иркен тотарга омтыла иде. Ул эчке киеренкелекне җиңеп, нәтиҗәдә тагын бер профессиональ сыйфатка — сәхнәдә мускулларының киеренкелеген бетерә алу сәләтенә ия булды.
Габдулла Кариевның Галиәсгар Камал белән дуслыгы легендага охшаш. Ул Г. Камалның барлык пьесаларын куя һәм күбесендә төп рольләрне бик яхшылап үзе уйный. Аларның берсе — "Безнең шәһәрнең серләре" комедиясендә Мөхәммәтҗан Хафиз. Кариев икейөзле һәм карагруһчы образын фаш итте. Актерлык сизгерлеге аңа аз гына да алдау жибәрергә дә ярамаганлыгын, шул очракта гына тамашачының хисләрен биләргә һәм тормышта урын алган күренешләргә, тышкы яктан изге булып йөргән кешеләрнең чынбарлыкта бернигә тормаган начар кешеләр булуына күзләрен ачарга мөмкин икәнлеген күрсәтергә ярдәм итә.
Әмма сәхнәдә Хафиз образын тудыру, актер фикеренчә, аның прототибы белән танышканнан соң гына мөмкин булыр иде.
Аның холкын, кыланышларын, гадәтләрен яхшы өйрәнү таләп ителә, ә артистның моңа мөмкинлеге юк диярлек. Кариев шулчак Хафизның ышанычын казанырга һәм аның "якын дусты" булырга карар кыла. Ул мәдрәсәнең мәңгелек шәкерте кыяфәтен алып, тиешенчә киенеп, Печән базарына Хафизның "оясына" килә.
Ул тудырган образ тамашачыларны үзенең тормышчан булуы белән таңга калдыра, күпләр Мөхәммәтҗан Хафиз сәхнәгә чыгып, үзен үзе уйнады, дип фараз кылалар.
Актерның уңышын, сатучы роле остендә эшләгәндә, Кариевның күз алдында прототип булуы хәл итте. Ул образның кемнән язылганын белә иде. Ләкин актер аны турыдан-туры күчереп алмаган, Хафизның холкына үзенең сиземләвен, күрүен өсти, һәм персонаж спектакльдә чын кеше кебек булып чыга.
Кариев прототипка гади генә охшарга тырышу уңышлы була алмаслыгын аңлый. Аңа өстән-өстән генә булган рольләр белән эшләү бигрәк тә авыр була. Әмма интуициясе һәм тормышны аңлавы аркасында ул авторны тирәнәйтә һәм ышанырлык образлар тудыра ала. Мондый очракларда алар драма-тургик схемаларга караганда күпкә отышлырак булып чыга.
Актерлык профессиясе Кариевка авырлык белән бирелә. Уңыш уңышсызлык белән чиратлаша, һәр яңа рольдә киртәләр туып тора. Шулай, Галиәсгар Камалның "Беренче театр" спектаклендә Кариевка Хәмзә бай ролен уйнарга туры килә. Бу рольне башкару шуның белән катлаулы була: кечкенә генә күренештә актерга байның ачуы бик нык кабарган мизгелен күрсәтергә кирәк. Хәмзә бай, төрле җирләрдә файдасызга татарча уйналучы спектакль күрсәтүне тыярга йөреп, максатына ирешә алмыйча, өенә кайтып керә. Белеме булмаган Кариевка ачуы кабарган кешенең ни эшләргә тиешлеген төгәл генә табу кыен була, ул кешенең халәтен эзли. Ә халәтне кешеләргә гамәлсез күрсәтеп булмый, шуңа күрә уйнау ясалма килеп чыга. Кариев беркатлылык белән, әгәр Хәмзә байга охшаган ачулы кешене тормышта күрсәм, рольне яхшы уйный алыр идем, дип фараз кыла. Ләкин ачулы кешенең тышкы кыяфәтен һәм шулай ук халәтен турыдан-туры үзенә күчерү аны канәгатьләндерми.
Бу мәсьәлә көтмәгәндә хәл ителә. Спектакльнең премьерасы көнендә Кариев, роль турындагы уйларына тулысынча бирелеп, сәхнәгә чыгарга чакырганнарын ишетми һәм икенче тапкыр әйткәннән соң гына сәхнәгә атылып барып керә дә, нәрсәгәдер абынып егыла. Башта югалып кала һәм бер сүз дә әйтә алмый. Тамаша залыннан көлү ишетелә. Шунда гына ул аңына килеп, сәхнәдә икәнен һәм аңа хәрәкәт итәргә кирәклеген исенә төшерә. Егылу ялгыш булмаган шикелле итеп, ухылдап тора: эчендә давыл. Бик нык гарьләнгән хәлдә, Кариев Хәмзә байның беренче фаразларын әйтә, һәм бик табигый килеп чыга. Роль тулысынча дулкынланып һәм илһамланып уйнала. Актер сәхнәдә моңа кадәр булмаган ләззәт ала.
Кариевка кирәкле дулкынлануга һәм үз-үзен дөрес хис итүгә ирешергә нәрсә ярдәм итте соң? Очраклы рәвештә егылу түгелдер бит? Әгәр дә алай килеп чыкмаган булса?
Кариев бу сорауга җавап таба алмый. Җавапны соңрак, актерның сәхнәдә психо-физик эш итү законын ачкач, К.С. Станиславский бирә. Әмма талантлы актер-реалист интуиция белән сәхнәдә холыкны дөрес итеп бирә, гәрчә үзенең ни эшләгәнен теоретик яктан нигезли алмаса да.
Кариевның классик образларыннан берсе — Г. Камалның 1912 елда куелган "Банкрот" сатирик комедиясеннән сәүдәгәр Сираҗетдин Туктагаев. Туктагаев үзенең банкротлыкка төшүе турында белдерү ясарга һәм кредиторларына бурычларын түләмәскә карар кыла. Ул үзен талаучылар корбаны итеп күрсәтә. Акылдан язган кеше булып кыланып, Сираҗетдин бурыч төрмәсеннән котыла һәм зур байлык туплый.
Бу катлаулы роль яхшы актерлык техникасын таләп итә. Кариев хәйләкәрне шундый оста, үзенчәлекле итеп уйный ки, тамашачылар үз алларында тулаем тормышчан һәм шуңа күрә куркыныч образ күрәләр. Кешеләр алдында Сираҗетдин—Кариев чынлыкта шәригать кануннарын, алар баерга комачаулый икән, бар дип тә белми. Ул бер үк вакытта ялагай һәм мәрхәмәтсез, әдәпле һәм залим. Мутлык, яшерен комсызлык аның уйнап торучы тынгысыз күзләрендә чагыла. Кәкерәйгән куллары, юмакайлап йөреше — образның тышкы күренешенә өстәмә. Кариев Сираҗетдинның акылдан язганлыгын бик дөрес итеп охшата. Ышанычлы вәкилләрнең икеләнүләрен бетерү өчен хәйләкәр симулянт ниндидер табигый булмаган гамәлләр кыла, бүлмә буенча йөгереп йөри, көтмәгәндә әтәч булып кычкыра. Актерның бу кыланышлары шул вакытта бик җиңел, интекмичә генә барып чыга. Кариев тулысынча хискә бирелеп, илһам белән уйный.
Габдулла Кариевның иң мөһим рольләреннән Гогольнең "Ревизор" комедиясеннән Городничий роле була. Спектакльдә уйнаган Зәйни Солтанов "Сәйяр" труппасында "Ревизор"ны кую турында миңа: "Кариевның Городничие шаккатырырлык булды! Сәхнә буенча кемгә дә булса явызлык эшләү нияте белән тулы, мәгънәсез һәм җимерек чырайлы зур гәүдәле ерткыч хәрәкәтләнә. Ул тупас, рәхимсез, карлыккан тавышлы, һич көтмәгәндә дә думаллык кылырга булдыра. Андый чакта Городничий янаулы кыяфәткә керә, борын тишекләре киңәя, күзләре бер ноктага текәлә..."
Кариев аңлый, бер үк артист уйнаган һәр яңа образ тышкы кыяфәте һәм эчке эчтәлеге белән аның алдагы эшләреннән аерылырга тиеш. Ә моның өчен тормышны өйрәнергә кирәк. Ул образга шул кадәр ышанычлы итеп керә белә, хәтта башка артистлар вакыты белән кайда актер, ә кайда персонаж икәнен аера алмыйлар.
Мәскәү Художество театры сәнгатен өйрәнеп, Кариев шундый фикергә килә: тормышны тирәнтен өйрәнү генә актер өчен сәхнә дөреслегенең, психологик яктан төгәл образ тудыруның нигезе була ала. Шул чакта гына сәхнәдә табигыйлекне юкка чыгаручы театр штампларыннан котылырга мөмкин. Кариев, шулай, асылда актерлык кичерешләре мәктәбе булып киткән үз мәктәбен тудыра. Бу мәктәпне Касыйм Шамил, Гөлсем Болгарская, Зәйни Солтанов, Фатыйма Ильская, Шакир Шамильский, Хәлил Әбҗәлилов һәм башка күренекле татар актерлары үтте. Кариев мәктәбе хәзерге чорда иҗат итүче талантлы яшьләребезнең сәнгатендә дә яши.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International