Бөек артист (З. Солтанов)

Чыганак: Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

Кавказда «Сәйяр» труппасы бер төркем Азербайҗан артистлары белән очрашалар. Бу төркем эчендә Азәрбайҗанның мәшһүр трагик артисты мәрхүм Хөсәен Гараблинский, Вәли Садиков һәм тагы берничә артист була. Артистлар арасында тел ягыннан аерма шактый зур булса да, алардагы теләк бердәмлеге татар артистлары белән Азербайҗан артистларын бик тиз берләштерә. Шуны да әйтергә кирәк, Азербайҗан артистлары, бигрәк тә Гараблинский, сәхнә мастерлыгы ягыннан татар артистларыннан күп өстен торсалар да, ул вакытта Азербайҗан труппасында хатын-кызлардан беркем дә булмый. Шуңа күрә аларның хәлләре татар артистларыныкыннан да начаррак була. Ә татар труппасында ике артистка була. Шуның өстенә, урта яшьтәге хатыннарны һәм карчыкларны уйнауда артисткалардан бер дә калышмый торган Бари Болгарский да була. Шунлыктан татар труппасы репертуарында «Оят яки күз яше», хатын-кыз артистларсыз уйнавы бик читен «Бәхетсез егет» кебек пьесалар да була. Бу ике труппа берләшәләр һәм 1908 елның Җәендә Әстерханга баралар.
Бу берләшү труппаның репертуарына зур үзгәреш кертә. Труппа бердәм көч белән Азербайҗан телендә Нариман Наримановның «Надиршаһ» трагедиясен хәзерли. Бу труппаның Әстерханда уйнаган спектакльләре миңа бик якыннан билгеле, чөнки ул спектакльләрдә үзем катнаштым. Шуңа күрә аларга беркадәр тәфсиллерәк тукталмакчы булам.
Труппа Әстерханга 1908 елның җәендә килде дидек инде. Аңа кадәр Әстерханда татар телендә һәвәскәрләр тарафыннан берничә спектакль үткәрелгәнгә, без, театр тирәсендә мавыгып йөрүче яшьләр, беркадәр оешкан идек инде. Труппаны бик хөрмәтләп каршы алдык һәм аларның куелачак спектакльләренә кулдан килгән бөтен ярдәмне күрсәтәчәгебезне белдердек. Беренче танышудан ук минем иң хәтердә калган кешеләр - X. Гараблинский, Г. Кариев һәм С. Гыйззәтуллина булды. Әстерханда труппа ике спектакль куйды: берсе -Азербайҗан телендә «Аркадия» бакчасы театрында «Надиршаһ» трагедиясе, икенчесе - общественный клубта татар телендә «Оят яки күз яше». Бу спектакльләрдә, бигрәк тә «Надиршаһ» спектаклендә, рольләр күп булганлыктан, безгә, һәвәскәрләргә дә, эш җитәрлек булды. «Надиршаһ» спектаклендә миңа шаһның вәзирләреннән Ризахан дигән кечкенә генә бер роль бирделәр. Репетицияләрдә һәм спектакльдә мине хәйран калдырган нәрсә Гараблинский булды: аның үз-үзен тотуы, мастерлыгы, темпераменты чыннан да искитәрлек иде. Гыйззәтуллина бу спектакльдә Надирның хатыны Гөлҗиһан ролен уйнады, ә Кариев өлешенә, әсәрдә катнашучылар бик күп булганлыктан һәм труппаның составы җитәрлек булмаганлыктан, берничә роль төшкән иде. Ул Надирның карт агасы Гөҗебәк ролен башкару өстенә, тагын берничә эпизодик рольләр уйнап чыкты. Гараблинский уенында мине образның бөтен детальләре белән эшләнгән тулылыгы, эчке кичерешләрнең тамашачыларны тәннәре чымырдарлык итеп зур дәрт һәм темперамент белән бирелүе хәйран калдырса, Кариев сәнгатендәге төрлелек мине тагын да артыграк сихерләде. Чыннан да, бер-берсенә капма-каршы булган образларның тышкы күренешен генә түгел, аларның эчке кичерешләре һәм характерлы үзенчәлекләрен ышандырырлык итеп реаль рәвештә бирә белү гади артист кулыннан гына килә торган эш түгел. Моның өчен бик зур мастерлык, бик зур диапазон кирәк. Бу елларда әле Кариевның табигый таланты ачылып җитмәгән булса да, ул мастерлык ягыннан башкалардан үзенең өстенлеге белән аерылып тора иде. Үзенә яхшы таныш булмаган чит телдә уйнавына карамастан, сәхнәдә үзен иркен тотуы, үзенә һәм үзе гәүдәләндергән образга тирәнтен ышануы, һичбер артык хәрәкәтләр ясамыйча һәм саран жестлар белән образның характерын бирә белү - бу үз эшенә җитди карый торган артистның сыйфатлары. Боларга ирешү өчен артистның үз өстендә туктаусыз җитди эш алып баруы таләп ителә. Театр сәнгатенә җитди карау Г. Кариевта ул елларда ук бар иде. Мин моны бигрәк тә «Оят яки күз яше» спектакле куелган вакытта сиздем. Башта әйткәнемчә, Әстерханда труппа тарафыннан икенче спектакль булып татар телендә «Оят яки күз яше» куелды. Бу спектакльдә миңа Ихсан бай дигән эпизодик бер роль биргәннәр иде. Рольне миңа Кариев белән репетировать итәргә булганлыктан, шактый тирләргә туры килде. Кариев үзе шул пьесадагы байны (ялгышмасам, Садыйк бай бугай) репетицияләрдә гаҗәп нечкәлек белән, көчәнмичә, гади генә итеп бик табигый рәвештә уйнап барды. Аның хәрәкәтләре дә бик ятышып тора. Бер дә кычкырмый, ашыкмый да төсле. Ләкин аның һәрбер сүзенең урыны-урыны белән бирелгән вак штрихларыннан күз алдына шул бай килеп баса. Мин үземә бирелгән икенче байны - Ихсанны төрлечә маташтырып карыйм да, ләкин миндә бер дә алай шома гына булып чыкмый. Рольнең сүзләрен яттан бик нык белгәнгә күрә, мин я гайре табигый рәвештә кычкыра башлыйм, я каушап калам, я бөтенләй буталып, кирәксез хәрәкәтләр ясый башлыйм. Бу хәл үземне дә, Кариевны да канәгатьләндерми, әлбәттә. Мин Кариев уенына кызыгып карап торам. Әгәр ул рольне мин уйнасам, Кариев төсле уйный алырмын төсле сизә башлыйм. Шуннан соң Кариевның хәрәкәтләрен, интонацияләрен отарга тырышам һәм аларны үзләштерә башлыйм. Ләкин икенче репетициядә Кариев моны сизеп ала да: «Син минем баемны түгел, үзеңнең баеңны күрсәт»,—ди. Спектакльдә мин үз баемны ничек күрсәтә алганмындыр, анысын әйтә алмыйм, ләкин бу спектакльдә мине сокландырган бай ролендәге Кариев белән асрау ролендәге Гыйззәтуллина-Волжская булдылар. «Оят яки күз яше» пьесасы үзенең художество сыйфатлары белән бик примитив әсәр. Анда бирелгән образларда артистка җәелеп уйнарлык материал юк. Ләкин, шуңа карамастан, Кариев үз ролен зур дәрт, зур ышану белән рәхәтләнеп, җәелеп уйный. Уйный гына түгел, ул сәхнәдә яши белә иде. Моңа ирешү өчен, табигый, артистның көче яисә илһамы гына җитми, талантлы булу өстенә, артистның үз өстендә туктаусыз эшли белүе дә кирәк. Кирәк кенә түгел, ул чын артист өчен беренче шарт булып тора. Кариевта, бәхеткә каршы, бу ике сыйфат бергә җыелган, ул үзенең талантына гына таянмый. Үзе уйный торган образлар өстендә һәрвакыт җентекләп эшли, үзенә зур таләпләр куя һәм бервакытта да үзенең эшеннән тәмам канәгатьләнеп, тынычлап калмый иде. Бу чын художникларга хас сыйфат. Еллар узып, Кариев белән якынрак танышкач һәм аның белән бергә «Сәйяр»да эшли башлагач, Кариевтагы бу сыйфатларны тагын да ачыграк күрдем. 1908 елны Әстерханда үткәрелгән гастрольләр вакытында Кариев артистлык эше белән беррәттән административ эшләрдә дә эшли иде. Аның афишалар, билетлар күтәреп, спектакль өчен кирәк-яраклар җыеп йөргәнен хәзер дә хәтерлим. Әстерханда уйналган бу ике спектакль — «Надиршаһ» һәм «Оят яки күз яше» спектакльләре зур уңыш белән үттеләр. Сборлар да яхшы булды. Ләкин, шуңа карамастан, труппа үзенең материаль хәлен бик артык яхшырта алмады. Чөнки спектакльләргә рөхсәт алу мәсьәләсендә зур тоткарлыклар чыгып, артистларга озак вакыт көтеп утырырга туры килде. Шуның өстенә тагын труппа Әстерханга килеп төшкәч тә, спектакльләрдән киләчәк зур сборлар хисабына булса кирәк, артистларга гына хас булган ваемсызлык белән шәһәрдәге иң яхшы «Европейские номера» дигән номерларга урнашкан иде. Спектакльләрдән килгән файданың зур өлеше шунда китте шикелле. Әстерханнан киткән чагында труппаның материаль хәле электәгечә үк авыр иде. Әстерханнан соң алар Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм Казанга барып берничә спектакльләр куялар һәм шуннан озак үтмәстән, Азәрбайҗан артистлары бу труппадан аерылалар. Азербайҗан артистларының, бигрәк тә Гараблинскийның, бу труппада эшләве, вакытның кыска булуына карамастан, татар артистларына мәгънәви зур файда китерә. Зур культуралы, талантлы артист Гараблинский театр сәнгатенә фанатикларча бирелеп эш ләүчән кеше иде. Аның үз сәнгатенә һәм артистларга, драматургларга таләпләре чиктән тыш зур иде. Ул татар артистлары белән театр турында иптәшләрчә беседалар алып бара, аларның җитешсезлекләрен күрсәтә, файдалы киңәшләр бирә. Шуны да әйтеп узарга кирәк, Гараблинский рус классикасы һәм Көнбатыш Европаның классик әсәрләре белән тәрбияләнгән, һәм шул өлкәдә җитди рәвештә эшләүче сирәк очрый торган артистларның берсе иде. Ул татар театрының репертуарын моңа кадәр куелып килгән бытовой оригинал әсәрләр белән генә чикләмәскә, җитди классик әсәрләрне, бигрәк тә героик репертуарны чит телләрдән тәрҗемә итеп баетырга киңәш бирә. Гараблинскийның труппада эшләве һәм биргән киңәшләре татар театрының киләчәге өчен эзсез калмый. Ул елларда әле труппа чит телләрдән тәрҗемә ителгән зур классик әсәрләр уйнарлык хәлдә булмаса да, еллар үтү белән, аның репертуарында Г.Камал тарафыннан Островскийдан тәрҗемә ителгән «Гроза» кебек җитди классик әсәрләр дә урын ала башлый.
1907-1908 елларда Г. Кариев труппаның репертуарында булган пьесаларның һәммәсендә уйный. Труппаның составы кечкенә булганлыктан, кайбер спектакльләрдә аңа әллә ничәшәр роль уйнарга туры килә. Бу чорда Кариев тарафыннан башкарылган рольләрнең иң әһәмиятлесе итеп Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасындагы Кәрим байны алырга кирәк. Г. Камалның Кәрим баен сәхнәдә беренче тапкыр иҗат иткән кеше, һичшиксез, Кариев була. Бу образ Кариев тарафыннан иҗат ителгән типлар галереясында зур урын тотканлыктан, аңа беркадәр тукталу кирәк булачак.
Артист үзенең иҗат эшендә башта ук драматурглар тарафыннан бирелә торган материалга - сәхнә кагыйдәләре буенча язылган эчтәлекле художестволы әсәрләргә мохтаҗ. Андый әсәрләрдән башка артистның иҗади үсүе мөмкин түгел. Ул чорда татар телендә уйналган әсәрләрнең күпчелеге кечкенә һәм
примитив әсәрләр булганлыктан, Кариев башта үзенең талантына тиешенчә җәелергә мөмкинлек таба алмый. Андый мөмкинлекне ул беренче тапкыр «Бәхетсез егет» пьесасында таба. «Бәхетсез егет» үзенең язылу ысулы, художество сыйфатлары һәм күләме белән аңар кадәр уйналган әсәрләрдән аерылган кебек, типларының реальлеге, тулылыгы белән дә башкалардан аерылып тора. Анда кайсы гына рольне алсаң да, артист-артисткалар рәхәтләнеп эшләрлек иҗат эше бар. Кариев Кәрим бай ролен зур дәрт, зур ихлас белән эшли һәм бала тәрбиясеннән бигрәк үзенең сәүдә эшләре белән мавыгып йөрүче комсыз татар баен тулы һәм җанлы итеп башкаруга ирешә. Бу спектакль төрле шәһәрләрдә кат-кат уйналып килгәнгә, Кариев һәр уйнауда үзенең ролен төрле детальләр белән үстерә, баета бара һәм чын мәгънәсе белән тирәнтен эшләнгән художестволы, тулы канлы реаль образ хәленә җиткерә. Монда шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Кариев тормышта чиктән тыш күзәтүчән кеше иде. Тормышта булган вакыйгаларны, кешеләрне һәрвакыт күзәтеп йөри, кешеләрдә очрый торган үзенчәлекләрне өйрәнә һәм, кирәк булганда, үзенең сәхнә иҗатында шул материаллардан файдалана белә иде. Бу вакытларда инде Кариев, үзенең яшь булуына карамастан, тормышта байтак хәлләрне күргән һәм күзәткән була. Кәрим бай тибындагы кешеләр ул вакыттагы тормышта күп булганлыктан, Г. Кариев аларны үзенең шәкерт чагында да, артистлык тормышында да бик еш очрата һәм өйрәнә. Ләкин Кариев аны турыдан туры копировать итү юлы белән эшләми, бәлки, аларның һәрберсендә булган типик үзенчәлекләрне отып, шулар белән файдалану рәвешендә эшли. Шуңа күрә Кариев тарафыннан иҗат ителгән Кәрим бай ул типтагы әллә ничә байның иң характерлы сыйфатларыннан җыелган синтетик катлаулы реаль образ булып гәүдәләнә.
Г. Кариевның татар театрын оештыру, үстерү юлында иң актив эшләве 1908 елда башлана. И. Ку-дашевтан соң труппа төрле шәһәрләрдә гастрольдә йөреп, 1908 елның көзендә Казанга кайта. Бу вакытта труппада яңа көчләрдән атаклы артист Нури Сакаев та була. «Мосафир артистлар» исеме белән йөргән бу труппа, Казанга кайткач, тулысынча Г. Кариев җитәкчелегендә эшли башлый һәм аңа «Сәйяр» дигән исем бирелә. Шулай итеп татар театры тарихында зур урын тоткан «Сәйяр» труппасы башта И. Кудашев-Ашказарский тарафыннан төзелгән труппа нигезендә оеша. Үзенең данлы эшен царизмның кара реакциясе елларында алып барган бу труппага чиктән тыш авырлыклар кичерергә туры килә. Бер яктан, цензура кыенлыклары, икенчедән, карагруһ байлар, мулла-мунтагайларның театрга һөҗүмнәре труппа эше өчен чиктән тыш авырлыклар тудыра. Артистларның ач торган көннәре, кышкы салкыннарда бер пальтоны берничә кеше чиратлашып киеп йөргән вакытлары да була. Ул елларда татар театрында эшләүнең кыенлыгы турында Г. Тукай һәм Г. Камал тарафыннан чыгарыла торган «Яшен» журналында басылган «Профессиональ татар артисты булырга шартлар» дигән мәкалә болай дип бетә:
«Кыскасы, артист булмак өчен хикәяләрдәге Сәйфелмөлек күргәннәрнең һәммәсен күрергә, ут диңгезен, су диңгезен, ком диңгезен, буран диңгезен, төтен диңгезен дә... һәммәсен үтәргә кирәк».
Артистларны якын дус күреп, аларның мондый хәлләренә чын күңелдән әрнеп язылган бу иптәшләрчә шаяруда татар театрының һәм артистларының ул вакыттагы хәле турында шактый үткен һәм ачык сурәтләнгән. Шушындый авырлыкларга карамастан, Г. Кариев «Сәйяр»ны үстерү, ныгыту өчен бөтен көчен куя, труппада төп авырлыкларны үз өстенә алып, җигелеп эшли, режиссерлык эшен алып бара, җитәкчелек итә, рольләрдә уйный, административ эшләр артынан чаба һәм, шуның белән бергә, труппаның эш алып барырлык акчасы булмаганлыктан, шул ук Кариевка әледән-әле бурычка акча эзләп йөрергә дә туры килә. Труппа шундый авыр шартларда беренче адымнарын атлаган чакта Г. Тукай һәм Г.Камал тирәсендәге Казанның демократик аңлы яшьләре театрга якыннан торып ярдәмләшеп киләләр. 1907 елда ук үзенең «Театр» дигән шигырендә:
«Мөкатдәс ул, бөек ул, гали зат ул;
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул;
Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер.
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер.
Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә,
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә,
Ул алма мөтдәте тулганда пешкәч,
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч»,—дип, театрга зур бәя биргән Г. Тукай «Сәйяр» труппасын бик якын күрә һәм артистлар арасында һәрвакыт үз кеше булып санала. Театрның яхшы төзелүе, кызарып пешкән алма кебек матур булып җитешүе өчен Тукай үзенең каләме һәм дусларча киңәшләре белән труппага зур ярдәмнәр күрсәтә. Кариев сәхнәдә эшли башлагач, Тукайның Кариевка дуслыгы тагын да арта. Шагыйрь аңа бик күп файдалы киңәшләр бирә, җитешсезлекләрен күрсәтә. Ул киңәшләр нәтиҗәсендә Кариев елдан-ел үзенең сәнгатен, сәхнә мастерлыгын үстерә бара.
Татар драматургиясенең атасы Галиәсгар абзый Камал «Сәйяр» труппасында бөтенләй үз кеше булып санала. Үз гомерендә татар сәхнәсе өчен дистәләрчә кыйммәтле пьесалар язган, әллә никадәр
тәрҗемә әсәрләр биргән бөек драматург үзенең каләме белән генә түгел, авыр минутларда артистларга кулдан килгән материаль ярдәмне дә күрсәтеп килә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International