Сөекле укытучыбыз (З. Тинчурина)

Чыганак:  Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык / төз.-авт. М.Г. Арсланов.- Казан: Җыен, 2011.- 608 б. – (“Шәхесләребез” сериясе).

Бөек артист, татар театрының атасы Габдулла Кариевның үлүенә инде менә кырык биш ел тулып узды. Халык мәгърифәте өчен, ул вакытларда әле яңа туып килгән татар профессиональ театрының үсүе өчен җаны-тәне белән тырышкан бу талантлы артист үз иҗат эшчәнлегенең шаулап чәчәк аткан бер чорында дөньядан китте.
Патша хөкүмәтенең урындагы властьлары корган төрле киртә-каршылыклар, теге яки бу пьесаны сәхнәгә кую өчен рөхсәт артыннан чабулар, акчасызлык һәм еш кына ярым ач яшәү - ниләр генә татырга туры килмәде татар театрына! Ләкин Габдулла Кариевның көчле ихтыяры, театр сәнгатенә
булган чиксез тирән мәхәббәте труппа артистларын эшкә рухландырды, кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәтте.
Г. Кариев гомере буе яхшы җиһазландырылган театрда - теләсә нинди катлаулы пьесаларны да куярлык техник мөмкинлекләре булган профессиональ театрда уйнарга хыялланды.
«Сәйяр» труппасына исә бик кыен шартларда эшләргә туры килде. Ул үзенең спектакльләрен «Шәрекъ» клубы, ара-тирә «Яңа клуб» биналарында, ә самодержавие бәреп төшерелгәннән соң, Зур театр (хәзерге Качалов исемендәге театр) бинасында җомга көннәрне көндезге сәгать өчтә күрсәтә башлый торган иде.
Г. Кариев җитәкчелек иткән «Сәйяр» труппасында берникадәр вакыт миңа да эшләргә туры килде.
1915 елда гимназияне тәмамлаганнан соң, бераз вакыт башлангыч мәктәпләрдә балалар укыттым, аннары, ир балалар гимназиясе буенча өлгергәнлек аттестатына имтихан биреп, Казан университетының медицина факультетына укырга кердем.
Ул вакытлар өчен типик интеллигент семьясында тәрбияләнеп, рус һәм Көнбатыш классик әдәбиятын яшьтән үк укып үскән һәм Тургеневның «Накануне» романындагы Елена кебек героиняларын идеаллаштырган бер кыз буларак, мин, яшьтәшләрем кебек үк, прогрессив идеяләр белән сугарылган идем. Ләкин без политикадан ерак тора идек. Шуңа күрә Февраль революциясе минем өчен көтелмәгән бернәрсә булды. Мин митингларга йөрдем, анда ялкынлы речьләр тыңладым, ләкин якынлашып килгән зур вакыйгаларның асылын ул вакытта әле аңлый алмый идем. Шуның белән бергә, яшьли үз хезмәт көчем белән көн күрә башлаган кеше булганга, тормышның асылы хезмәттә икәнлеген, намуслы кешенең бурычы гаделлек өчен көрәш булырга тиеш икәнлеген дә яхшы аңладым. Аннары, гомумән, яшьлеккә яңаны эзләү, энтузиазм хас бит. Һәрхәлдә, тирә-ягымда барган бәхәсләрдән-сөйләшүләрдән шуны ачыкладым: дөреслекне паникага бирелеп, мыгырданып йөрүчеләр арасыннан түгел, ә халык белән бергә баручылар, алар турында кайгыртучылар арасыннан эзләргә кирәк.
Менә шул вакытларда минем тормышымда көтелмәгән бер вакыйга булды.
1917 елның октябрь ахырларымы, ноябрь башларымы иде, төгәл хәтерләмим. Безнең семьяда тормыш үз агымы белән бара. Мин лекцияләр тыңларга йөрим. Зур гаиләләрдә була торган гадәти хәл: бервакыт ишектә звонок тавышы. Әни чыгып ишекне ача һәм кем беләндер ихтирамлы гына сөйләшә-сөйләшә кунак бүлмәсенә керә. Аннары мине чакырып ала. Кунак бүлмәсенә чыксам, телсез-акылсыз калам: каршымда Кариев басып тора. Уртачадан калкурак буйлы чибәр бу кешенең бөтен төс-кыяфәтендә ниндидер гайрәт һәм бер үк вакытта җиңеллек, элегантлык сизелеп тора. Иреннәре сизелер-сизелмәс кенә елмаялар, зәңгәр күзләре сөзеп һәм беркадәр көлемсерәп карыйлар. Сәхнәдә дистәләрчә төрле образлар тудырган күренекле артист белән менә шул рәвештә таныштым!
Дөрес, гимназиянең югары классларында укыганда ук әле, без, качып-посып кына булса да, «Шәрекъ» клубына йөргәли идек. Соңыннан безгә анда ачыктан-ачык, гимназисткалар формасын кигән килеш тә, йөрергә рөхсәт итә башладылар. Шунысын да әйтергә кирәк, ул вакытларда безнең яратып йөри торган урыннарыбызның берсе Шәһәр театры иде (аның бинасы 1919 елда янды). Анда без Максаков, Секар-Рожанский, Борисенко, Хохлов, Петрова-Званцева кебек күренекле җырчылар
башкаруында классик опера әсәрләрен тыңладык, Колобов, Тинский, Двинский, Слонов, Саблина-Доль-ская кебек драматик актерлар катнашкан спектакльләрне карадык. Ниһаять, Казанга гастрольгә килгән Давыдов һәм Варламов кебек актерларның талантлы уеннарын күреп һәм Игумнов, Гольденвейзер, Собинов, Нежданова, Скрябин, Рахманинов кебек рус сәнгате даһиларының концертларын тыңлап сокландык.
Шулай булса да, «Шәрекъ» клубының үзенә бертөрле тынычлыгы, җайлылыгы, уч төбедәй кечкенә сәхнәсе һәм шундый ук кечкенә тамашачылар залы безне аеруча үзенә тарта иде. Спектакльләр тәмамлангач, эскәмияләрне стена буйларына тезеп куялар да, залда танцылар яки күмәк уеннар башланып китә. Клубка йөрүчеләрнең күбесе студентлар һәм курсисткалар - татарлар, казахлар, кыргызлар, әзербайҗаннар; гимназист һәм гимназисткалар, реальный һәм коммерческий училищелары укучылары. Алар арасында: Әминә Мөхетдинова (революциядән соң ул күренекле җәмәгать һәм партия эшлек лесе булып китте), журналист һәм әдәбиятчы Г. Рәхим, тарихчы Г. Гобәйдуллин, тәнкыйтьче Г. Кәрам һ. б.
Һәрбер спектакльдә, һәрбер кичәдә шат күңелле Фатих Әмирханны күрергә була иде. Ул, җай туры китереп, үзенең коляскасында безнең янга килә, килә дә безгә комплиментлар яудыра, теге яки бу нәрсә турында сүз кузгатып, фикерләрен әйтә, шаярта, көлдерә. Кыскасы, 1914—1916 еллардагы татар яшьләре аңа үзләренең остазы итеп карыйлар иде.
Ә «Шәрекъ» клубының кечкенә сәхнәсендә куелган спектакльләр! Аларның шулкадәр оста эшләнүләренә әле хәзер дә таң каласың! Әйтерсең, аларны сәхнәгә куючы тылсым көченә ия иде. Хәер, бу
мәсьәләдә Г. Кариев чыннан да тылсымчы булды. Г. Камал, Ф.Әмирхан, К. Тинчурин язган әсәрләр буламы яки Островский, Гоголь, Шиллер пьесалары буламы - Г. Кариев аларның барысын да сәхнәгә җиренә җиткереп куйды. Тәрҗемә әсәрләрне сәхнәгә кую өчен, ул кайчакта рус режиссерларын да эшкә чакыргалый иде. Мәсәлән, 1914-1915 елгы сезонда «Сәйяр»да даими режиссер булып талантлы рус актеры Громов эшләгәнлеге исемдә. Декорацияләрнең һәм башка техник шартларның шактый ярлы булуына карамастан, Г. Кариев үзенең спектакльләрендә тормыш дөреслегенә, пьесада күрсәтелгән дәвернең тарихилыгына хилафлык итмәде. Артистлар аның спектакльләрендә һәрвакыт зур дәрт, омтылыш белән уйный торганнар иде. Моны мин «Сәйяр» труппасында эшләгән чорымда үзем дә ачык күрдем.
Табигый инде, Кариевның безгә килүе мине аптырашта калдырды. Шунда ук минем күз алдыма аның тарафыннан сәхнәдә тудырылган образлар дөньясы килеп басты. Хәзер, ярты гасыр вакыт үткәннән соң, ул уйнаган бөтен рольләрне искә төшерү һәм сөйләп китү мөмкин дә түгел: алар бик күп. Монда мин аларның берничәсенә генә тукталып үтәргә телим. Мисал өчен Г. Кариев уйнаган Сираҗи бай (Г. Камал, «Банкрот»), Свенгали (Ге, «Трильби»), чуваш карты (Ф. Бурнаш, «Яшь йөрәкләр»), Лопахин (Чехов, «Чия бакчасы») рольләрен генә алып карыйк. Бу образлар, характерлар буларак, төрлесе-төрле пландагы кешеләр, ләкин Кариев аларньң һәрберсен үз үзенчәлекләре белән, ышандыргыч итеп, тормышчан итеп күрсәтә алды.
Менә Кариев - Сираҗи бай. Иске гореф-гадәтләргә табынучы танылган бу сәүдәгәр үзенең тормыш-көнкүрешен патриархаль тәртипләр нигезендә алып бара. Ул кабаланмый-ашыкмый, күзләрендә дә сәүдәгәрләргә хас хәйләкәрлек, мәкерлек уты ялтырамый. Кариев-Сираҗи әлегә бик диндар, тәкъва кеше. Актер образның җирәнгеч характерын башта ук ачып салырга ашыкмый: тамашачы күз алдында ул әлегә зыянсыз бер бәндә рәвешендә тасвирлана. Менә спектакльнең Сираҗиның банкротлыкка калуын күрсәткән өлеше. Монда инде Кариев-Сираҗи ялган битлекне алып ташлый. Безнең алда теләсә нинди әшәкелеккә-кабахәтлеккә әзер торган комсыз, җирәнгеч сәүдәгәр образы калкып чыга. Әле күптән түгел генә авыр керфекләр астыннан карап торган зур кырыс күзләр хәзер кечерәеп калганнар, аларның йөгерек карашы ничектер чәнчеп алган кебек. Акылдан шашкан кеше булып кылану эпизодын актер шулай ук тамашачыны көлдерү өчен дә оста файдалана. Без көләбез. Аннары көлү кинәт тукталып кала: актер, куллары белән кискен хәрәкәт ясап, кырыс, мәкерле күз карашы ташлый. Ул яңадан Печән базарының комсыз баена әверелә. Без, яшь тамашачылар, аңа карата җирәнү хисе генә түгел, аңардан курку хисе дә тоябыз. Кариев үзенең уены белән Сираҗилардан көлеп кенә калмыйча, алардан сакланырга кирәклеген дә кисәтә кебек иде.
Кариев уйнаган рольләр, әйткәнемчә, гаять күп төрле. Менә «Трильби» спектакленнән Свенгали образы. Безнең алда инде татар бае түгел, бөтенләй икенче дөнья кешесе, богемачы. Хәрәкәт-кыланыш-лары дорфа; йөзе ачулы, ләкин акыллы; сөйләшүе дәртле, ләкин чәнечкеле. Кариевның спектакльдәге партнершасы Ильская-Трильби, саф күңелле һәм беркатлы образ буларак күрсәтелеп, кансыз маньяк-гипнотизер Свенгали характерындагы коточкыч сыйфатларны тагын да ачыклыйрак төшә.
Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр» пьесасы буенча куелган спектакльдә Кариев чуваш карты ролен, ә яшь артистка Н. Арапова аның хатыны ролен искиткеч ягымлылык, җылылык белән башкаралар иде. Менә алар тәрәзә артында ыжгырган җил тавышына колак салып, өйдә куркытып утыралар; ара-тирә үзара әкрен генә әйткәләшеп тә алалар, һәрбер детальдә карт кешеләргә генә хас бер самимилек бәреп тора. Аларга карагач, ирексездән, бу кешеләрнең саф күңелле, кунакчыл икәнлекләренә ышанасың. Кайчандыр рус режиссерларыннан Славянова белән Зотов К. Тинчуринның «Соңгы сәлам» спектаклендәге ике сукбай-балыкчы рольләрен башкаручы Кариев белән Мангушев уенын концертка тиңләгән булсалар, мин хәзер әлеге «Яшь йөрәкләр» спектаклендә Г. Кариев һәм Н. Арапова башкарган эпизодны ике талантлы артистның сокландыргыч дуэты дип бәяләр идем.
Г. Кариев башкарган тагын бер роль - «Чия бакчасы»ндагы сәүдәгәр Лопахин роле. Бу Сираҗи бай түгел инде. Лопахин - яңа дәвер купецы, азмы-күпме үз заманының культурасына ия булган купец. Иске тәрбия нәтиҗәсе буларак, аңарга элекке дворянлык, сентиментальлеге дә бераз йогып калган. Ләкин соңга таба, яңа шартларда йөз меңнәрчә капитал белән эш итүче эре эшкуарга әверелгәч, ул үзенең бу сентиментальлеген бөтенләй оныта. Ермолай Лопахин - байлыкны, акчаны бөтен нәрсәдән өстен куючы купец. Образдагы бу каршылыкны Кариев гаять оста ачып бирә. Башта Кариев-Лопахинның оялганлыгы, кыюсызлыгы, авыр хәлгә калган Раневскаяга чын күңелдән ярдәм итәргә ашкынып йөрүе тамашачыда җылы бер хис тудыра. Әмма актер әкренләп-әкренләп, кечкенә генә штрихлар аша, Лопахинның асыл сыйфатын - комсызлыгын, акча колы икәнлеген ача бара. Менә спектакльнең кульминацион ноктасы - Лопахинның аукционнан кайту вакыйгасы. Кариев бу вакыйганы искиткеч
бер осталык белән уйнады. Сәхнәдә бал - мәҗлес бара. Ләкин кешеләрнең уе мәҗлестә түгел, бөтенесе зур киеренкелек белән аукционның нәтиҗәсен көтәләр. Менә шул киеренке көтү моментында сәхнәгә фейерверк сыман атылып Кариев-Лопахин килеп керә. Аның йөзендә чиксез шатлык, бәхет нуры балкый, хәрәкәт-кыланышлары кискен һәм тупас. Аның бөтен төс-кыяфәтендә өстенлек хисе, үз-үзенә соклану хисе сизелеп тора. Шулай булмый-ни, аның иң асыл теләге тормышка ашкан: ул хәзер бай, гүзәл имениенең хуҗасы! Тирә-ягындагы кешеләрнең каушап калуларын да, йөзләренә тирән кайгы сөреме таралуын да ул күрми, ул үзенең зур табышына куанудан сукыраеп калган. Актер менә шушындый нечкә штрихлар белән образны гаять тормышчан, ышандыргыч итеп сурәтли...
Кариев, кабатлап әйтәм, үзенең иҗат дәверендә күп рольләр уйнады һәм аларның һәрберсен үзенә генә хас осталык белән тамашачы күңеленә сеңдерә белде.
Һәм менә шундый атаклы артист бездә, безнең өйдә. «Берәр благотворительный кичә оештыру мәсьәләсе буенча килде микәнни?» - дип уйлап куйдым башта. Алайса, бу вазифаны ни өчен аның өстенә йөкләгәннәр? Моның өчен аларның махсус кешеләре бар бит?! Кыскасы, аптырап калдым.
Бу вакытларда Казанга, «Сәйяр» труппасына, Петроградта театр курсларын тәмамлаган Әшрәф Гатаулла кызы Синяева килгән иде. Дебютантка буларак, ул үзенә Сумбатовның «Лачыннар һәм козгыннар» пьесасында инженю ролен сайлап алган иде. Спектакльдә хатын-кызлардан тагын Г. Бол-гарская да катнаша иде. Кызганычка каршы, бер хатын-кыз роленә кеше юк - артисткалар җитешми. Синяева исә дебюты өчен бүтән пьесада уйнарга теләми. Кариев аптырашта. Нишләргә? Менә шул
чакта ул миңа мөрәҗәгать итәргә була. Ни өчен миңа? Нинди дәлилләргә таянып? Монысын мин анык әйтә алмыйм. Бәлкем, ул безнең өйдә кайчандыр һәвәскәр спектакльләр уйналуын исенә төшергәндер? Яки минем апам Суфия Әхмерованың (Мурсалимбекованың), 1909 елда Петербургта театр курсларын тәмамлагач, һәвәскәр театр труппалары оештырып йөрүен күздә тоткандыр? Бәлкем, безнең, яшьләрнең, «Сәйяр» труппасы спектакльләренә ничек яратып, ашкынып йөрүебезне күзәткәләгән булгандыр? Һәрхәлдә, минем үземнең моңарчы бернинди спектакльләрдә дә катнашканым юк иде. Ә монда чын театр сәхнәсендә уйнарга тәкъдим итәләр! Роле дә кечкенәдән түгел! Нишләргә? Ризалык бирсәм дә куркам, кире каксаң, әйбәт түгел. Ә Кариев мине үгетләргә тотынды, нигезле дәлилләр китерде. Әкрен генә, ашыкмыйча гына, бераз карлыкканрак тавыш белән, ул труппадагы кыенлыклар турында, хатын-кызлардан артистлар җитешмәве һәм шуның өчен татар интеллигенциясе арасыннан труппага кызларны тартырга исәбе барлыгы турында сөйләде. Интеллигенция татар театрын үстерү кебек яхшы эштән читтә калмаска тиеш, диде ул. Әзерлексез, сәләтсез килеш мондый җаваплы эшкә керешүдән бернинди файда чыкмас дигән дәлилемә Кариев ачыктан-ачык болай диде: «Пьесаның идеясен, характерын аңлап, рольгә бирелгән сүзләрне ачык итеп, тамашачыга барып җитәрлек итеп әйтә алсагыз, сездән хәзергә бүтән нәрсә таләп ителми». Гимназия бетергән кызга бу әллә ни авыр нәрсә түгел иде, әлбәттә.
Хатын-кызлардан артистлар табу мәсьәләсе ул вакытларда менә нинди аянычлы хәлдә тора иде!
Кариев миңа озаклап уйларга вакыт калдырмады. Мин аны-моны хәл итеп өлгергәнче, ике көннән ул тагын безгә килеп керде. Бу юлы ул мин уйныйсы рольнең кулдан язылган сүзләрен дә алып килгән иде. Аның күз карашыннан, әгәр үтенечен кире каксам, миңа нәфрәт белән караячагын аңладым. Кариев мине «өйрәтергә» һәм, сәхнәдә уйнарга яраксыз булган очракта, миңа барысын да ачыктан-ачык әйтергә сүз бирде.
Ниһаять, пьесаны уку көне җитте. Көндезге сәгать унбердә без Зур театрның (хәзерге Качалов исемендәге театрның) фойесына җыелдык. Репетицияләрнең барысы да шушында уздырылырга тиеш булып, бары тик соңгы репетицияне генә театр сәхнәсендә ясарга рөхсәт ителә иде. Пьесаны укуга «Сәйяр» труппасының тәрҗемә әсәрләр буенча даими режиссеры Михаленко да килде. Кариев үзе юк иде. «Считкага ул үзе килеп йөрми торгандыр, күрәсең», - дип уйладык без Синяева белән.
Аннан репетицияләр башланды. Ләкин Кариев күренмәде. Ул бары соңгы репетициягә генә килде. Аны каядыр барып кайткан, диделәр. Әлбәттә, мине «өйрәтергә» ул соңга калган иде инде. Тик соңгы репетиция вакытында аның миңа әйткән сүзләре генә яхшы хәтердә калган: «Заһидә туташ, йөргәндә аякларыгызны курыкмыйчарак, ныграк итеп басыгыз. Театр тарихында сәхнә идәненең җимерелеп төшкәне юк әле», - диде ул.
Спектакль барган вакытта Кариев бик таләпчән, бөтен нәрсәне кырыс хуҗаларча күзәтеп тора, ләкин беркайчан да кабаланмый иде.
Спектакль тәмамланганнан соң, дебютантка Синяевага бик күп чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Мине дә чәчәксез калдырмадылар, билгеле, ләкин бу мине әллә ни шатландырмады, чөнки мин уйнаганда шундый каушадым, спектакль беткәч тә әле тез буыннарым калтырый иде.
Шул рәвешчә минем «дебютым» узып китте. Мин тагын университеттагы занятиеләргә чумдым. Ләкин күп тә үтми, минем янга «роль күтәреп» яңадан Кариев килеп керде. Монысы Ф. Бурнашның «Язмыш» пьесасыннан ана-карчык роле иде. Театрда тагын аянычлы хәл туган, рольне уйнардай артистка юк икән. Шулай итеп, мин тагын сәхнәгә мендем, һәм шуннан соң китте роль артыннан роль, җитмәсә төрлесе төрле характердагы рольләр. Медицина факультеты бөтенләй баштан чыкты. Кариев миңа айлык оклад билгеләде (300 сум)...
Табигате белән Кариев шактый кызу канлы кеше иде. Ул бик тиз кабынып китә, аннары, бераз тынычлана төшкәч, гаепле бер кыяфәт белән гафу үтенергә керешә иде. Аңарда бернинди мин-минлек, кәпрәю юк иде. Хәтта аның белән бәхәсләшү, сүз көрәштерү дә ничектер кызык иде. Хәер, бәхәсләшүе аның беркайчан да кирелектән, үз сүзен өстен чыгарырга тырышудан булмады. Үзенең ялгышканлыгын сизсә, ул шундук бирелә, үзен җиңелгән итеп саный иде. Исемдә, бервакыт Казанга шигырь һәм проза әсәрләрен сәхнәдә башкаручы, күренекле киноартист Максимов гастрольгә килде. Аның концертыннан соң икенче көнне репетициягә килгәч, мин, күрәсең, Максимовны артыграк мактап җибәргән булганмындыр, Кариев кинәт кабынып китте, кызарынып-бүртенеп, мине битәрли башлады. Янәсе, кем соң ул Максимов?! Юк-бар мелодраматик киноларда уйнаучы, реалистик сәнгать өчен
бернинди кыйммәте булмаган клоун. «Сәйяр» труппасы артисткасына андый җилкуарлар белән аралашу бөтенләй килешми. Әнә җилбәзәк кызлар чуалсыннар аның янында. Мин, үземнең артистка булмыйча, һәвәскәр бер уйнаучы гына икәнлегемне әйтә башлагач, Кариев тагын да кызып китте: «Әгәр сез «Сәйяр» труппасы кешесе икәнсез, аның абруен да якларга тиешсез»,- диде. Белмим, безнең бәхәс ничек беткән булыр иде, ләкин мин шул вакыт аңардан: «Максимовның укуы сезгә ошамадымыни? Блок, Брюсов шигырьләрен, Горькийның «Давыл хәбәрчесе»н, Толстойның «Сугыш һәм тынычлык» романыннан өзекләр укуы ошамадымыни?»— дип сорадым. Минем бу соравымнан Кариев аптырап калды. Шунда гына аның Максимов кичәсендә булмаган лыгын аңлап алдым. Ул аның турында уйнаган фильмнары буенча гына фикер йөртә икән. Ә Максимовның икенче кичәсенә ул үзе дә килде.
Миңа Кариев белән шактый җитди мәсьәләләр буенча очрашып сөйләшергә туры килде. Кариев гаять гадел, намуслы кеше иде. Әйе, ул мактанчыклыкны, эшкә салкын караучыларны, әхлак бозучыларны яратмады, җене сөймәде. Кайчакта компромисс карарлар кабул итсә дә, моны гомуми эш интересларыннан чыгып кына эшләде. Шәхси интересларны гомуми эш интересларына буйсындыра белү Кариевның яхшы сыйфатларыннан берсе иде. Труппада баш кеше булуына карамастан, күп кенә җитди мәсьәләләрне ул ялгызы гына чишмичә, дуслары белән, аерым алганда, К. Тинчурин, Г. Мангушев, И. Кулиев белән бергәләшеп, киңәшеп хәл итәргә тырыша иде.
Кариев һәм аның дуслары труппада әхлак сафлыгы өчен даими көрәш алып бардылар, аны революциягә кадәрге күп кенә провинциаль театрлар тормышына хас булган бозыклыклардай, мещанлык,
тар карашлылык сыйфатлары йогудан саклап калырга тырыштылар.
Тәнәфес вакытларында тамашачыларның сәхнә артына кереп йөрүләрен Кариев бер дә яратмый иде. «Артистлар — эштәге кешеләр, тәнәфестә аларга ял итәргә яки чыгышка әзерләнергә кирәк,— ди торган иде ул мондый чакта, аңлатып.— Комачаулап йөрү нигә кирәк? Укытучыны яки врачны юкка, кирәксезгә эштән аермыйлар бит!..»
Партнер буларак, Кариев белән уйнарга туры килмәде диярлек миңа. Шулай да мин аның үзенең уенын һәрвакыт күзәтеп бара торган идем. Сәхнәдәге Кариев - ул ялкын белән бер иде! Сәхнәгә чыгар алдыннан ул җитди төс ала, сөйләшми. Шулай да бу әле һаман да Кариев: аңа сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин, киңәш-ярдәм сорарга мөмкин. Ләкин менә ул сәхнәгә чыга. Тормыштагы Кариевтан, әйтерсең, җилләр исә: безнең алда бөтенләй бүтән кеше басып тора — Мөхәммәтша, Кыям яки Бессеменов һ. б. Кариев өчен хәзер бер генә дөнья -үзенең геройлары дөньясы гына яши. Партнерларының әйтүенә караганда, Кариев сәхнәдә чакта аның йөрәге тибүен ишетергә, кан тамырларында кан агышын сизәргә мөмкин булган. Андый нерв киеренкелеген артистлардан тагын Әпсәләмов уенында гына очратырга мөмкин иде, диләр.
Шимановскийның «Кан» дигән пьесасын сәхнәгә кую вакыйгасы бик нык истә калган. Мин анда фаҗигагә эләккән карчык ролен уйнарга тиеш идем. Репетиция вакытында Кариев, уен таләп иткәнчә, мине кулымнан эләктереп алды да читкә, атып бәрде. Ул хәтта репетициядә дә рольне табигыйлек белән башкарырга тырыша иде. Шулай, мине кулымнан эләктереп алды да читкә бәрде. Мин, яшьлеккә хас бер җиңеллек белән, почмакка очып барып төшәм. Кариев канәгать түгел, ачулы. «Аңлагыз, сез карт кеше, карчык, ә карт кеше алай җиңел оча алмый. Егылганда, шап итеп, карт кешеләрчә егылыгыз»,- диде ул миңа, сабырлыгын җыеп. Ә мин һаман ул теләгәнчә эшли алмыйм, һәрбер репетициядә шулай табигыйлык җитми. Ниһаять, премьера. Эчке бер курку белән әлеге эпизодны көтәм, сиздермичә генә Кариевка карап-карап алам. Аңарда бернинди рәхим-шәфкать күренми, һәм менә... Кариев минем кулны эләктереп алды да, бераз кысып тотканнан соң, көч белән читкә атып бәрде. Мин авыртудан бигрәк куркудан каты итеп кычкырып җибәрдем һәм шапылдап идәнгә барып төштем. Минем кулда хәтта Кариевның бармак эзләре беленеп калган иде. Икенче көнне репетициягә килгәч, Кариев ояла-ояла миннән гафу үтенде.
Ә бүтән артистлар көлешеп алдылар, болай дәвам итсә, бөтен артисткаларың синнән качып бетәрләр дип, Кариевны шаяртып шелтәләргә керештеләр.
1918 елның җәендә труппа эштән туктап, артистларның төрлесе төрле якка таралып бетте. Мин үзем авыл укытучыларының белемнәрен күтәрү курсларына Буага китеп бардым. Әмма озак эшли алмадым, шәһәргә чехлар бәреп керде. Булатова дигән бер укытучы белән, эштән расчет алып, китәргә җыендым. Ләкин кая барырга? Пропуск бирми азапладылар. Ахырда, йөри торгач, Сембергә китәргә рөхсәт кәгазе алдык. Бер олаучыны яллап, юлга чыктык, әмма ул ярты юлда туктап калды һәм ары барудан баш тартты. Без юлны җәяү дәвам итәргә мәҗбүр булдык. Шулай азаплана-азаплана, я җәяүләп, я очраклы юлчы арбасына утырып, Сембергә барып җиттек, ә аннан пароход белән Казанга юнәлдек. Бу вакытны Казан чехлар кулында иде. Бер 3-4 көннән шәһәргә Кызыл Армия частьлары керде, тормыш яңадан җанланып китте. Кая карама анда, урам тутырып матрослар уза, пехотачы мадьярлар йөри. Барысының да йөзләре җитди, билләрендә наганнары ялтырый. Алар, өйләргә кереп, акгвардиячеләрне эзлиләр. Безнең өйгә дә ике кызылармеец белән Миңнуллин дигән бер комиссар килеп җитте. Өйдә апам Маһипәрвәз Дәүләткилдиева белән икәү генә идек. Апама комиссар бер сүз дә әйтмәде: ул врач кеше, больницада һәм госпитальдә эшли. Ә мин, укытучы булып эшләргә теләгем булса да, әлегә эш табалмый йөри идем. Шуңа күрә комиссар Миңнуллин миңа шундук саботажница дигән ярлык тагып куйды. Мин, акланырга теләп, аңа үземнең кышын «Сәйяр» труппасында эшләвемне сөйләп бирдем. Миңнуллин минем сөйләвемне тыңлап бетерде дә, кичекмәстән Губкомга барырга кушты, анда дәүләт театры оештыру мәсьәләсе каралып ята, шунда урнашыгыз, диде. Шулай итеп, мин язмышымны тагын театр белән бәйләдем.
Кариев, Тинчурин, Кулиев, Мангушев, Солтановлар да театрда күренми. Танышлардан бары Г.Бол-гарская, Н. Арапова һәм кайбер башка артистлар гына бар. Синяева, труппага эшкә алынса да, хәзергә авырып ята икән. Театрның бөтен эше Камал II кулында: ул режиссер да, оештыручы да, актер да.
Берникадәр вакыттан соң Казанга Тинчурин кайтты һәм театр труппасын җитәкләү эше аның кулына күчте. Аннары Мангушев белән Кулиев кайттылар. Солтанов бу вакытта Әстерханда эшли иде.
Кариев үзе Казанга 1919 елның ахырында кайтты һәм кайтуына ук театрда эшли башлады. К.Тинчурин махсус аның өчен яңа роль язды («Сакла, шартламасын!» пьесасы). Ләкин атаклы артистка ул рольне башкарырга насыйб булмады - Кариев кинәт тиф белән авырып китте.
Авыруы бик каты булса да, Кариев аны җиңеп чыкты. Ләкин авырудан соң бик шикләнүчән кешегә әйләнде, үпкә авыруы эләкмәгәе дип, гел куркып йөри торган булды. Аның өстенә, заманы да җиңелдән түгел иде. Илдә әле гражданнар сугышы дәвам итә, ачлык, бөлгенлек хөкем сөрә, дарулар юк. Профилактик чаралар кулланудан мәхрүм калган Кариев, сәламәтлеген саклап калу нияте белән, көн саен 2-3 стакан ат мае эчә башлады. Без аны үгетләп карадык, андый тупас дәвалау чаралары организмга зарарлы, туктат бу эшеңне, дидек. Әмма ул тыңламады, әлеге ат маен эчүен дәвам итте. Ул бу вакытларда бездә бик еш була торган иде (безнең К. Тинчурин белән бергә тора башлаган чагыбыз) һәм һәр килгән саен үзе белән бер банка эретелгән ат мае алып килә иде. Нәтиҗәдә ул, үзе дә сизмәстән, уремия дигән куркынычлы авыру белән авырый башлады.
Авыру Кариевны дәваларга Казанның атаклы профессоры Чебоксаров барып йөрде. Әмма ул ничек кенә тырышмасын һәм теләмәсен, Кариевны терелтә алмады.
Моның өстенә кирәкле медикаментларның һәм дәвалау шартларының юклыгы да файдага булмады, күрәсең.
Авыру Кариевның ятагы янында һәр көнне артистлар дежур торды. Бездән башка анда Г. Бол-гарская, Колмәмәт, Кулиев, Ишми һәм башкалар килеп йөри иде. Авыруның хәле бик начарайгач, бу дежур торулар тәүлек буена дәвам иттеләр. Аннары Кариев аңын югалтты һәм ике көннән йөрәге тибүдән туктады. Ул безнең кулыбызда үлде.
Бөек татар артисты Габдулла Кариевны күмү җеназасында бөтен Казан халкы катнашты. Башта Тукай урамында, хәзерге больница янындагы мәйданда, митингка җыелдылар. Сөякләргә үтәрлек салкын көн иде. Әмма исәпсез-хисапсыз халык төркеме, авыр кайгы кичергән хәлдә, дәшмичә ба-
сып торды. Митингта чыгыш ясаучылар күп булды, Г. Кариевның иң якын дусты Кәрим Тинчурин кабер өстендә соңгы сүзен әйтте. Мәрхүмнең бөеклеген раслап, ул калдырган иҗат традицияләрен дәвам итәргә антлар бирделәр.
Мәрхүмнең мәетен кабергә өч кеше - аның иң якын дусты К. Тинчурин, артистлардан Кулиев һәм Колмәмәт төшерде. Ф. Бурнаш Г. Кариев истәлегенә язган шигырен укыды, соңыннан бу шигырь Кариевның кабер өстендәге һәйкәленә теркәлде. Әмма Татарстан Культура министрлыгы куйдырган яңа һәйкәл ташында бу эпитафия ни сәбәптәндер төшереп калдырылган, аны ничек булса да яңадан торгызырга иде.
Габдулла Кариевның арабыздан китүенә менә ничәмә-ничә еллар узды инде. Әмма бу талантлы артистның, татар театрына нигез салган якын дустыбызның якты образы безнең йөрәкләрдә әүвәлгечә сүрелмичә саклана. Татар театрының яшь буыны үзенең иҗат эшчәнлегендә бөек артисттан үрнәк алсын, ул башлаган эшне дәвам итсен һәм аны тагын да биегрәк үрләргә мендерсен иде. Моның өчен аларга хәзер бөтен шартлар бирелгән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования