Татарча театр (Г. Тукай)

Чыганак: Габдулла Кариев турында истәлекләр / төз. Х. Гобәйдуллин.- Казан : Татар. кит. нәшр., 1967.- 168 б.

19 июньдә җомга көн кич Панаевский бакчаның ябык театрында «Хуҗа һәм приказчик» нам 1 пьеса тамашага куелды. Кич бик аяз вә бик матур булып, выставкага килгән мосафирлар да күп булганга, халык бик күп иде. Театр сафыннан тәрәкъкый иттерүне үзләренә идеал итеп алган бу труппа артистлыктан башка эш илә шөгыльләнмәгәнгә, табигый инде, эч пошканнан гына театр уйнарга керешкән любительләргә кыяс итәрлек дәрәҗәдән күптән үткән вә үзенә тамашачы күңелен җәлеп иткәндер.
Шунлыктан, болар «Хуҗа һәм приказчик» шикелле эшләнүе җитмәгән пьесаны да матур итеп чыгара белделәр.
Галимҗан ролен уйнаучы Кариев үзенең җанлы хәрәкәте вә килешле кыйланышы вә кирәк урыннарда төсен вә сүзнең «тон»ын үзгәртә белүе илә хәзер генә базардан сәхнәи тамашага тотып кертелгән бер татар бае иде.
Садыйк ролен уйнаучы Сакаев әфәнде дә бу юлы көтелмәгән дәрәҗәдә яхшы уйнап, кияү булырга йөргән бер ак сакал татар баена тәкълит итә белде.
Карт байның үзенең кибетендәге буш тартмаларга мал тутыру өчен генә бер 17 яшәрлек кызга өйләнергә теләве һәм дә «мәскәү»ләргә каршы корган хәйләләрен сөйләве Сакаев авызыннан бигрәк табигый рәвештә чыктылар.
Галим ролен уйнаучы Мортазин да тәмам-тәмам борынына яңа гына хөррият исе керә башлаган бер приказчик иде.
Сафия ролен уйнаучы ханым, бик әкрен генә тотлыгып сөйләп, һич кирәкмәгәнгә йөзен яшереп һәм дә мөмкин кадәр публикага арты илән торырга азаплануы илә ул кадәр яхшы түгел иде.
Галимҗанның хатыны Бибисара (Самитова) 17 яшьлек Бибиҗамалның әнкәсе булыр өчен артык яшь кыяфәттә, вә ана булачак урында яшь киленнәр хәрәкәте күрсәткәнгә, ул рольгә муафикъ түгел кеби күренә иде. Гыйззәтуллина ханымга килсәк, әлбәттә, аның үз ролендә күрсәткән мәһарәтен сөйләргә дә хаҗәт юк.
Фәкать шунысы бар: аның чын көче, чын мәһарәте «Кызганыч бала»да Шәфика ролендә, «Бәхетсез егет»тә Гайни ролендә, «Оят»та Мәгърифә рольләрендә бигрәк ачык, бигрәк якты күренә,
(«Татарча театр», «Йолдыз», 24 июнь, 1909, № 413)
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International