Ике кояш (Г .Тукай)

Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, -
Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.

Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:
Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә .

Мәртәбә — дәрәҗә.

1909 елның 26 маенда Г. Тукай “Ике кояш” исемле шигырен яза. Ул беренче татар профессиональ актрисасы, Татарстанның атказанган артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга (1892-1974) багышлана. 1960 елларда С.Волжская Татарстан Үзәк дәүләт архивына тапшырган альбомда шигырьнең Тукай кулы белән язган кулъязмасы да теркәлгән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International