
Чыганак: http://www.millattashlar.ru/index.php/Файл:Фарида_Ягудовна_Кудашева.jpg
«Без бәхетле, без яшибез
Уфада һәм Казанда.
Кабатланмас нәфис җырлы,
Фәридәле заманда...»
Хәсән Туфан
Тәкъдим ителә торган электрон белешмәлекнең чираттагысы Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тулуны истә тотып төзелде.
Фәридә Кудашеваның иҗатыннан, аның үзәкләргә үтәрдәй моңлы җырларыннан башка татар һәм башкорт җыр сәнгатен күз алдына да китереп булмый.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Русиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашева бар гомерен туган халкына хезмәткә, аны рухи баетуга багышлаган шәхес. Фәридә Кудашева үзенең озын иҗат юлын Дүртөйле колхоз-совхоз театрында башлый. 1944-1947 елларда Башкорт академия драма театрында эшли. 1947-1956 елларда Башкортстан радиосында эшләгәндә Фәридә Кудашеваның даны бик еракларга тарала. 1956 елдан Фәридә Кудашева Башкорт дәүләт филармониясендә эшли башлый. Гомер юлдашы виртуоз музыкант, композитор Бәхти Гайсин иҗатта аның бер канаты була, аларның бихисап җырлары уртак тырышлык белән туа. Халык җырларын бар тирәнлегендә һәм искиткеч матур борылышлары белән башкара алганы өчен аны «моң алиһәсе», халкыбыз сандугачы дип зурлыйлар.
Белешмәлектә күренекле җырчының тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, истәлекләр, фотолар, әңгәмәләр, презентацияләр тупланды.
«Библиография» бүлегендә Ф. Кудашева хакындагы аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр, грампластинкалар исемлеге бирелде.
2025 елда татар һәм башкорт халкының күренекле җырчысы Фәридә Кудашеваның тууына 105 ел тулды. Әлеге күренекле дата уңаеннан электрон белешмәлек тулыландырылды. Анда яңа бүлекләр, соңгы 5 ел эчендә дөнья күргән материаллар, чыганаклар урын алды. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.
Тәрҗемәи хәле
Тормышы һәм иҗаты турында
Ф. Кудашева турында истәлекләр
Әңгәмәләр
Фотоархив
Ф. Кудашева турында мәгълүмат чыганаклары
5-7 апрель көннәрендә Башкортстанның Нефтекамск каласында Фәридә Кудашева исемендәге «Дуслык моңы» башкорт һәм татар җыры халыкара фестивале үткәрелә.
Презентацияләр
Библиография
Соңгы яңарту: 2025 елның 16 декабре, 16:28