Шәйхи Маннур. Биобиблиографик белешмәлек


Чыганак: https://www.tercul.com/ru/authors/shayhi-mannurov

Татар совет әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе — шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннурның (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 2015 нче елның 15 нче гыйнваренда тууына 110 ел тулды. Шәйхи Маннурның иҗаты күпкырлы. Ул – үзенең бай шигъри һәм чәчмә әдәби иҗат мирасы белән XX йөз совет чоры татар әдәбиятына зур өлеш керткән күренекле әдипләрнең берсе. Егерменче-илленче елларда Шәйхи Маннур иҗаты шигърият белән бәйләнгән булса, алтмышынчы-җитмешенче еллардагы уңышлары бигрәк тә проза жанры белән бәйле.
«Агымсуларга карап» (1970–1973) автобиографик китабы, «Чын сөю бармы?» исемле лирик повесте (1974–1976) белән Ш.Маннур үзен талантлы прозаик итеп таныта. Үзе исән чагында Ш.Маннурның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга атап язылганнары да бар («Шаян дусларыма», «Миләүшә китабы», «Каз көтүче малай», «Яңа җыр килде», «Малайларга, кызларга» һ.б.). Ул шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк, әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшли.
Әлеге биобиблиографик белешмәлек әдипнең олы юбилее уңаеннан төзелде. Белешмәлектәге материаллар 6 бүлеккә бүлеп урнаштырылды. Биредә Шәйхи Маннурның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты хакындагы мәкаләләр, әсәрләре, әдип иҗатына багышланган сценарийлар, фотоархив урын алды. Библиография бүлегендә Ш. Маннурның әсәрләре (китаплары, вакытлы матбугатта басылганнары), аның турында аерым басмаларда һәм вакытлы матбугатта дөнья күргән мәкаләләр исмелеге бирелде. Соңыннан Ш. Маннурга багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар китерелде. Белешмәлек татар, рус телләрендә төзелде.

2025 елның 15 гыйнваренда Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулды. Әлеге күренекле дата уңаенан «Шәйхи Маннур» электрон белешмәлеге тулыландырылды, анда соңгы биш ел эчендә Интернет челтәрендә дөнья күргән материаллар өстәлде, « Библиография» бүлегендә яңа чыганаклар урын алды. Белешмәлек Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында күренекле шагыйрь һәм прозаикның  тууына 110 ел тулуны искә алып 2015 нче елда дөнья күргән иде. 

Шәйхи Маннурның тәрҗемәи хәле

Шәйхи Маннурның тормышы һәм иҗаты турында

Фотоархив

Шәйхи Маннур әсәрләре Шәйхи Маннурга багышланган сценарийлар

Шәйхи Маннурның исемен мәңгеләштерү

Библиография

 

 

 

 

 

 

 





 
 
 

Соңгы яңарту: 2025 елның 18 марты, 11:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International