Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов

М.Г.Госманов
 
М.Г.Госманов. 2004 ел
 
Күренекле тарихчы-галим һәм археограф, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, Татарстан Фәннәр академиясе Президиумы киңәшчесе, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төрки-татар һәм шәрык кулъязмалары буенча фәнни консультанты.
 
 
ГАЛИМНЕҢ ФӘННИ, ПЕДАГОГИК, ИҖТИМАГЫЙ ЭШЧӘНЛЕГЕ


Хәзерге вакытта татар халкының күпгасырлык тарихын өйрәнү Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов исеме белән аерылгысыз бәйләнгән. 45 еллык фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәверендә аның тарафыннан чыганаклар базасын баету белән беррәттән, XIII гасырдан алып XX гасыр башына кадәрге киң тарихи чорда халык тарихына, әдәбият белеменә һәм татар мәдәниятенең тарихи мәсьәләләренә багышланган күп кенә хезмәтләр иҗат ителгән.

М.Г.Госмановның тормыш юлы күпчелек замандаш-коллегаларының тәрҗемәи хәленнән аерылып тора.

Ул 1934 елның 31 маенда Голҗа шәһәрендә (Көнбатыш Кытай, Синьцзян провинциясе) хезмәткәр гаиләсендә туа. Госмановлар нәселе үзенең тамырлары белән Татарстан Республикасының Әтнә районындагы борынгы Олы Мәңгәр авылына барып тоташа. XIX гасырның 20 нче елларында ук аның бабалары, җир азлыктан тилмерүче башка кавемдәшләре кебек, хәзерге Казакъстан территориясенә күчеп китәләр һәм анда җир эшкәртү, умартачылык, сәүдә белән шөгыльләнәләр. 1917 елгы бөек иҗтимагый үзгәрешләр вакытында Госмановлар гаиләсе вакытлыча, «заманалар яхшырганчы» дип, Россия концессиясе булган Голҗа шәһәренә күченә. Инкыйлабтан соң, чикләр ябылгач, Госмановлар, башка бик күпләр кебек, башта Россия, аннары совет гражданлыгын саклаган хәлдә, Кытайда яшәргә кала.

1941 елда М.Г.Госманов Голҗа татар мәктәбенә укырга керә, башлангыч белемне шунда ала, аннары Голҗа шәһәренең рус гимназиясендә укый. Кулланмалар буларак Казанда һәм Мәскәүдә чыккан дәреслекләр файдаланыла. Шул ук вакытта Голҗа татар мәктәбендә укыту процессының совет мәктәбеннән аермалы үзенчәлекләре дә була. Голҗа татар мәктәбе укучылары гарәп графикасына нигезләнгән уку һәм язу күнекмәләре белән Бер үк вакытта кириллицага да өйрәнәләр. Ә бу мәктәп һәм шәхси китапханәләрдә тупланган, Октябрьгә кадәрге чорның гарәп графикасындагы күпсанлы татар басмаларына юл ача.

Төрле телле төбәктә яшәү аңа табигый рәвештә тугандаш төрки телләрне: казакъ, уйгыр, кыргыз, үзбәк телләрен үзләштерергә ярдәм итә. Бу аның тарихчы-чыганакчы буларак профессиональ эшчәнлегенә, шулай ук тәрҗемәчелек эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый. Мәсәлән, татар укучысы дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматов иҗаты белән беренче тапкыр М. Госманов тәрҗемәләре аша таныша. Һәр елны яшүсмер Миркасыймның әти-әниләре белән туган шәһәрен әйләндереп алган тауларга чыгуын, анда җирле халыкның тарих фәнендә феодаль мөнәсәбәтләр дип билгеләнүче иҗтимагый-социаль яшәү рәвешенә бирелүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Ярсу тау елгаларында балык тоту, тирән тарлавыкларда һәм урман куелыкларында тау кәҗәләрен, маралларны аулау, тирмәләрдә яшәү, күчмә халыкларның уеннарында катнашу, ат чабышлары – болар барысы да аның 1966 елда Казанда чыккан «Киек сукмакларында» дип аталучы беренче китабында урын ала. Әлеге басманы аның балалык һәм яшүсмер тормышының якты һәм онытылмас чоры белән үзенчәлекле хушлашуы дип тә санарга мөмкин.

Шулай да, яшүсмер чак тәэсирләре арасында башка төрлеләре дә була. 1944 елның көзендә Синьцзянның җирле халкы Гоминьдан режимына каршы милли-азатлык көрәшенә күтәрелә. Шәһәрдә урам сугышлары башлана. Нәтиҗәдә, Синьцзян провинциясенең өч көнбатыш өлкәсендә «Азат (соңрак Революцион) Көнчыгыш Төркестан» дигән яңа дәүләт төзелә. Беркем тарафыннан да танылмаган бу дәүләт 1951 елга кадәр «суверен» булып яши, ә Кытайда коммунистлар инкыйлабы җиңгәннән соң, «үзе теләп» КХР составына керә. 1944-1951 елларда җирле халык арасында социалистик карашлар киң таралыш таба. 1950 еллар башында ватанга тартылу хисе тагы да көчәя. 1955 елда Госмановлар гаиләсе СССРга (Казакъстанга) кайта.

1955-1958 елларда Миркасыйм Габделәхәт улы Сары-Болак совхозында, шикәр заводында, Талды-Курган өлкәсенең Киров районы ДОСААФ район комитетында һәм Алма-Ата киностудиясендә эшче була. Шул ук чорда Казакъстанның Талды-Курган өлкәсе Киров бистәсендә эшче яшьләр мәктәбендә укып, өлгергәнлек аттестатын ала.

Аны бабаларының ватаны, борынгы университетлы Казан шәһәре үзенә тартуы табигый. 1958-1963 елларда М.Г.Госманов Казан дәүләт университетында укый, башта татар филологиясе бүлегендә белем ала, III курсны тәмамлагач, тарих-филология факультетының тарих бүлегенә күчерелә һәм СССР тарихы кафедрасында тарихи чыганаклар буенча белгечлек ала. Университетта уку вакытында ул студентларның фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә актив кушыла, диалектологик һәм археологик экспедицияләрдә катнаша. Студент эшләре күргәзмәсендә катнашканы өчен ВДНХ медале белән бүләкләнә.

Укуын тәмамлагач, М.Г.Госманов СССР тарихы кафедрасында калдырыла, 1964-1967 елларда аспирантурада укый, 1968 елда кандидатлык диссертациясен яклый; 1967 елдан СССР тарихы кафедрасында укыта; 1981 елда докторлык диссертациясен яклый; 1982 елдан - профессор һәм совет чорына кадәрге СССР тарихы кафедрасы мөдире; 1989 елдан яңа ачылган татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында үзе төзегән татар халкы тарихы кафедрасы белән мөдирлек итә. Шул ук вакытта 1988 елда Казан университетында үзе нигез салган фәнни-тикшеренү археография лабораториясен җитәкли; 1985-1991 елларда Казан университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры булып эшли.

М.Г.Госмановның укытучылык эшчәнлеге традицион фәннәрдән лекцияләр уку белән беррәттән, Идел һәм Урал буе халыклары тарихын яктыртучы чыганаклар, иске татар палеографиясе буенча яңа курслар әзерләү белән бәйләп алып барыла. Шул ук вакытта ул Евразиянең борынгы төрки дәүләтләре һәм халыклары тарихы буенча махсус курс укый. 1968 елдан алып 1985 елга кадәр Татарстан тарихы буенча специальләшүгә җитәкчелек итә.

М.Г.Госмановның фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең төп юнәлеше – XIII-XX гасыр башы Идел һәм Урал буендагы төрки телле халыклар тарихы һәм әдәбияты буенча гарәп графикасындагы төрки язма чыганакларны өйрәнү. М.Г.Госмановның фәнни эшчәнлегендә археографик эзләнүләр – шәрык телләрендәге язма истәлекләрне табу һәм туплау буенча экспедицияләр үткәрү, аларны өйрәнү зур урын алып тора. 1963 елда Казан университетында М.Г.Госманов инициативасы һәм идеясе буенча шәрык телләрендәге язма истәлекләрне җыю һәм өйрәнү өлкәсендә Казан ориенталистика мәктәбе традицияләрен яңарткан беренче экспедиция оештырыла. 1964 елдан алып 1989 елга кадәр М.Г.Госманов КДУның даими эшләп килүче археография экспедициясен җитәкли. Экспедиция көнбатышта Мәскәү янындагы Кострома һәм Касыйм якларыннан алып көнчыгышта Иркутск өлкәсенә, төньякта Пермь-Нократтан алып көньякта Әстерхан һәм Оренбургка кадәр төрле төбәкләрдә эш алып бара (1963-1988 елларда ул һәр ел саен «кырга» чыгып, җирле халыктан кулъязмалар җыюда катнаша). Россия Федерациясенең биш элеккеге автономияле республикасы һәм унбиш өлкәдәге 850дән артык татар торак пунктларын тикшерү нәтиҗәсендә төрле шәрык телләрендәге 9000нән артык кулъязма һәм мең ярым тирәсе иске язулы басмалар табыла. Моның нәтиҗәсендә Казан университеты фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендәге шәрык фонды ике тапкыр диярлек арта. Археографик экспедиция бүгенге көндә дә эшчәнлеген уңышлы дәвам итә.

Җыелган кулъязмаларда VII гасырдан алып XX гасыр урталарына караган текстлар теркәлгән (Коръән күчермәләреннән башлап татарларда гарәп графикасы кулланылган соңгы чор әсәрләренә кадәр). Жанр ягыннан мөселман юриспруденциясе, көнчыгыш филологиясе, ислам тарихы, агиография, астрономия, математика, географиягә караган язма күчермәләр бар; матур әдәбият һәм фольклор, төбәкне тарихи өйрәнү һәм шәхси ярлыкларның кулъязмалары аерым төркемне тәшкил итә. Галимнең җирле һәм үзәк матбугатта югары бәяләнгән «Кулъязмалар эзеннән. Археограф язмалары» исемле китабы халыктан язма истәлекләрне җыю, аларның эчтәлеген ачуга багышланган.

М.Г.Госманов тарафыннан элеккеге СССРның төрле шәһәрләре (Казан, Алма-Ата, Киев, Мәскәү, Оренбург, Санкт-Петербург, Симферополь, Ташкент, Томск, Уфа һ.б.) китапханәләре һәм архивларындагы татар тарихы һәм әдәбиятының язма чыганакларын табу, фәнни әйләнешкә кертү буенча зур эш башкарыла. Ул үзенең фәнни эзләнүләре нәтиҗәсендә Идел һәм Урал буе төрки халыклары тарихи чыганакларына караган хезмәтләрен бастырып чыгара. Казан, Мәскәү, Ленинград, Баку, Тбилиси, Анкара галимнәренең күпсанлы бәяләмә һәм рецензияләрендә бу тикшеренүләрнең бай чыганакларга нигезләнүе һәм дәлилләренең ышандыргыч булуы билгеләп үтелә.

Галим җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашында 1773-1775 еллардагы крестьяннар сугышы чорына кагылышлы, XVIII йөздә халыкларның азатлык хәрәкәте тарихын өйрәнүгә җитди өлеш керткән татар документлары (барлыгы 188 берәмлек) оригиналдагыча гарәп графикасында да, рус теленә тәрҗемәдә дә бирелә. Нәтиҗәдә Е.И. Пугачев җитәкчелегендәге күпмилләтле крестьян сугышы тарихына кагылышлы беренчел чыганакларның кыйммәтле комплексы фәнни әйләнешкә кертелә.

М.Г.Госманов, аз билгеле булган беренчел чыганакларга нигезләнеп, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Ризаэтдин Фәхретдин кебек XIX гасыр һәм XX гасыр башының күренекле татар мәгърифәтчеләре мирасын тәшкил иткән хезмәтләрне дөньяга чыгара.

Галимнең иҗат лабораториясенә тикшеренүләрдәге системалылык, яңа тарихи чыганаклар эзләүдәге максатчанлык хас, һәм бу моңарчы бөтенләй билгесез яки аз билгеле булган ядкәрләр табылу мисалында раслана. Озак вакытлар фольклористикада БДБның төрки халыкларына хас булган «Яр-яр» йола җыры татарларда кулланылмаган дип санала. Әмма Миркасыйм Госманов, берничә дистә еллар буена максатлы эзләнүләр нәтиҗәсендә, Идел һәм Урал буе халыклары арасында әлеге җырның берничә татарча нөсхәсен табып, фәнни һәм әдәби җәмәгатьчелекне мирасның төрле вариантлары белән таныштыра.


«Түләк һәм Сусылу» эпик әсәренең тексты археографик экспедиция тарафыннан 1969 елда табыла. Бу вакытка кадәр Татарстан фольклористларына урта гасырларда иҗат ителгән әлеге дастанның язма тексты билгеле булмый. Бу күчермәгә таянып һәм башка версияләрне дә кулланып, галим әлеге истәлекне җентекләп тикшерә.

1978-1979 елларда Ленинград университеты профессоры Г.Таһирҗановның китабын редакцияләгәндә һәм бастырганда М.Г.Госмановның игътибарын Тәһранда, Иран Сенаты китапханәсендә XII гасыр башы болгар галиме Таҗеддин ибне Йуныс әл-Болгариның фармакология буенча «Әт-тирйәк әл-кәбир» дигән әсәрләр күчермәсе саклануы турындагы хәбәр җәлеп итә. Әмма, бу вакытта, мәгълүм сәбәпләр аркасында, әлеге кыйммәтле истәлекнең күчермәләрен алу мөмкинлеге булмый. Бары 1996 ел ахырында гына, галим Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында Иранга барып, Татарстан һәм Иран президентлары булышлыгы белән кулъязманың күчермәсен ала, ә аннары текстны аерым китап итеп бастырып чыгара. Шул рәвешле, монгол чорына кадәрге Идел буе Болгар дәүләте халыкларының тарихын, мәдәниятен өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак фәнни әйләнешкә кертелә.

Узган гасырның урталарында һәм өченче чирегендә СССРда, уңайлы очрак туры килгән саен, җәдитчелекне, аның идеологларын, шулай ук милли-азатлык хәрәкәте вәкилләрен тәнкыйтьләү тиеш санала. М.Г.Госманов мондый «мөмкинлек»тән файдаланмый. Шуңа күрә аңа элеккеге басмаларын, чыгышларын яшерергә яки алар өчен кызарырга туры килми.

Фән казанышларын пропагандалап яки киң җәмәгатьчелек игътибарын тарихның хәл ителмәгән мәсьәләләренә юнәлтеп, М.Г.Госманов вакытлы матбугат битләрендә фәнни-популяр һәм публицистик чыгышларга җитәрлек игътибар итә (татар телендә чыккан шундый басмаларның сайланма өлеше галимнең «Үткәннән киләчәккә» (Казан, 1990) дигән китабына кертелгән).

Галим яшүсмерләр өчен туган телдә тарихка караган фәнни-популяр мәкаләләр һәм китаплар бастырып, әһәмиятле эш башкара, аларда яшь укучыларга үз халкының үткәне һәм мәдәнияте хакында сөйли «Серле балбал» (Казан, 1973), «Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт» (Казан, 1977) китаплары шундыйлардан. 1984 елда ике китап та бер томда бастырыла.

Гомумән алганда, М.Г.Госманов тарафыннан күпсанлы фәнни хезмәтләр (450дән артык исемдә), шул исәптән 11 китап (монографияләр, җыентыклар) нәшер ителә. Ул, чит илдәге коллегалары белән берлектә, Венгрия һәм Германиядә татар язма чыганаклары текстларын бастыра. Моннан тыш, аның мөхәррирлегендә яки эшкәртүендә башка галимнәрнең 30 дан артык китабы басыла. Аның байтак мәкаләләре Германия, АКШ, Көньяк Кореяда һ.б. илләрдә нәшер ителүче фәнни журналларда, җыентыкларда дөнья күрә.

Галим күп кенә төбәкара, бөтенсоюз һәм халыкара фәнни конференцияләр һәм симпозиумнарда (Польша, Венгрия, Төркия, АКШ, ГФР) катнаша.

М.Г.Госманов җитәкчелегендә, гарәп графикалы язма чыганаклар материалына нигезләнеп, кандидатлык диссертацияләре яклана. Аның шәкертләре арасыннан икесе инде фән докторы, профессор дәрәҗәсенә күтәрелә.

КДУ проректоры буларак, М.Г.Госманов язма чыганакларны җыю, өйрәнү һәм бастыру өчен фәнни-тикшеренү археография лабораториясе, 1989 елда ачылган татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында берничә тарих-филология кафедрасы, экология факультетлары оештыруда якыннан торып катнаша. Ул Казан университетында шәрык телләре бүлекчәләрен торгызуга зур өлеш кертә. Аның катнашында КДУ һәм чит ил (Венгрия, ГФР, Кытай, Төркия) университетлары арасында элемтә урнаштырыла.

М.Г.Госманов ике докторлык яклау һәм биш кандидатлык яклау советлары, КДУ, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, ТФАнең Тарих институты, ТР Милли китапханәсе, ТР Милли музее гыйльми советлары әгъзасы. Ул шулай ук РФА Археография комиссиясе, Язучылар берлеге, берничә журнал, шул исәптән халыкара журнал (Central Asian Survey, London) редколлегиясе әгъзасы булып тора. Академик М.Г.Госманов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен оештыручылардан санала. Ул шулай ук Ориенталистларның XXXV халыкара конгрессын (Будапешт, 1997) үткәрү буенча оештыру комитеты составына керә. 1997 елның октябрендә Көнчыгышны өйрәнүче галимнәрнең беренче бөтенроссия оештыру корылтае М.Г.Госмановны ике елга РФнең Көнчыгышны өйрәнүче галимнәр җәмгыяте президенты итеп сайлый. Аның катнашында һәм фәнни җитәкчелегендә 1998-2000 елларда Казанда Җучи Олысы (Алтын Урда) тарихи чыганакларына, Урта Идел буе тарихи географиясенә, безнең төбәктә шәһәрләр барлыкка килүе һәм үсешенә багышланган өч халыкара конференция оештырыла һәм үткәрелә. Галим «Бөек Болгар юлы» дигән күп этаплы конференцияне оештыру һәм үткәрүдә якыннан катнаша. Ул –Казанның 1000 еллыгын үткәрү буенча республика оештыру комитеты әгъзасы булды.

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре М.Г.Госманов республиканың иҗтимагый тормышын үстерүдә дә катнаша. 1989 елдан алып хәзерге көнгә кадәр татар теле һәм мәдәниятен торгызу һәм үстерү максатында оештырылган «Җыен» фонды рәисе буларак, ул наширлек эшчәнлеген тормышка ашыра, мәсәлән, 1990 һәм 1991 елларда М.Г. Худяков, Карл Фукс, И. Гаспралының фәнни хезмәтләрен һәм кайбер башка китапларны яңадан бастыра, үзенең шәкертләре белән бергә татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре турында «Шәхесләребез» сериясеннән документаль җыентыклар сериясен чыгару эшен башлый.

М.Г.Госманов 1994 елдан бирле Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төрки-татар һәм шәрык кулъязмалары буенча фәнни консультанты булып торды. Ул китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеген оештыруга, әлеге бүлекнең фәнни-тикшеренү һәм археографик эшчәнлеген үстерүгә зур өлеш кертте. 2000 елда М.Г.Госманов Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Химаячеләр шурасы әгъзасы итеп тә сайлана һәм, республикабыздагы фән, мәдәният, мәгариф үзәге буларак, китапханәнең дәрәҗәсен күтәрүгә һәрдаим булышлык күрсәтте.

М.Г.Госманов язма чыганакларны туплау һәм өйрәнү, шулай ук иске татар язулы матбугат буенча библиографик күрсәткечләр төзү һәм бастыру өлкәсендә тикшеренү, оештыру эшен алып барды, кафедра, археографик лаборатория хезмәткәрләрен һәм студентларны да бу эшкә тартты. Шул ук вакытта ул 1917 елга кадәрге чорда Россия империясендә һәм аннан читтә яшәгән аерым татар диаспоралары тарихын өйрәнде.

М.Г.Госманов 2010 нчы елның 11 нче октябрендә җитмеш җиденче яшендә Казан шәһәрендә вафат булды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International