Аякларга капчык киеп йөгерү

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Катнашучыларның һәрберсенә берәр капчык бирелә. Алар капчыкны аякларына кияләр һәм капчык авызын куллары белән җыеп тоталар да старт сызыгы артына басалар. Сигнал бирелүгә, вак-вак атлап яки ике аяктан сикерә-сикерә, алга омтылалар. 75—100 м лы дистанцияне беренче тәмамлаучы җиңеп чыга.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International