Капчык сугышы

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Ике уенчы озынлыгы 3 м булган һәм 1 —1,2 м биеклеккә беркетелгән бүрәнәгә атланып утыра. Аларның кулларына салам яки печән тутырылган капчыклар бирелә. Сигнал булуга, уенчылар, капчык белән сугып, бер-берсен бүрәнәдән бәреп төшерергә тырышалар. Көндәшен бәреп төшереп, үзе егылмыйча калган як җиңүче була.
Уен барган чакта буш кул белән бүрәнәгә ябышу тыела (егылып төшкәндә генә бүрәнәгә ябышырга мөмкин). Ярыш урынын әзерләгәндә бүрәнә астына гимнастика келәмнәре җәелә яки җир йомшартыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International