Катыктан тәңкә эзләү

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Урындык яисә башка төрле җайланмага аш тәлинкәсеннән бераз тирәнрәк коштабак куела һәм тәңкә (гадәттә хәзерге 5 сумлык акча) 2 бармак калынлыгында күмелгәнче катык салына. Уенда катнашучының күзләре яулык яисә тастымал белән бәйләнә, куллары артка куела. Катнашучы бөкерәеп коштабактагы катык эченнән авызы белән генә тәңкәне эзләп табып, иреннәре белән эләктереп, тураеп басарга тиеш. Билгеле вакыт эчендә тәңкәне таба алган кеше җиңүче була. Җиңүчегә бүләк бирелә. Кулланылмаган чиста катык салынып, икенче катнашучы чакырыла. Бәйге шулай дәвам итә. Бәйгене ике катнашучыны үзара ярыштырып та үткәреп була.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International