Татарча көрәш

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Сабантуйларында көрәшне үткәрү өчен баш судья итеп, гадәттә җирле үзидарә рәисе билгеләнә. Аңа ярдәмгә көрәшне яхшы белгән судья алына. Алар үзләре янына секретарь, келәмдәге судья (арбитр), ян-як судьялар һәм табиб алалар. Низаг чыкмасын, ә чыга калганда, аны гадел юл белән хәл итү өчен судьялар составына авылның, районның ихтирамга лаек, зур тәҗрибәле, мөгътәбәр картларын (аксакаллар) алырга кирәк. Аксакаллар, көрәштә катнашырга теләгән ир-егетләрне бергә туплап, аларны табибка күрсәтә. Көрәшчеләр келәмгә табиб рөхсәтеннән башка чыга алмый.
Сабантуйларда бил алышырга теләгән һәр көрәшче бер бит кагәзьгә яисә махсус ясалган биткә үзе турында мәгълүматлар тутыра. Анда көрәшченең фамилиясе, исеме, туган елы, эшләгән урыны языла. Бу карточкаларны баш судья җыеп ала да, көрәшчеләрне үлчәүгә бастырып, кемнең ничә кило булуыннан чыгып, аларны аерым төркемнәргә бүлеп, исемлекләр төзи.
Татарча көрәш буенча ярышлар, соңгы еллардагы кагыйдәләр нигезендә, тугыз үлчәүдә үткәрелә. Сабантуйларда исә, күпме көрәшче җыелуга карап, аларны ике (70 кг га кадәр һәм авыррак үлчәүгә), өч (65, 75 һәм авыррак), дүрт (65, 75, 85 һәм авыррак), биш (60, 70, 80, 90 һәм авыррак) үлчәү авырлыкларына бүлеп көрәштерү бар.
Һәр үлчәү авырлыгында аерым-аерым шобага салына. Бу болай эшләнә: үлчәү авырлыгында ничә көрәшче булса, шулкадәр номер язып, аларны бөкләп, судьяның түбәтәенә салалар. Шуннан һәр көрәшче үзенең номерын ала. Шул номердан чыгып, судья белән секретарь исемлек төзеп чыга.
Катнашучылар бик күп булганда, очрашуларны олимпия системасы буенча, ягъни оттырган кеше шундук төшеп калырлык итеп, үткәрәләр. Монысы болай: судья белән секретарь кемгә ничәнче номер чыга, аларны исемлеккә шул тәртиптә язып куя. Шуннан соң 1 нче номер белән 2 нче , 3 нчә номер белән 4 нче очраша. Беренче әйләнештән соң бөтен көрәшченең яртысы гына кала. Очрашулар шул ук тәртиптә, исемлектәге күрше белән күршенең очрашуы төсендә дәвам итә. Өч кенә кеше калганда, «батырлар тотышы» да уздырырга була. Монысы болай. Арбитр финалга чыгучыларга бау тоттыра. Көрәшчеләрнең өчесе дә бауга чиратлап башта бер, аннары икенче кулы белән тотына да, бауның очына җиткәнче тотышны эзлекле рәвештә алмаштырып бара. Бауның очында 2 нче номер булып санала, башка чыгучы — 1 нче, ахырга калучы 3 нче булалар. Шуннан чыгып, 1 нче белән 3 нче номерлар көрәшә, 2 нче| бу вакытта ял итә. Аннан соң җиңүче як 2 нче номер белән 1—2 нче урыннарны бүлешү өчен көрәшә. Аңа кадәре очрашуда җиңелүчегә 3 нче урынны бирәләр.
Сабантуйда катнашучылар күп булганда, көчлерәк көрәшчеләрне төрле урыннарга таратып, берничә подгруппага бүлергә дә ярый. Андый чакта үз подгруппаларында җиңеп чыгучылар ярымфинал һәм финал төркемен оештыралар. Алар арасында яңадан шобага салына.
Көрәш башланыр алдыннар судья көрәшчеләрнең икесен келәмнең ике ягына чакыра. Баш судья аларның кайдан, кем булулары белән таныштыргач, келәмдәге арбиртр сыбызгы сызгыртып, аларны уртага дәшә. Шуннан соң гына алар билбауларын бер-берсенең билләренә салалар.
Көрәшү өчен киңлеге 40—45, озынлыгы 110—115 см лы сөлге алына. Ул бер ягын озынрак калдырып, уң кулының беләзегенә (сулагайның сул кулына) салына. Кыска башы аста кала. Сөлгенең озын ягы баш бармак белән имән бармак арасына кысып тотыла. Болай иткәндә, ул кулдан берничек тә шуып чыкмый. Гадәттә өлкән көрәшчеләр сөлгене бил өстенә ике кул арасына 20—25 см калдырып тоталар. Яшьләр өчен сөлгене 15—16 см чамасы тоту уңайлырак. Тик сөлге белән билдән тотканнан соң куллар (йодрыклар) көндәшенең бөеренә басарлык булмасын.
Арбитр ике якның да хәзерлеген тикшерә һәм, сыбызгысын икенче тапкыр сызгыртып, көрәшә башларга боера. Көрәш олылар арасында — ун минут, 17—18 яшьлекләр арасында — сигез, 15—16 яшьлек үсмерләр арасында алты минут дәвам итә. Олылар биш минуттан соң, үсмерләр 3—4 минут көрәшкәч, берәр минут ял итәләр. Сөлгене билгә бәйләп тә, бәйләмичә дә көрәшергә мөмкин. Анысы кайсы якта нинди традицияләр булуга бәйле. Ә болай, гадәттә, вакытның беренче яртысын сөлгене бәйләмичә, ә бер минутлык ялдан соң сөлгене билгә бәйләп көрәшү кулланыла.
Әгәр көрәшче, көндәшен җирдән (келәмнән) күтәреп, күкрәге, янбашы аша аркасына ташлый икән, аңа саф җиңү бирелә. Тик саф җиңү бирү өчен бригададан кимендә ике судьяның риза булуы кирәк. Моннан тыш, көрәшче баллар буенча өстенлеккә ирешеп, аның көндәше җәрәхәтләнеп, көрәшне дәвам иттерә алмаса, яисә судьялар тарафыннан ярыштан чыгарылса, шулай ук саф җиңү бирелә. Көрәшчеләрнең берсе 5 балл аермасы (әйтик, 5:0, 6:1, 7:2 һ. б.) белән бәяләнерлек алымнар күрсәткәндә дә, аңа саф җиңү бирелә.
Әгәр көрәш бер якның да саф җиңүе белән төгәлләнмәсә, судьялар җиңүчене, көрәшнең сыйфатыннан, кайсы якның күпме балл җыюыннан чыгып билгелиләр. Мондый юл белән җиңгән якка бер штраф очкосы, ә җиңелгән якка өч штраф очкосы языла.
Баллар ничек бирелә соң?
Көрәшче көндәшен күтәреп алып, аны үз аркылы гәүдәсенең кайсы да булса урыны белән — ян-ягына, дүрт аяклатып һ. б. җиргә (келәмгә) ыргытса, моның өчен аңа бер балл бирелә.
Көрәшче көндәшен ыргытырга теләп, келәм аша күтәреп үтсә, ләкин соңыннан яңадан аягына бастырса, бу активлык булып кына исәпләнә. Монысы өчен балл бирелми.
Һөҗүм итүче көрәшче каршы якны ыргытканда үзе аста калса, балл бирелми. Ул, көндәшен күтәреп, аны ыргытырга тырышса, ә каршы як бу вакытта билбавыннан кулларының берсен яки икесен дә ычкындырса, тезләре белән һөҗүм итүченең билен кысса, аңа аяк чалса, көрәш туктатылмый һәм алымны төгәлләргә мөмкинлек бирелә. Каршы як келәмгә аркасы белән төшсә, һөҗүм итүчегә 1 очко бирелә. Көрәшче көндәшен ыргыта алмаса, билбавын кулыннан ычкындыручыга кисәтү ясала, әгәр һөҗүм итүче көндәшен келәмнән күтәреп алып ыргытырга теләгәндә, каршы як тезләре белән аның билен кысса, шуның белән егарга комачауласа, һөҗүм итүче якка, сөлгене күчермичә, көндәшен артка «утыртырга» рөхсәт ителә. Бу очракта каршы як аркасына егылса, җиңелгән дип исәпләнә.
Көрәшче үзе каршы һөҗүмгә күчмичә, каршы якның һөҗүмнәрен генә кире кайтарырга тырышса, келәмнән читкә чыгу ягын караса яки көндәшен этеп чыгарса, аңа кисәтү ясала.
Көрәшчегә кисәтү ясала, каршы якка 1 балл өстенлек бирелә. Көрәшүчеләрнең икесенә дә пассивлыклары өчен кисәтү ясалганда, аларга берәр штраф баллы языла. Ләкин, көрәш башлануга ук, 2 минут вакыт үткәнче, пассивлык өчен кисәтү ясарга тәкъдим ителми.
Көрәшче бер кисәтүдән соң кагыйдәләрне яңадан бозса яки пассив көрәшсә, аңа икенче кисәтү ясала. Шуннан соң да тагын ике тапкыр кисәтү бирелсә дә, ул оттырган дип исәпләнә. Ләкин кисәтү белдерер өчен, бу очрашуга хезмәт күрсәтүче ике судьяның ризалыгы кирәк. Ризалык булса, көрәш тукталыла һәм кисәтү ясала.
Көрәштә түбәндәге алымнарны кулланырга рөхсәт ителми: билбауны каршы якның корсак турысына китереп тоту, боргалау, бөтерү, өстән аска, бер яктан икенче якка күчереп йөртү, каршы якның биленнән түбән салу, аягына басу, аяк чалу, билен каеру, келәмен күтәреп тартмыйча, көндәшен келәмгә ыргыту, келәмнән читкә ыргыту, келәм кырыена чыккач алым ясау, өс киеменә ябышып тотып тору, сугу яки тупас рәвештә этеп җибәрү, тезгә басу, билбауны ике кулга да чорнау, келәмдә сөйләшү, каршы якның битенә һәм кулларына баш белән терәлү, каршы як аста калганда, аның күкрәгенә басу.
Көрәш тәмамлану турында сигнал гонг белән бирелә (сыбызгы түгел). Сигнал яңгырагач, көрәшчеләр җиңүче игълан ителгәнгә кадәр келәмдә калалар. Аннан соң берберләренә кул бирешеп, келәмнән чыгып китәләр. Көндәшенә кул бирүдән баш тарткан көрәшче ярыштан чыгарылырга да мөмкин.
Сабантуйларында баш батырны билгеләү өчен ике янәшә үлчәүдә җиңеп чыккан көрәшчеләрне очраштыралар. Мәсәлән, иң элек җиңелчә, җиңел, урта ярым авыр үлчәүләрдәге җиңүчеләр бер-берләре белән очрашып көч санашалар. Алар арасында җиңүче урта һәм авыр үлчәү парның җиңүчесе белән очраша.
Сабантуйның төп батырына, традициягә кергән гадәт буенча, сарык тәкәсен бүләк итеп бирәләр. Соңгы елларда башка төрле кыйммәтле бүләкләр бирү дә гадәткә керә башлады, ә шулай да тәкә бирү — ул сабантуйның бер кыйммәтле символы, бизәге. Ул төшеп калырга тиеш түгел! Батырның, тәкә күтәреп, мәйданны әйләнеп чыгуы үзе үк зур вакыйга!
Көрәшергә, гер күтәрергә теләгән кешене табиб бик җентекләп тикшерергә тиеш. Исерек яисә авызыннан аракы килгәннәргә, шулай ук кан басымы югары булганнарга мондый ярышларда катнашырга рөхсәт ителми.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования