Сабантуй бәйрәме

Чыганак: http://hghltd.yandex.net/yandbtm?fmode=inject&url=http%3A%2F

Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.... Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.



Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.



Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән. Бәйрәмнең кульминациясе - мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.



Акрынлап Сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнә бара. Бүген аны Татарстан авылларында, поселокларында, районнарында, шәһәрләрендә генә түгел Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да һәм татар диаспоралары яшәгән Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр.
Хәзерге вакытта Сабан туена дәүләт бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Аңа хәзерләнү һәм бәйрәм итү буенча указлар, карарлар чыгарыла, бәйрәмне финанслау чыганаклары билгеләнә.
Борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча традицияләр белән тулыландырыла. Шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.



Татарстан Республикасында Сабантуй бәйрәме июнь аенда, гадәттә 3 этапта үткәрелә. Язгы кыр эшләре тәмамлануны башта авыл халкы бәйрәм итә, аннан Сабантуй республикабызның зур шәһәрләрендә гөрләп уза. Соңгы этап башкалабыз – Казанда, шәһәребезнең барлык административ районарында үткәрелә. Зур-зур мәйданнарда спортчылар, сәнгать осталары ярыша. Үзәк ипподромда ат чабышлары үткәрелә. Халык күңел ача.
2003 елда үзенең Татарстанга визиты вакытында ЮНЕСКО Генераль директоры К.Мацуура Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиевнең татар халкының милли «Сабантуй» бәйрәмен ЮНЕСКОның кешелек мирасы сөйләмә һәм матди булмаган шедеврлары исемлегенә кертергә кирәклеге турындагы тәкъдимен хуплап чыкты.

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования