Йомырка салынган кашык кабып йөгерү

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Катнашучылар, йомырка салынган кашыкның сабын авызларына кабып, старт сызыгы артына тезеләләр. Сигнал бирелүгә, алар йөгерә башлый. 80—100 м лы араны беренче булып тәмамлаучы җиңүче була.
Йомырка кашыктан җиргә төшсә, катнашучы уеннан чыга. Ярыш вакытында, йомырка җиргә төшмәсен дип, кашыкны кул белән тотып барырга рөхсәт ителми. Йомырка урынына өстәл теннисы шарларыннан да файдаланырга мөмкин.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International