Сабантуй (Гөлшат Зәйнашева шигыре, Луиза Батыр-Болгари көе)

Чыганак: Балалар бакчасы : әти-әниләр һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен уку китабы.- Казан : Раннур, 2003.- 656 б.

Күңелле сабантуйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Кушымта:
Без җырлыйбыз сабантуйда
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән
Кошлар кушыла сайрап.

Күбәләкләр безнең белән
Уйныйлар әйлән-бәйлән.
Сабантуй күбәләкләр һәм
Кошлар өчен дә бәйрәм.

Кушымта

Әти-әниләребезгә.
Җыйдык чәчәк бәйләме.
Матур булсын, ямьле булсын
Сабан туе бәйрәме.
Кушымта
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International