Фәйзрахманов Ә. Казан герблы һәм флаглы булды

Чыганак: Шәһри Казан.- 2004.- 25 дек.

Кичә Казан шәһәр Советының XXI сессиясе үткәрелде. Ул соң гына тәмамланды. Депутатлар кичке сәгать 7 ләр тирәсендә башкалабызның символларын – герб һәм флагын кабул иттеләр. Аларның проектлары Татарстан һәм Россия Президентлары каршындагы Геральдика советларының экспертизасын узды. Аларның бәяләмәләренә караганда, башкалабыз символлары геральдика законнарына тулысынча җавап бирә. Тарихта мәгълум булганча, Казан шәһәренең моңарчы да гербы булган. Губерна шәһәре Казанның гербы 1781 елның 18 октябрендә расланган. Депутатлар да шушы гербны нигез итеп алдылар. Казан гербы сурәтендә киләчәктә кара аждаһа рәсеме булачак. Аның өстенә тарихи Казан бүреге куела.
Казан флагында шулай ук аждаһа рәсеме урнаштырылачак. Әмма аждаһа флагта бүрексез булыр. Кичә шәһәр Советы депутатлары герб һәм флагның нигезләмәсен дә расладылар. Тиздән герб осталар тарафыннан кулдан эшләнәчәк. Сессиядә исә символларның компьютер варианты гына күрсәтелде.
Кичәге утырышта башкаланың Уставы да кабул ителергә тиеш иде. Әмма кайбер оешмалардан хәзергә экспертиза алынмау сәбәпле, депутатлар аны карауны кичектереп торырга булдылар. Кичәге утырышта иң башта «Казан гаиләсе программасы турында» шәһәр Советы карарының үтәлеше тикшерелде. Программаның беренче этабын гамәлгә ашыру чыгымнары 257 миллион 105 мең сум тәшкил итәчәк. Аның 187 миллион 703
мең сумы шәһәр бюджеты исәбеннән булачак, ә калган өлешен республика бюджеты һәм бюджеттан тыш чыганаклар финанслаячак.
Аннары депутатлар Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү программасын финанслаучы «Өмет» фондының эшчәнлеген тикшерделәр. Уставы нигезендә фонд һәр елны депутатлар алдында исәп-хисап ясарга тиеш. Әмма ул инде керемнәре һәм чыгымнары турында өч ел дәвамында депутатларга мәгълүмат бирмәгән. Шәһәр Советы рәисе Камил Исхаков киләчәктә мондый хәлне булдырмаска кушты.
Депутатлар 2004-2008 елларга Казан шәһәрендә куллану хезмәте базарын үстерү программасын гамәлгә ашыруның барышын тикшерделәр. Агымдагы елның 11 аенда куллану базары корылмаларын төзүгә һәм үзгәртеп коруга 5,5 миллиард сум акча тотылган. Хәзер башкалабызда казанлыларга 2252 сәүдә предприятиесе, 16 базар хезмәт күрсәтә. Казанлылар 813 көнкүреш хезмәте предприятиеләренә мөрәҗәгать итәләр. Кичәге сессия утырышында башкала өчен тагын бер зур әһәмияткә ия булган программа тикшерелде. Ул «Казан шәһәре халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту» дип исемләнә. Депутатлар 2005 елга әлеге программаны финанслау чыганакларын билгеләделәр, нинди корылмалар төзеләчәген ачыкладылар.
Кичә шәһәр Советы сессиясендә 2004, 2005 елгы бюджетларга кайбер өстәмәләр дә кертелде. Ул өстәмәләр федераль һәм республика бюджетларыннан керемнәрнең шактый арта төшүе белән бәйле иде. Башкалабыз юбилеена әзерлек уңаеннан Санкт-Петербург шәһәр бюджетыннан да агымдагы елда 14,5 миллион сум акча кергән. Килешү нигезендә алдагы елда Санкт-Петербург шәһәр хакимияте Казанга тагын 150 миллион сум акча бирәчәк. Төш вакытында депутатлар метро төзелешендә булдылар.
Кичә сессиядә шулай ук Казан шәһәренең муниципаль заказы турында карар кабул ителде. 2005 елга шәһәр Советының эш планы расланды. Ул план нигезендә сессияләрдә 36 мәсьәлә тикшереләчәк.
Кичәге сессия агымдагы елда шәһәр Советының соңгы сессиясе иде. Шәһәр Советы рәисе Камил Исхаков депутатларны һәм хакимият хезмәткәрләрен Яңа ел белән тәбрикләде, агымдагы елда башкарылган эшләр турында сөйләде, юбилей елында һәркемгә сәламәтлек теләде.
Казанлылар хезмәтенә югары бәя бирүе өчен сессиядә катнашучылар рәхмәт әйтеп Россия Президенты В.В.Путинга телеграмма җибәрделәр һәм юбилейга чакырдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International