Әдипнең тәрҗемәи хәле

Чыганак: Һади Такташ : биобиблиогр.күрс. / Татар.Респ.Милли к-ханәсе; төз.: Н.С.Митрофанова, Д.Р.Фәхретдинова. - Казан : Милли кит., 2003. – 286 б. : портр.б-н. - (Татар әдипләре). - Текст татар,рус.инглиз тел.

Татар әдәбияты классигы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 гыйнварында элекке Тамбов губернасы Спас өязе (хәзерге Мордва Республикасының Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк укырга, җырлар, такмаклар чыгарырга һәвәс булып үсә. Һади беренче мәртәбә үз өендә әткәсеннән һәм әнкәсеннән дәресләр ала. Өйдә бераз укыгач, үз авылларындагы дини мәктәпкә китә. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы, заманына күрә укыту процессы яңачарак корылган Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда Һади 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый. Биредә ул шул чакта төрки дөньяга киң таралган «Вакыт», «Йолдыз», «Ялт-Иолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр язу белән мавыга. Кызганыч ки, булачак шагыйрьнең бу чорда иҗат иткән шигырьләре безнең көннәргә кадәр килеп ирешмиләр. Пешләдән соң Һади бер елын, укымыйча, авылда үткәрә.

Беренче империалистик сугыш башланып, алты балалы зур гаиләнең матди хәле кыенлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрергә карар кыла. Шул уңайдан унөч яшьлек Һадины да, үзләренә кардәш тиешле бер сәүдәгәргә ияртеп, Урта Азия якларына Кәттә Курган шәһәренә озата. Һади әүвәл әлеге сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай хәлендә яши. Аннары Бохарага күчеп, шәһәр байларыннан берсенең мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге булып эшли. Хезмәттән буш вакытларында шәһәр яшьләренең төрле мәдәни эшләренә, һәвәскәрләр оештырган спектакль, концертларга йөри, Бохара әмирен бәреп төшерүне максат итеп куйган сәяси хәрәкәттә актив катнаша. Матбугатта Бохарадагы вакыйгаларны яктырткан мәкалә-хәбәрләре басылып чыга. Бала чактан ук башланган әдәби иҗат тәҗрибәләрен дәвам иттереп, «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахрала-рында» исемле шигырьләрен яза. «Төркстан сахраларында» дигән шигыре Ташкентта нәшер ителә торган «Олуг Төркстан» газетасының 1918 елгы 21 гыйнвар санында басылып та чыга. Бу — Һади Такташның матбугатта дөнья күргән беренче шигыре.

Урта Азия якларына әти-әнисенә матди яктан булышу нияте белән киткән үсмер малайның теләкләре тормышка ашмый. 1917 елгы революцияләр шаукымыннан соң озак та үтми, 1918 елның көзендә Һади туган авылы Сыркыдыга кайта. Авылда ел ярым чамасы китапханә мөдире, башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли, мәдәни-агарту эшләре алып бара.

Әдәби иҗат белән чиксез кызыксынган, үзлегеннән укып, белем дәрәҗәсен күтәрергә омтылган шагыйрь егет яңадан урыныннан кузгала: 1919 елның, көзендә Оренбургка китә. Монда ул Оренбург губкомы органы «Юксыллар сүзе» газетасының җаваплы сәркатибе булып эшли, политик курсларда укый, шәһәрнең мәдәни тормышында кайнап, Шәриф Камал, Афзал Таһиров кебек күренекле язучылар белән таныша, үзе хезмәт иткән газета битләрендә көндәлек вакыйгаларга багышланган хәбәрләрен һәм шигырьләрен бастыра.
Яшәү шартлары кыенлашкач, Һади Такташ, дусларының тәкъдиме белән, 1921 елның язында Ташкент шәһәренә күчә. Анда ул «Белем йорты» журналының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара. Шул ук вакытта Төркстан эшче-диһкан коммунистлар университетында, Кызылармеецлар мәктәбендә тел-әдәбият укыта.

Ташкент чоры Такташ иҗат эшчәнлегенең тагын да активлашуы, шагыйрь буларак, иҗат йөзенең үзенчәлекле форма ала баруы белән характерлы. Биредә ул үзенең беренче дәвер әдәби эшчәнлегендә күренекле урын тоткан романтик әсәрләрен — эчтәлеге белән нигездә мифологик легендаларга нигезләнгән һәм мифологик, символик образлар аша кеше шәхесенең рухи хөрлеген данлаган, аны буып торган явыз көчләргә, дини хорафатларга, социаль гаделсезлеккә каршы ярсулы көрәш, гыйсъянчылык идеясен алга сөргән бер шәлкем шигырьләрен («Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы») һәм атаклы «Җир уллары трагедиясе»н иҗат итә.

1922 елның җәендә Һади Такташ Мәскәүгә күчеп килә. Анда берничә ай яшәгәннән соң, шул елның көзендә Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда төпләнеп кала. 1923 елда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга. «Җир уллары трагедиясе» шул ук елда сәхнәгә дә менә. Спектакльнең премьерасында Идея ролен Такташ үзе башкара.

Казанга килгәч, ул берникадәр вакыт Татар театрында суфлер булып эшли, аннары «Чаян» (1923-1924), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре» (1926), «Азат хатын» (1926-1929) журналларының җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1929 елда «Чаян» журналы редакциясенә кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.
Казанда 1922-1923 елларда язылган әсәрләрендә поэтик фикерләүдәге элекке романтик гыйсъянчылык мотивлары әле дәвам итсә дә, 1923 ел ахырларыннан башлап, Һади Такташ иҗатында тормышны реалистик сурәтләү тенденциясе көчәйгәннән-көчәя барып, шагыйрьне яңа иҗади ачышларга китерә. В.И. Ленинның үлеме тәэсирендә туган «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы, «Давылдан соң», «Сагыну җырлары», «Такташ шигырьләре» исемле җыентыкларында урнаштырылган лирик-публицистик шигырьләр һәм, ниһаять, яшьлеккә, мәхәббәткә, тормышның матурлыгына гимн булып яңгыраган «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу», «Мокамай» кебек лирик поэмалар Такташны егерменче еллар татар поэзиясенең алдынгы сафына чыгарып бастыра. Әдипнең популярлыгы искиткеч тиз үсә, ул халыкның уй-хисләрен, хыял-омтылышларын илһамланып җырлаучы трибун-шагыйрь булып таныла.

1930-1931 еллар дәвамында Һади Такташ «Киләчәккә хатлар» исемле шигъри әсәре өстендә эшли. Автор тарафыннан ун хат итеп уйланылган, шул чорның катлаулы иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларын яктыртырга тиешле бу киң колачлы лироэпик әсәр, кызганычка каршы, тәмамланмый кала: шагыйрь хатларның өчесен генә язып бетерә.

Һади Такташ — барыннан да элек шагыйрь буларак танылган әдип. Ләкин аның бай мирасында башка жанр әсәрләре дә зур урын били. Ул — «Күмелгән кораллар», «Югалган матурлык» һәм «Камил» исемле драма әсәрләре авторы. Үз вакытында бу драмалар татар сәхнәсендә куелалар һәм уңыш казаналар.

Һади Такташ үзенең каләмен сәнгатьнең иң популяр төрләреннән булган кинодраматургия өлкәсендә дә сынап карый. Аның архивында шушы юнәлештә эшләнгән тәҗрибәсеннән «Камил» киносценариеның кулъязмалары сакланып калган.

Газета-журнал редакцияләрендә озак эшләү әдипнең журналистлык талантын да ачып җибәрә. Заманның күп төрле актуаль темаларына багышлап, ул дистәләрчә публицистик мәкалә, очерк һәм фельетоннар язып бастыра. Хикәя жанрында, әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә көчен сынап карый. 1980-1983 еллар арасында Татарстан китап нәшрияты әдипнең барлык жанр әсәрләрен үз эченә алган өч томлык җыелмасын бастырып чыгарды.

Әдип революция һәм шул елларның кырыс романтикасын, шул чор кешеләренең рухи матурлыгын сәнгатьчә гәүдәләндергән төрле жанрдагы әсәрләре белән татар әдәбияты тарихында яңа сәхифә ачты, яңа принципларга таянган әдәбиятның нигез ташларын салуда үзеннән зур өлеш кертте.

Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә тиф авыруыннан Казанда вафат була һәм Максим Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркындагы зиратта җирләнә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International