Кәрим Тинчурин. Биобиблиографик белешмәлек

Кәрим Тинчурин
 
Кәрим Тинчурин күпкырлы талант иясе булуы белән замандашларыннан аерылып тора. Ул - актер, режиссер, драматург буларак татар театрын ныгыткан сәнгатькәр, әмма шулар өстенә Кәрим Тинчурин проза остасы да, ул “Мәрҗәннәр “ романы белән әдәбиятыбызның олы классигы булып тарихта калган зат...
Минтимер Шәймиев

2007 елда татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 120 ел тулды.

Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Татар театрының тарихында, бигрәк тә совет чорындагы үсешендә аның роле гаять зур. Егерменче-утызынчы елларда Кәрим Тинчуринның иҗаты чәчәк аткан чор. Бу вакытларда ул үзенең иң уңышлы драма әсәрләрен иҗат итә. Башлангыч чор иҗатында үзен комедия остасы итеп танытса, егерменче ел урталарында Кәрим Тинчурин иҗатында төп урынны музыкаль драмалар били. К. Тинчурин белән С. Сәйдәшев кебек ике зур талантның бердәм иҗаты нәтиҗәсендә “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Сүнгән йолдызлар“ исемле әсәрләр туа. Бу әсәрләр һәм алар өчен махсус язылган җырлар - татар театр сәнгатенең һәм музыкасының җәүһәрләренә әвереләләр.

Кәрим Тинчуринның иҗат эшчәнлеге киң колачлы. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле.

Тәкъдим ителә торган биобиблиографик белешмәлек күренекле драматургның юбилее уңаеннан төзелде. Биредә Кәрим Тинчуринның тәрҗемәи хәле, тормыш һәм иҗат юлын яктырткан мәкаләләр, замандашларының хатирәләре тупланды. Әдипнең әсәрләре, аңа багышланган шигырьләр, сценарийлар урнаштырылды. К. Тинчуринның тормышын һәм иҗатын тулырак күзаллау өчен фотосурәтләр бирелде. Алар фотоархив бүлегенә урнаштырылдылар. Бу бүлек ике өлештән тора. Беренче өлеше “Гаилә альбомыннан“, икенчесе - “К. Тинчурин сәнгатьтә“ дип атала.

Библиография бүлегендә К. Тинчурин әсәрләре, аның хакындагы әдәбият (соңгы ун ел аралыгында) һәм К. Тинчуринга багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар урнаштырылды.

Эчтәлек:

К. Тинчуринның тәрҗемәи хәле

К. Тинчуринның тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр
К. Тинчурин турында истәлекләр
Фотоархив
К. Тинчурин әсәрләре
К. Тинчуринга багышланган шигырьләр

К. Тинчуринга багышланган сценарийлар
Библиография

Соңгы яңарту: 19 сентябрь 2017, 15:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования