Әлфия Төхфәтуллина. Вакытсыз сүнгән йолдызлар

Мәгариф. - 2005. - N10.

ВАКЫТСЫЗ СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР

(К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“ драмасын өйрәнү)
Дәрес үрнәге

Дәрес барышы.
I. Оештыру.
II. Актуальләштерү.
Анализга керешкәнче, йолдыз сүзенең мәгънәсенә аңлатма бирелә.
а) күк җисеме;
ә) яратып дәшү. Мәсәлән:
Йокла, угълым, йом күзең,
Кичтән йокың кала да,
Егьлап үтә көндезең.
б) атаклы, күренекле кеше.
Укытучы. Без өйрәнәсе әсәрдә нинди йолдыз турында сүз барыр икән? Дәрестә шул сорауга җавап табарга тырышырбыз.
III.Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
Укытучы. Әсәрнең жанры нинди? (Драма.) -
Нәрсә ул драма! (Җитди конфликтка корылган жанр.) -
Әйе. Драмада авыр фаҗигале хәлләр сурәтләнә дип тулыландыра алабыз. -
Хәзер әсәргә якынрак килик. Безгә конфликтын, темасын, идеясен табу өчен, драманың сюжетына анализ ясарга кирәк. Әсәрдән өзекләр уку өчен рольләр бүлешенә.
Укытучы. Әсәр ничек башланып китә, ягъни конфликтны барлыкка китерүче сәбәпләр нинди? Моны ачыклау өчен безгә әсәрнең экспозиция өлешен табу зарури, кем сөйли? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)
- Әсәрнең беренче өлешендә үк без бер-берсен өзелеп сөюче егет белән кызны (Исмәгыйль һәм Сәрвәрне) очратабыз, Сәрвәр - әбисе тәрбиясендә үскән ятимә кыз, Исмәгыйльнең тормышы тагын да авыррак, ул хәзрәттә хезмәт итә, шуңа күрә гомере буе кимсенеп яши. Муллыкта, бай тормышта яшәгән Надирның да бәхете юк, чөнки тумыштан зәгыйфь, бөкре, ул да чын күңелдән Сәрвәрне сөя, Сәрвәрнең аңа бары тик кызганып каравын гына белгәч, аңа тагын да авыррак, чөнки ул үзен кызгануларын теләми. -
Шулай итеп, укучылар, әсәрдә өч кешедән торган мәхәббәт өчпочмагы барлыкка килде? әкин Исмәгыйль бу мәхәббәттән курка, ни чен, нинди вакыйга сәбәпче була моңа? (Исмәгыйль куркыныч төш күрә.) -
Бик дөрес, әйдәгез, хәзер шул турыда драмадан өзек укып үтик. -
Бу төш, укучылар, нәрсәгә ишарә итә? (Илдә сугыш башлана.) -
Кемнәр арасында конфликт туа? (Халык белән җәмгыять арасында конфликт туа. Кешеләр сугышның башлануын теләми. Чөнки ул төрле газаплар китерә.) -
Вакыйга ничек үстерелә? (Бик күпләр сугышка китә. Әмма егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән сугыштан кала. Сәрвәрнең дә Исмәгыйльне җибәрәсе килми. Ул им-том итүче Сәрви карчыктан өшкереп ясалган “дару“ юнәлтә.) -
Шул урында әсәрнең кульминацион ноктасы барлыкка килә. Нәрсә була? (Сәрвәр үз куллары белән әлеге “даруны“ Исмәгыйльнең колагына сала. Егет үлә.)
- Конфликт ничек чишелә? (Исмәгыйльнең фаҗигале кайгысыннан Сәрвәр юләрләнеп үлә. Надир исә, миңа Сәрвәрдән башка яшәү юк дип, үз-үзенә кул сала.)
Укытучы. Әсәрдәге йолдызлар нинди мәгънә белдерә. (Язмыш, бәхет төшенчәләрен.) -
Элек безнең халыкта имеш, күктә һәркемнең үз йолдызы бар дигән ышану яшәгән. Һәрбер йолдыз- кемнеңдер яшәү, бәхет символын белдергән. Шуннан чыгып, без әсәрнең темасын билгели алырбыз. Төп тема нинди булыр? (Кеше бәхете мәсьәләсе.) -
Укучылар, әсәрдә тагын берничә ярдәмче тема бар, аларны да билгелик. (Мәхәббәт хисенең көчлелеге; социаль тигезсезлек; тормыш гаделсезлеге; кеше бәхетенә киртә булган сугыш афәте.)
Укытучы. Укучылар, әлеге драма башка әсәрләрдә сирәк очрый торган бер герое белән дә игътибарга лаек. Кем ул? (Надир.) -
Шушы образга характеристика биреп үтик. (Надир - мулла малае. Ямьсез, гарип булса да, ул да кеше, аның да йөрәге бар. Улда ярата. Бу көч аңа ышаныч, яшәргә көч бирә. Сәрвәрнең үлеме Надирның соңгы өметен өзә һәм ул үз-үзенә кул сала.) -
Яшьләр белән Надир арасында ни өчен каршылык килеп чыга? Ни өчен Надир сугыш башлануга куана. Ни өчен аңа юләрләнгән Сәрвәр ныграк ошый? (Укучылар фикере тыңлана. Әсәрдән өзекләр укыла.) -
Шулай итеп, әсәрдә тагын бер ярдәмче тема барлыкка килә, бу нинди тема? Гарип Надирга нинди сыйфат хас? (Аның күңеле матур. Тема: күңел матурлыгы.)
-Укучылар, әсәрдә Исмәгыйльнең төшендә күргән тагын бер символик образ турында әйтелә, нәрсә ул? (Аждаһа.)
- Бу образ әсәргә ни өчен кертелгән? (Чөнки сугыш кешеләрне юк итүче аждаһа ул.)
Укытучы. Безгә әсәрнең идеясен ачар вакыт җитте, әсәрнең идеясе ничек булыр икән, укучылар? (Матур, якты хыяллар белән яшәүче, бәхеткә тулы хокуклары булган геройларның үлеменә китергән кара көчләргә, сугышка һәм аны башлаучыларга нәфрәт уяту.)
- Бик дөрес, укучылар, КәримТинчурин әлеге әсәре белән тагын бер кат сугышны - аның илгә китергән фаҗигасен ачып бирде.
IV. Ныгыту.
Укытучы. Укучылар, без сезнең белән әсәргә анализ ясадык. Хәзер аңа тарихчылар күзлегеннән карыйк. Әсәр кайчан язылган? (1923 елда.)
- Әйе, әсәр 1923 елда языла һәм беренче тапкыр 1924 елда театр сәхнәсендә уйнала. Ул тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Надир ролен К. Тинчурин үзе башкара. Сәрвәрне - Галия Кайбицкая, Исмәгыйльне Ситдыйк Айдаров уйный. Шушы көннән алып әлеге драма татар театры сәхнәсеннән төшми. Әсәр музыкаль драма булуы белән дә үзенчәлекле, Салих Сәйдәшев аның рухына туры китереп көй иҗат иткән. (Слайдларда әлеге рольләрдә уйнаучылар: Галия Кайбицкая, Сит- дик Айдаров фотолары, спектакльдән күренешләр һәм Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчуринның бергә төшкән фоторәсемнәре күрсәтелә, алар буенча әңгәмә үткәрелә.)
Укытучы. Укучылар, бу драмада нинди тарихи вакыйга сурәтләнә? (Беренче бөтендөнья сугышы.)
- Бу сугыш турында ниләр беләсез? (Укучыларның фикере тыңлана, тарих дәресләрендә алган белемнәре искә төшерелә.)
V. Йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, без сезнең белән К.Тинчуринның тагын бер әсәрен өйрәндек. Әсәр сезгә ошадымы? (Укучыларның фикере тыңлана.)
К.Тинчурин нинди шәхес булган? Шуны ачыклау, өйрәнү сораулары тәкъдим ителә. Укучылар компьютерда шушы эшне башкара (тест сорауларына җавап бирә). Укытучы нәтиҗә чыгара, билгеләр куя.

Әлфия ТӨХФӘТУЛЛИНА,
Арча педагогия көллияте укытучысы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International