А. Шәехова. К. Тинчурин Һәм С. Сәйдәшевнең иҗади дуслыгы

Совет мәктәбе. - 1988.- N 10.

К. ТИНЧУРИН ҺӘМ С. СӘЙДӘШЕВНЕҢ ИҖАДИ ДУСЛЫГЫ
 
(Әдәби-музыкаль монтаж)

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, әдәбият дәресләрендә генә түгел, класстан тыш эшләрдә дә тормышка ашырыла.
Соңгы елларда класстагы һәм класстан тыш эшләрне бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә алып баруга нык игътибар ителә. Әдәби әсәрләрне өйрәнүгә бәйләнешле класстан тыш эшләрне оештыруда күп төрле формалар һәм методлардан файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, әдәби-музыкаль кичәләр, инсценировкалар, экскурсияләр, әдәбият-сәнгать осталары белән очрашулар, тематик газеталар чыгару, стендлар эшләү, сорау-җавап кичәләре, әдәби викториналар үткәрү, укучыларның иҗади эшләреннән (аерым образларга, сәхнә күренешләренә рәсемнәр ясатып) күргәзмәләр оештыру һ. б.
Биредә мин К. Тинчуринның иҗатын өйрәнгәннән соң (IX класс, обзор дәрес) IX класс укучылары белән куелган әдәби-музыкаль кичәгә тукталып китәм. Ул К. Тинчурин һәм С. Сәйдәшевнең иҗат дуслыгына багышлана.

Зал. Алгы планга - сәхнәнең уң ягына К. Тинчурин һәм сул ягына С. Сәйдәшев портретлары куела. Портретлар астына пөхтә итеп язылган плакат эленә. Ул кичәнең темасын күрсәтә. Пәрдә артында С. Сәйдәшевнең “Совет Армиясе маршы“ яңгырый. Музыка акрыная, сәхнәгә кичәне алып барырга тиешле ике кыз һәм ике малай чыгып баса.

Беренче алып баручы. Татар театр сәнгатен үстерүгә кыйммәтле өлеш керткән Кәрим Тинчурин һәм профессиональ татар музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең иҗат дуслыгына багышланган кичәбезне башлыйбыз.
Икенче алып баручы. (Кулы белән К. Тинчурин портретына күрсәтеп, портрет астына плакат итеп язылган шигырьне укый.)
Сәхнәбездә синең “Зәңгәр шәл“ең,
“Сүнгән йолдызлар“ың яналар.
“Без кабызган утлар“ыңа җырлап,
Зур үрләргә яшьләр баралар.
Өченче алып баручы. плакаттан С. Сәйдәшевка багышланган өзекне укый:
“Кандыр буе“, “Чалгычылар җыры“,
Моңландыра “Казан сөлгесе“.
Син тудырган матур көйләр бар да -
Сәхнәбезнең гүзәл өлгесе.
Сәхнәгә баянчылар группасы чыккач, дүртенче алып баручы: “Уйнап җибәрик, дуслар, Сәйдәш маршын“,- ди. Шуннан соң баянчылар Сәйдәш маршын уйныйлар.
Беренче алып баручы. К. Тинчурин татар әдәбиятының алтын хәзинәсенә кереп калырлык “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“ һ. б. бик күп кенә әсәрләр иҗат итте.
Икенче алып баручы. С. Сәйдәшев һәм К. Тинчуринның иҗаты бер-берсеннән аерылгысыз. К. Тинчурин драма әсәрләрен җырлар белән иҗат иткән. Халыкның иң күркәм сыйфатларын, иң мөкатдәс уй-теләкләрен чагылдырган җыр, музыкадан башка чын милли театрны күз алдына китерү мөмкин түгел.
Өченче алып баручы. Ә Сәйдәш музыкасында татар халкының рухи тормышы, кичерешләре, хисләре, кыскасы,- хәзергесе һәм үткәне гәүдәләнә. Аның әсәрләренә тирән лиризм хас. Сәйдәш музыкасы мелодиягә дә гаҗәп бай. Бу исә авторның халык көйләренә якын торып иҗат итүеннән килә. Шуңа күрә дә композиторның әсәрләре халыкның олы мәхәббәтен казанды.
Дүртенче алып баручы.
Сәйдәш, оркестрлар тавышы чыңлый
Күкрәгендә безнең Ватанның.
Тибрәлә җыр, сине дөнья тыңлый,
Милли моңын - Музыкасын тыңлый татарның.
Беренче алып баручы. К. Тинчурин һәм С. Сәйдәшевнең бердәм иҗаты сокландыргыч нәтиҗәләр бирә: сәхнәдә бер-бер артлы музыкаль спектакльләр куела. Бүген дә тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керә торган “Кара урман“, “Булат җыры“, “Монтерлар җыры“ һ. б. яратылып тыңлана.
Икенче алып баручы. Җыр-шигырь К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар“, “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Казан сөлгесе“ әсәрләрендә күп һәм алар Тинчуринны драматург кына түгел, шагыйрь итеп тә таныттылар.
Өченче алып баручы. “Сүнгән йолдызлар“ драмасының төп герое - Сәрвәр. Ул патша хакимлек иткән чордагы татар хатын-кызларының миллионлаган корбаннарыннан берсе. Буржуазия файдасына алып барыла торган империалистик сугышка сөйгән егете Исмәгыйльне җибәрмәс өчен төрле юллар эзләп, ахырда им-том итүче карчыкка ышанып, егетнең колагына агу сала һәм егет үлә.
Дүртенче алып баручы. Егетнең үлеме Сәрвәрне акылдан шаштыра. Хәзер “Сүнгән йолдызлар“ драмасыннан Сәрвәрнең фаҗигале үлемен карагыз. (Сәхнә күренешен күрсәтү өчен эпидиаскоптан файдалану бик уңайлы. Сәхнәдән ак экранга арткы яктан зират, урман күренешләрен бирергә була. Ә күк күкрәү тавышын бирү өчен магнитофон кулланырга мөмкин.)
Пәрдә ачыла. Караңгылык. Еракта күк күкрәгән тавыш ишетелә. Алгы планда каберлек. Якын-тирәдә берничә агач үсә. Сәрвәрнең “Каз канаты“ көенә җырлавы ишетелә.
Түтәл, түтәл гөлләр күрдем
Су буенда чирәмдә.
Дөньяда күп михнәт күрдем
Унтугызга җиткәндә.
Бер укучы икенче эпидиаскоп нурларын сәхнәнең уңьягына юнәлтә. Сәхнәгә яктылык төшә. Сәрвәрнең гәүдәсе күренә. Сәрвәр чәчәкләр, каз канатлары, саламнар кочаклап, Исмәгыйль каберенә килә. Кызның кыяфәтендә акылдан шашу билгеләре күренеп тора: чәчләре тузгыган, битләре тырналган, яланаяк. Җырлый.
Кочак, кочак гөлләр җыйдым
Сөйгәнемә бүләккә.
Унтугызга җитәр-җитмәс
Ут кабынды йөрәккә.
(Кулларындагы әйберләрне кабергә сибә, күк күкри.)
Каз канатын кызлар сата,
Ир канатын кем сата?
Ир канатын патша сата,
Туган илне елата.
(Елап җырлый.)
Кыйгак, кыйгак кыр казлары
Оча кыйбла ягыннан.
Кыр казлары үткән саен
Хәбәр көтәрмен синнән.
Нурлар чәчеп күк йөзендә,
Алсуланып таң атар.
Ярсыз калган кыз баланы
Кемнәр генә юатыр?
Чү. Чү йолдызлар сүнә, йолдызлар сүнәләр. Йолдызлар сүнәләр... (Каты күк күкрәп, яшен яшьни.)
Аһ, аһ, аһ!!!
Бик каты кычкырып кабер өстенә егыла, үлә. Күк күкри, яшен яшьни.
Пәрдә ябыла.
Беренче алып баручы. Татар хатын-кызларының аянычлы язмышын тагын К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл“ драмасындагы бер күренештән карап үтик.
Авыл яшьләре Мәйсәрә һәм Булат бер-берсен яратышалар. Ләкин ике мәхәббәт арасына дүрт хатын алган ишан килеп кермәкче була. Бишенче хатынлыкка Мәйсәрәне алырга тели.
Икенче алып баручы. Ә хәзер Мәйсәрә һәм аның кайгысын уртаклашучы кызларның җырын тыңлыйк.
Пәрдә ачыла. Кызлар скамьяга тезелеп утырганнар. Уртада Мәйсәрә.
Мәйсәрә:
Газиз башкаемны ай саттылар,
Суелырга хәзерләнгән,
Абау, җаныем, мал кебек.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Бигрәк читен безнең хәл.
Кызлар.
Сөйгәнеңә кауша алмадың,
Бичаракай, елап кал.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Бигрәк читен безнең хәл.
Мәйсәрә.
Булатымнан башка кибәчәкмен
Сусыз чүлдә корып калган,
Абау, җаныем, тал кебек.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Бигрәк читен безнең хәл.
(Мәйсәрә елый, кызлар шул ук куплетны җырлыйлар.)
Пәрдә ябыла.
Икенче алып баручы. Драматург хезмәт иясенең аянычлы язмышын гына сурәтләп калмый, халыкның изүчеләргә каршы нәфрәтен һәм көрәшкә омтылышын да чагылдыра.
Өченче алып баручы. “Зәңгәр шәл“дәге Булат үзенең җыры белән качкыннар алдында әнә шул хисләрен ачып бирә.
Сәхнәдә төнге күренеш. Учак яктысы. Качкыннар төрлесе төрле җиргә утырышканнар. (Сәхнәдә кара урман күренешен бирүдә дә эпидиасконны файдаланырга мөмкин. Учакны ясау өчен лампочка, вентилятор, сары, кызыл, ал, ак кәгазьләр кирәк. Лампочка тирәсендә ялкын кебек күренсен өчен, төсле кәгазьләр тасмалап киселә. Кәгазьләр вентилятор ярдәме белән җилләндерелә - хәрәкәткә китерелә. Тирә ягына утын өелә.) Булат җырлый.
Кушымта. (Качкыннар да кушыла.) Пәрдә ябыла.
Дүртенче алып баручы. Драматург крестьяннарның озак еллар алып барган көрәшенең тарихи этапларын, аның нәтиҗәләрен һәм киләчәген күрсәтү максаты белән “Ил“ мелодрамасын иҗат итә.
Беренче алып баручы. Аның геройларында алпавытларга каршы көрәш ялкыны дөрли. Печән чабу вакытында без моны чалгычылар җырыннан ишетәбез.
Пәрдә ачыла. (Сәхнә күренеше шул ук; учак кына алып куелган.) Чалгы тоткан печәнчеләр күренә, җырлыйлар:
Биек-биек тауның бүләгеннән
Карт тимерче бизгә ясап биргән
Чалгы белән кизән, коткар җирне,
Коткар алпавытлар биләвеннән.
Карт игенче белән үткен чалгы
Бергә эшләп шулай мәңге-мәңге,
Яңгыратып якын киң болынны
Җырлаганнар алар шушы җырны.
(Чалгы кайраган хәрәкәтләр ясыйлар, җыр дәвам итә.)
Куркытмый безне шул печән өсте, их!
Аңлар җир йөзе безнең ул эшне, их!
Кизәнгәндә кизән, чүп калмасын утырып,
Буй башына күп калмаган, кизән колач
тутырып.
Без корыч, бездә көч, бездә чын җан,
Безнең үч куркыныч, юл бир, дошма
Ил өчен, җир өчен жәл түгел җан.
Канга кан, канга кан, канга кан!
Пәрдә ябыла.
Икенче алып баручы. К. Тинчурин комедия жанрын үстерүгә дә күп көч сала, аның югары баскычка күтәрелүенә зур өлеш кертә. Драматургның “Тутый кош“, “Сакла, шартламасын“, “Американ“, “Җилкәнсезләр“, “Казан сөлгесе“ кебек комедияләрндә иске дөньяның яман чирләре яктыртыла.
Өченче алып баручы. Ә хәзер кызлар һәм егетләр группасы башкаруында “Казан сөлгесе“ комедиясенә нигезләнгән лирик бию тәкъдим итәбез. (Биюнең эчтәлеге. Аулак өй. Кызлар “Казан сөлгесе“ дигән җырны җырлап сөлге чигәләр. Җыр тәмамлангач, кызлар мактанышкан кебек сөлгеләрен бер-берсенә күрсәтәләр. Сәхнә артында “Казан сөлгесе“ көе уйнала. Үзләренең сөлгеләрен куеп, кызлар иң матур чигелгән сөлге янына җыелышалар һәм сөлгене һәрберсенең кулыннан уздыралар. Шушы вакытта егетләр кереп, кызларның куйган сөлгеләрен яшерәләр. Кызлар гаҗәпләнгән кыяфәт белән сөлге эзлиләр. Сөлгене егетләрдән табалар. “Казан сөлгесе“ көе туктый, бию көе башлана. Кызлар егетләр белән парлашып татар халкының шаян биюен башкаралар.)
Дүртенче алып баручы. К. Тинчурин алга таба үз иҗатында совет чынбарлыгын чагылдыруга да җитди игътибар итте. “Кандыр буе“ музыкаль пьесасында ул социалистик хезмәт, коммунистик әхлак проблемаларын яктыртты.
Беренче алып баручы. Бу пьесада төп вакыйга - колхоз электр станциясен салу. Драматург монда шул эшне башкаручы кешеләр язмышын тасвирлый, аларның эчке дөньясын ача. Халыкның хыялында гына булган электр станциясе Ильич утларын кабыза.
Икенче алып баручы.
Син кабызган утлар, нурлар сибеп
Чолгый бара җирнең бар ягын,
Еллар үткән саен күбрәк илләр
Кабындыра сүнмәс ялкынын.
Пәрдә ачыла. Барлык катнашучылар хорга басканнар. Пәрдә ачылганда “Монтерлар җыры“ның тантаналы аккордлары яңгырый. Хор “Кандыр буе“ пьесасындагы “Монтерлар җыры“н башкара. Җыр тәмам. Аерым укучылардан түбәндәге шигырьләр сөйләтелә:
Беренче укучы.
Иң матур, моңлы җырларын
Халкына бирде Сәйдәш.
Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Сәйдәш.
Икенче укучы.
Канат җәйгән дәртле җырга тиңләп
Туган илнең яңа хисләрен,
Әйтеп бирдең, Сәйдәш, дөньяга син
Безнең күңел ниләр сизгәнен.
Өченче укучы.
Киләчәккә барган юл өстендә
Яңгырап тора таныш тавышлар:
Адымнарны безнең тизләтәләр
Дәртле җырлар, көчле маршлар!
Ике алып баручы кыз һәм малай алгарак чыгып басалар, икесе бергә:
Кәрим Тинчурин,
Салих Сәйдәшев!-
Ике сүнмәс йолдыз -
Горурлыгы татар халкының.
Сез җырлыйсыз һаман безнең белән
Йөрәкләрдә яшәү ялкынын,-
дип кичәне йомгаклыйлар.

А. Шәехова,
Актаныш урта мәктәбе укытучысы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International