Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Укырга тәкъдим итәбез
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: белешмәлекләр
Бакый Урманче. Биобиблиографик белешмәлек
Бакый Урманче ( Ренат Харис)
Бакый Урманче ( Ренат Харис)
Чыганак:
Харисов Р,М. Сайланма әсәрләр: 7 томда / Ренат Харис; төз. һ. кереш сүз авт. Ф. Хәсәнова.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2006
3 т.: Шигырьләр (1995-2005).- 2006.- 511 б.
Исеңдәдер, исеңдәдер, Бакый ага,
кыш көне дә кайткан идек без Казмага,
болай гына, иснәргә авыл һавасы —
калада авылдан килгән кем табалсын
сулагач та җан исерә, акыл айный торган һава!..
Хәзер моны мин дә аңлыйм.
Син ул чакта бик яшь идең —
җитмешеңә бер чакрым иде әле...
Чит кешегә сөйләсәң дә ышанмастыр —
җегәреңнең утыз яшьлек ун хатынга җитәрлеген
Син яшерми идең миннән, якын күреп:
«сокланып яши белүдә, — диеп, — сере...»
...Иртәгәсен җил котырды, китте буран —
көн яктысын ак кар сибеп урлый торган...
Күк белән Җир тоташтылар, Ходай кушып.
«Минем күккә аша торган чагым шушы,
тулпар кирәк, тулпар, — дидең, —
артлы чана буран саен никтер йөрәк канатлана...»
Зиратларда агач түгел, җаннар шавы
ега икән кешеләрне, өскә авып.
Бакый ага, син булып син дә түзмәдең —
толыбыңны көрткә яптың да тезләндең...
Балбал кебек... Дога кылдың онытылып...
Яңа өйгән көрт астында калды толып...
Торып бастың... Син — Кол Гали, тере «Сагыш».
Мин сорадым: «Шушымыни күккә ашу?»
һәм син әйттең: «Хәтереңә биклә берүк:
күккә ашу ул, асылда, җиргә, керү,
аннан чыгу.- Һәм мин чыктым. Басып торам...
Күңелемдә күк тынлыгы, монда буран
фәрештәләрен тузгыта — сыный мине...
Ишетегез! Мин буранга сыймыйм инде»,—
дип кычкырдың... Айгыр, өркеп, чапты дулап
ак мәрмәргә әверелгән кырлар буйлап...
Ә син калдың... Килсәм яныңа әйләнеп,
урыныңда бары пәйгамбәр һәйкәле...
Дилбегәне үзең тоттың. Айгыр оча
киртләч кырлар буйлап... Юк, юк, бозваткычтай
ерып бара әллә карны, әллә күкне...
Ахры, Киек Каз Юлына менеп җиттек
дисәм, дөнья әйләнәсен бер уратып,
каршыбызда калыкты Черкен зираты.
Син чанадан карга чумдың, чумдың билдән...
«Әткәй, әнкәй! Ишетәсезме — сезгә килдем», —
дип кычкырдың... Беравыкка буран тынды,
әйтерсең карга өере арып кунды
каберләрне саклап торган тирәкләргә...
Мөмкинме соң моны сүздә сурәтләргә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз