С. Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974)

Чыганак: http://tatar.org.ru/kurs/8-adabiyat/cyr_28.html

Милли театрыбызның оешуында һәм үсешендә беренче татар хатын-кыз артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның өлеше аеруча зур. Ул – мөселман хатын-кызлары арасыннан кыю рәвештә театр сәхнәсенә чыккан батыр йөрәкле кызларның берсе.

Сәхипҗамал Гыйззәтулла кызы 1892 елда Казан шәһәрендә туа. Ул тормышта бик күп авырлыклар күрә. Кешеләрдә төрле кара эшләр башкара, әмма үзе гел уку турында хыяллана. Бию мәктәбенә, рус театрына йөри башлый.

1907 елда Казанга Ильяс Кудашев җитәкләгән театр труппасы килә. Сәхипҗамал алар куйган спектакльләрне бик яратып карый. Аннары үзендә дә сәхнәдә уйнап карау теләге туа. 14 яшьлек Сәхипҗамал сәхнәгә аяк баса. Беренче уйнаган роле – «Кызганыч бала» драмасында Шәфика образы.

Сәхипҗамал 1912 елда Уфада «Сәйяр» артистлары Хәерниса Сәмитова, Зөләйха Богданова, Шакир Шамильский белән берлектә икенче татар театр труппасы «Нур»ны оештыра. Аларга бер төркем яшьләр килеп кушыла. Сәхипҗамал үзенең Идел буенда үсүе белән горурлана. Тәхәллүсен (псевдонимын) Волжская дип алуы шуны күрсәтә.

«Нур» труппасы Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Г. Камалның «Бәхетсез егет», «Уйнаш», А. Островскийның «Яшенле яңгыр», Ф. Әмирханның «Тигезсезләр», Г. Коләхметовның «Яшь гомер» кебек әсәрләрен сәхнәгә куя. Сәхипҗамал аларда зур осталык белән уйный. Бөек Тукай, Сәхипҗамалны кояш белән тиңләп, аңа мәдхия җырлый:

Күр, ничек, иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула,
Һәр күңелләр нурланадыр чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә:
Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.


Замандашлары Сәхипҗамал Гыйззәтуллинаның бик акыллы, оста җитәкче булуын әйтәләр. Репетицияләрне ул үзе алып бара, артистларны өйрәтә һәм талантлы уены белән яшьләргә үрнәк күрсәтә. «Мин көчле рольләрне уйнарга ярата идем», – ди Сәхипҗамал Волжская. Чыннан да, фаҗигале рольләрдә ул кабатланмас осталык күрсәтә. А. Н. Островскийның «Яшенле яңгыр» драмасында Катерина образын Сәхипҗамал тамашачыны тетрәндерерлек итеп уйный.

Театр өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга 1926 елда Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Татар сәхнәсендә зур хезмәт куйган әлеге милли сәхнә остасына багышлап драматург Нәкый Исәнбәт «Гөлҗамал» драмасын яза. Бу әсәр 1963 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела.

Гражданнар сугышы башлангач, С. Гыйззәтуллина Ижевскига китә, фронт труппаларында уйнавын дәвам итә. Ләкин бәхетсезлеккә юлыга, тамак төбе авырту белән интегә башлый. Ике мәртәбә операция кичерә. Ләкин яраткан шөгыленнән аерылмый, үзешчәннәр белән җитәкчелек итә, аларга уен серләрен өйрәтә.

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина 1974 елда Казанда вафат була.




Соңгы яңарту: 2015 елның 30 июле, 10:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International